Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Ана теле» татар онлайн-мәктәбен яңадан ачу өчен 123 млн сум юнәлдереләчәк

Узган елның июнь башында «Ана теле» бушлай татар онлайн-мәктәбе эшчәнлеген туктату турында хәбәр итте.

Татарстанда татар телен читтән торып өйрәнү буенча «Ана теле» мәгълүмати белем бирү системасын булдыруга һәм техник яктан җиһазландыруга 123,3 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта "Татар-информ" ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Республика бюджетыннан акча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына агымдагы финанс елында бүленәчәк, дип искәрттеләр ведомствода.

Узган елның июнь башында «Ана теле» бушлай татар онлайн-мәктәбе эшчәнлеген туктату турында хәбәр итте. Моның сәбәбе – EF Education First чит ил компаниясенең (белем бирү проекты шуның белән берлектә гамәлгә ашырылды) Россия базарыннан китәргә карар кылуы.

Соңрак, август аенда, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбе Россия платформасына күчереләчәк һәм шул рәвешле ябылудан саклап калыначак.

Ул чагында контентны күчерү өчен DenizSchool белем бирү компаниясенең JetClass Россия онлайн-платформасын сайладылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы проектның төп операторы һәм координаторы итеп билгеләнде. Ул чагында, август аенда, контентны күчерү өчен алты яки җиде ай кирәк булачак дип фаразланган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ