Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан җылылык өчен күбрәк түли

Февраль ае өчен  торак-коммуналь  хезмәтләргә  түләү квитанциясе  фатир хуҗаларының кулына керергә өлгермәде, халыктан хакимият оешмаларына җылылык өчен түләүләр артуыннан зарланып...

Февраль ае өчен  торак-коммуналь  хезмәтләргә  түләү квитанциясе  фатир хуҗаларының кулына керергә өлгермәде, халыктан хакимият оешмаларына җылылык өчен түләүләр артуыннан зарланып язган шикаятьләр агыла башлады. Татмедианың брифинглар залында узган матбугат конференциясендә  ТРның Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов әлеге үсешнең сәбәбен болай  аңлатты:
– Татарстанлыларны чыгырыннан чыгарган тупас тәртип бозулар күзгә чалынмады. Аларның күпчелеге тарифларның кабат исәпләүләр вакытындагы  еллык үсешенә бәйләнгән. Түләүләр  җәй аенда күтәрелгәч, фатир хуҗаларының күпчелеге аны сизми калды. Көннәр суыта башлагач  һәм җылылык өчен түләү кәгазьләре килә башлагач, алар әлеге бәяләрнең  узган елга караганда беркадәр артканын күреп алдылар.  Халыктагы бу тынгысызлык ел саен кабатлана. Голубятников урамындагы 30 нчы йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.  2021 елның гыйнварында уртача температура 10,4 градус, 2022 елның гыйнварында 10,9 градус тәшкил иткән.  Узган ел җылылык өчен 646 гигакалория тотылса, быел ул 645 Гкал  гына булган. Гамәлдә, бер үк тышкы температура, җылылык та бер үк күләмдә тотылган. Түләүләрдәге үсешнең сәбәбе  1 июльдәге тарифларның артуына бәйләнгән.  Әйткәнемчә, халык аны башта сизмәде, чөнки җәен ул кайнар су өчен генә түләде. Көннәр салкынаеп, квитанцияләр килгәч,  халык, бәяләрнең артуын күреп, тынычлыгын югалтты.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов быелның гыйнварында  тотылган җылылык  энергиясе  күләме узган елның декабренә караганда  күбрәк булуын әйтеп узды.
– Энергияне саклауда һәм аны сак куллануда бергәләп эшләү – безнең уртак бурычыбыз, – диде ул. – Аеруча иске, күпфатирлы торак йортларның үзенчәлекләрен искә алып эшләгәндә.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдәге үзгәрешләр индексы 4,4 процентка тигез иде. 2022 елда Татарстанда  ул 6,2 процентка җитәчәк. Бу – Идел буе Федераль округындагы иң югары сан.
                                                            Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ