Телләр белү гөнаһмы?
Кешенең чит телләр өйрәнү мөмкинлекләре чиксез.
Кимендә дүрт телдә иркен аралаша алган кешене полиглот дип йөртәләр. Тарихта мәгълүм тәүге полиглот – Ватикан кардиналы Джузеппе Каспар Меццофанти (1774 – 1849). Ул 114 тел белгән, шуларның алтмышында иркен сөйләшкән, иллесендә шигырьләр язган.
Рус язучысы Александр Грибоедов 9 телдә сөйләшкән. Лев Толстой исә инглиз, француз һәм немец телләрен камил белгән; итальян, поляк, чех, серб телләрендә укыган; грек, латин, украин, татар телләрен белгән; борынгы яһүд, төрек, голанд һәм болгар телләрен өйрәнгән.
Рус язучысы Николай Чернышевский 16 яшендә үк латин, борынгы грек, фарсы, татар, гарәп, француз, немец, инглиз, яһүд телләрен белгән. Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристиан Раск (1787 – 1832) 230 телдә сөйләшкән һәм шуларның берничә дистәсенең сүзлек һәм грамматикаларын төзегән.
Хәзерге Россиядә дә полиглотлар шактый. Антрополог Вячеслав Иванов – 100, филолог Сергей Халипов – 44, журналист Сергей Саломахин белән синхрон тәрҗемәче Евгений Чернявский – 38 әр, вирусолог Вилли Мельников йөздән артык тел белүчеләр буларак танылганнар.
Комментарийлар