Татарстан укучылары БДИны вакытыннан алда уңышлы тапшырды
Татарстан укучылары бердәм дәүләт имтиханны вакытыннан алда уңышлы тапшырды. Быел 21 апрель-5 май көннәрендә имтиханны республикада 16 укучы бирде. Аларның унөче – спортчылар, икесе – медицина күрсәтм...
Татарстан укучылары бердәм дәүләт имтиханны вакытыннан алда уңышлы тапшырды. Быел 21 апрель-5 май көннәрендә имтиханны республикада 16 укучы бирде. Аларның унөче – спортчылар, икесе – медицина күрсәтмәләре буенча сынау тотучы һәм берсе чит илгә даими яшәргә китүче.
Рус теленнән һәм математикадан БДИны барлык укучылар да тапшырды. Рус теле буенча минималь балл – 37, югары балл 82 булды. Математикадан - 28гә 78 нисбәтендә.
Имтиханнарны вакытыннан алда тапшырган укучыларның барысы да аттестат алачак. БДИда тәртип бозу очраклары күзәтелмәгән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Комментарийлар