Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан районнары җәмәгать урыннарын төзекләндерү конкурсында катнаша

Татарстан районнары арасында төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә Татарстанның Саба, Арча һәм Биектау муниципаль районнары халкы актив катнаша.

Анда инде көтелгәннән күбрәк гражданнар тавыш бирде. Шулай ук республиканың Мөслим, Зәй һәм Әлки, Теләче, Балтач районнары халкы да активлык күрсәтә, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь-хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге. 

Быел Татарстаннан төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә барлык 45 муниципаль берәмлектә 273 җәмәгать урыны, шулай ук 1,55 мең йорт катнаша.

Тавыш бирү 15 марттан 30 апрельгә кадәр gorodsreda.tatar.ru сайтында яки порталда һәм «ТР Хезмәтләре» кушымтасында уза. Объектларны төзекләндерү өчен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты сайлап ала.

Конкурс 2017 елда башланды. 2023 елга кадәр республикада 225 объект төзекләндерелде. Инвестицияләнгән акчаларның гомуми суммасы 23,9 млрд сумнан артып китте: Россия бюджетыннан 7,98 млрд сум, Татарстан казнасы 13,07 млрд сум бүлеп бирә. Аерым алганда, узган ел Татарстанда 2,9 млрд сумлык 68 җәмәгать урыны төзекләндерелде. 2024 елда 2,4 млрд сумлык 64 җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча эшләр планлаштырылган.
 

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ