Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Математика елына йомгак ясалды

Казанның “Корстон” комплексында узган тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. “Безнең өчен бу бик әһәмиятле чара. Математика – барлык фәннәрнең па...

Казанның “Корстон” комплексында узган тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. “Безнең өчен бу бик әһәмиятле чара. Математика – барлык фәннәрнең патшабикәсе. Бер ел эчендә генә барлык бурычларны хәл итеп бетереп булмый. Шуңа күрә алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез”, - дип белдерде Энгель Фәттахов. Ул быел тәүге тапкыр 4-5 нче сыйныфлар арасында математика фәне буенча олимпиада уздырыла башлавын да билгеләп үтте.


Министр республиканың мәгариф системасында яхшы матди-техник база төзелүен ассызыклап узып: “Безгә математка, физика кебек төгәл фәннәр буенча яхшы укытучылар кирәк. Бу мәсьәлә Россия Президенты Владимир Путин дәрәҗәсендә күтәрелде. Республикада машина төзелеше тармагы киң үсеш алган, шулай булгач, безгә проектлаучылар, конструкторлар кирәк. Педагогик кадрлар әзерләү, укытучыларның квалификациясен күтәрү, яңадан әзерләү төп бурыч булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов тантанада катнашучыларга.


Э.Фәттахов кайбер фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләрен дә яңгыратты. Узган елда математика буенча уртача балл 56,6 булса, быел ул – 48,4. Рус теле буенча былтыр уртача балл 67,3 не тәшкил иткән, быел – 65,8. Физика буенча уртача балл быел – 47,7, җәмгыять белеме буенча 55,88 балл булган. Математика буенча - 4, рус теле буенча 69 укучы 100 балл җыйган.


Министр БДИ буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәп директорларына рәхмәтен җиткерде. “Бу бик саллы хезмәт, моның өчен көне-төне эшләргә кирәк”, - диде ул.


Энгель Фәттахов, Көньяк Африка Республикасында математика буенча халыкара олимпиадада катнашу өчен, Россия Федерациясенең җыелма командасына кертелгән укучыларны мактап телгә алды. Алар - Казанның 122 нче гимназиясендә белем алучы Никита Чернега һәм Алексей Волостнов. “Бу зур казаныш”, - диде министр.


Алга таба бәйрәм дулкынландыргыч бүләкләү мизгелләре белән дәвам итте.


“Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән математика буенча БДИда 100 балл җыйган укучыларны әзерләгән укытучылар бүләкләнде. Алар - Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее математика укытучысы Татьяна Журавлева, Яр Чаллының 78 нче лицее математика укытучысы Елена Малыкина һәм Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицее математика укытучысы Рәйсә Сабирова.


Алга таба “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектының конкурс нигезендә сайлап алу лауреатлары булган математика укытучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Математика белеме үсешенә керткән өлеше һәм Математика елы чараларында актив катнашканы өчен Тукай, Бөгелмә, Арча, Саба муниципаль берәмлекләренә, Яр Чаллы һәм Казанга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм математика кабинетлары алу өчен сертификатлар тапшырылды. Шундый ук сертификатларга математика буенча иң яхшы гомуми белем бирү учаклары директорлары лаек булды.


2014 нче елда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча лидерлар шулай ук математика кабинетларына сертификатлар белән бүләкләнде. Математика буенча дәүләт предмет комиссиясе рәисенә һәм экспертларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Төрле бәйгеләрдә һәм чараларда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.


"Татар-информ" МА материаллары буенча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ