Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булу ихтималы турында хәбәр ителә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 21 июльдә көндез һәм 22 июльдә төнлә республика территориясендә секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр көчәючән җил белә...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 21 июльдә көндез һәм 22 июльдә төнлә республика территориясендә секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр көчәючән җил белән көчле яшенле яңгыр фаразлый. Кайбер районнарда боз булуы ихтимал. Казанда секундына 18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил һәм яшенле яңгыр көтелә, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе киңәшләре:


Һава шартлары начарланган очракта урамда булсагыз электр үткәргечләре линияләре, агачлар, реклама такталарыннан һәм витриналардан, шулай ук өй кәрнизләреннән ераграк булыгыз, начар торучы түбәләр, агач ботаклары астына яшеренмәгез. Төрле җәрәхәтләр алмас өчен йорт, бина подъездларына кереп торырга тырышыгыз.


Табигатьтә була калсагыз, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмау чаралары күрегез.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ