Татарстанда балалар бакчалары тиз йөрешле интернет белән җиһазландырылачак
Казан мэры Илсур Метшин цифрлаштыру елында Татарстанда балалар бакчаларын тиз йөрешле интернет белән җиһазландыру бурычын куйды. Бу мәсьәләне ул Казан шәһәре Думасының XII сессиясендә күтәрде.«Минем ө...
Казан мэры Илсур Метшин цифрлаштыру елында Татарстанда балалар бакчаларын тиз йөрешле интернет белән җиһазландыру бурычын куйды. Бу мәсьәләне ул Казан шәһәре Думасының XII сессиясендә күтәрде.
«Минем өчен Татарстан бакчаларында тиз йөрешле интернетның булмавы яңалык булды. Чөнки Интернет – куркынычсызлык мәсьәләләренең берсе. Шулай ук хәзер Интернет белән бәйле мәгариф технологияләре бик күп. Шуңа күрә без "Таттелеком" коллегаларыбыз ТР дәүләт идарәсенең мәгълүмати технологияләр һәм элемтә цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин бу мәсьәлә буенча фикер алышачакбыз. Цифрлаштыру елында безгә Ходай, әйтерсең лә, үзе бу мәсьәләне хәл итәргә кушты», дип билгеләп үтте Казан мэры.





Комментарийлар