Логотип Магариф уку
Цитата:

Телне саклауга – үзөйрәткечләр аша

Санкт-Петербургта яшәүче Максим Кузнецов татар телен өйрәнү буенча дәреслек язган. Шуның белән үк ул – үз телләрен белмәүче һәм белергә теләмәүче татарларга үрнәк шәхес. Максим үзе 12 тел өйрәнә, шула...

Санкт-Петербургта яшәүче Максим Кузнецов татар телен өйрәнү буенча дәреслек язган. Шуның белән үк ул – үз телләрен белмәүче һәм белергә теләмәүче татарларга үрнәк шәхес. Максим үзе 12 тел өйрәнә, шулар арасыннан татар теле аны аеруча кызыксындырган. Полиглот «Мәгариф» журналын эзләп килеп керде һәм бу юнәлештәге эшчәнлеге хакындагы кызыклы әңгәмәсе белән редакция коллективын әсир итте. Бүгенге көндә Максим Россия Фәннәр академиясенең Казандагы фәнни үзәгендә күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре булып эшли.

Әтисе Юрий Борисович Новочеркасск шәһәреннән, ул үзен шаяртып кына Дон казагы дип атый, әнисе Елена Валентиновна тумышы белән Удмуртиядән. Аның Ижау шәһәрендә яшәгән татар әбисе Асия Әхмәтова Николай Константиновичка кияүгә чыга. Асия әби кызы Галина белән очрашканда, алар үзара һәрвакыт татарча сөйләшкәннәр. Кечкенә Максим шул вакытта ук бу көйле телне бик кызыксынып тыңлаган. Үсмер чакта җәй айларында Удмуртиягә әби-бабасына кунакка кайткач, телевизор аркылы гына удмурт телен ишетә һәм, кызыксынып, үзлегеннән өйрәнә башлый ул. Менә шулай урта классларда укыганда ук, телләр өйрәнүгә тартылуы аны Санкт-Петербург дәүләт университетының филология факультетына алып килә.
– Максим, сиңа әле 26 гына яшь булуына карамастан, вепс теле буенча бер монография, заманча этнография өлкәсен колачлаган, Ленинград өлкәсенең җирле халыклары һәм аларның бәйрәмнәре турында китап һәм татар теле буенча үзөйрәткеч бастырып өлгергәнсең. Яшьтәшләрең икътисад, программалаштыру өлкәләрендә белем алуны кулай санаган бер вакытта, нәкъ менә аз санлы халыкларның телләрен өйрәнүгә тартылуың гаҗәпләндерде.
– Мәктәптә телләрне өйрәткән вакытта чит тел белән кызыксындыру максаты куелмый. Мәктәп укучысына кызыклымы өйрәнү, юкмы– барыбер. Ул телне билгеле бер гомуми программа буенча үзләштерергә мәҗбүр. Мәктәптә тагын шунысы бар: анда чит телне өйрәнгән чакта аралашу юк. Мин белем алган мәктәптә немец телен тирәнтен укыту каралган булса да, бер немец ханымның килеп, безгә фильм-
нар күрсәтүеннән ары китә алмадык. Шуңа нигезләнеп, янәсе, укучылар немец теле вәкиле белән аралаштылар, дип саналды. Әмма, минемчә, тел белән кызыксынып өйрәнгән чакта гына уңышка ирешеп була. Мәсәлән, чит телләрне өйрәнгәндә, аның кирәклеген һәм чынбарлыкта киң кулланылуын ассызыклап тору да файда бирә. Алайса, чит телләр аттестатта билге булсын өчен генә кирәк дигән хис туа. Өйрәнгән телдә матбугат укырга киңәш итәр идем. Динамикалы, хәрәкәттәге тел нәкъ менә газета-журналларда була, мәгълүмат ягыннан да кызыклы.
Мин, телләргә булган кызыксынуымны аңлап, мәктәптә үк филология юнәлешенә барачагымны билгеләдем. 8 нче сыйныфта ныклап удмурт һәм Карелия территориясендә яшәүче халык – вепсларның телен өйрәнә башладым. 2014 елда 11 нче сыйныфта укыганда, рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булдым һәм Санкт-Петербург дәүләт университетының «Ватан филологиясе: рус теле һәм әдәбияты» бүлегенә имтихан бирми генә укырга кердем. Әдәбиятны кабул итә алмаганга, анда уку кыен булды. Миңа телне өйрәнү кызыклырак.
– Димәк, синең акыл математик төгәллекне ярата. Тел белән математиканы янәшә кую гаҗәп тә түгел, әдәбияттан аермалы буларак, тел кагыйдәләргә төгәл буйсына.
– Әйе, шулай дип әйтү дөрестер, хәзерге көндә мәктәп укучылары арасында «Лингвистика һәм математика буенча уртак традицион олим-
пиадалар» да уздырылып килә. Телне өйрәнгәндә, математик фикерләү таләп ителә.
Шулай да мин әдәбиятны да параллель рәвештә өйрәнеп һәм 2014 елдан 2018 елга кадәр укып, бакалавриатны тәмамладым. «Вепс теле эчендә рус теле үзенчәлекләре» темасына диплом яздым.
Фин теле бүлегенә укырга кергәч, өч ай вакыт узуга, Россиядәге җирле халык-
ларның югалып баручы телләрен өйрәнә башлавыңны ничек аңлата аласың?

– Магистратурада белем алуымны дәвам итәргә ниятләп, «Кече телләр һәм телләр сәясәте» бүлегенә гариза бирсәм дә, укырга керергә теләүчеләр аз булуны сәбәп итеп, ул ачылмады. Әлеге бүлеккә кабул итүнең конкурс имтиханнары «Фин теле һәм тәрҗемә» бүлегенеке белән бер булганга, мин фин телен өйрәнә башладым. Бу бүлектә без җиде кеше идек. Алардан дүртесе бакалавриатта ук фин телен тирәнтен өйрәнгәннәр. Миңа уку катлаулырак бирелде һәм бер семестрдан соң мине укудан чыгардылар. Әлбәттә, бүлекнең фин телен тирәнтен белгәннәр өчен ачылганын исәпкә алганда, өч ай эчендә аларны куып тоткан идем инде, әмма укытучы алай дип уйламады, күрәсең. Шуннан соң мин Тарих институты магистратурасының «Этнологик экспертиза» бүлегенә укырга кердем. Әмма пандемия башланып, белем алу процессы онлайнга күчте һәм укуның бар кызыгы югалды. Шулай да магистратураны тәмамладым, диссертациямнең темасы: «Ленинград өлкәсенең җирле халкы һәм аларның бәйрәмнәре». Бүгенге көндә Ленинград өлкәсенең карел, вепс, вод, ижор халыклары югалып баручылар рәтендә, ни кызганыч, аларның телләрендә бүген берничә йөз кеше генә сөйләшә. Мәсәлән, ижор телендә – унбиш кеше, вод телендә биш кеше генә аралаша.
– Аз санлы халыклардан күбесенең телләре шулай үз баешына таба бара, дип уйласак, дөрес булырмы?
– Әйе, халыкның теле кулланылыштан төшеп калгач, ул халык инде башка бер халык белән кушылачак дигән сүз. Бүген бездә, гомумиләштереп, полиэтник һәм полимәдәни халык дип формалаштыру бар. Бу төрле милләт вәкилләре берләшеп, үзара бер телдә аралашып яшәүне аңлата.
– Максим, татар теле дәреслеге язуың бик кызыклы. Татар телен фәнни нигездә өйрәнә башлау тарихы белән таныштыр әле.
– Нәселемдә татарлык булгангадырмы, ул омтылыш күңелемдә һәрчак бар иде. Дөрес, мәктәптә укыганда, татар телен өйрәнергә вакыт җитмәде. Шуңа да татар телен соңрак өйрәнә башладым. Бик уңайлы үзөйрәткеч кулыма килеп кергәнгә, вепс телен җиңел өйрәндем. Тел саклануның бер гарантиясе – аны өйрәнә алырлык үзөйрәткечләр булу, дип уйлыйм. Татар телен өйрәнә башлаганда, андый үзөйрәткеч дәреслек юк иде. 2016 елда Санкт-Петербургта К. Насыйри исемендәге институт оештырган мәгариф һәм мәдәният үзәгендә татар теле курслары оештырылганын ишеттем. Альбина Фәхразыева – минем беренче татар теле укытучым. Тәҗрибә туплау өчен җәен Ижауга кайтып, әбием белән дә күбрәк татарча сөйләштем, «Яңарыш» редакциясенә барып, татарча газеталар алдым. «Ана теле» онлайн мәктәбенең дә ярдәме тиде. Әмма телне бөтенләй дә белмәгән кеше өчен курсларда кулланылган методика катлаулы тоелды. Шуңа да татар теле буенча үзөйрәткеч язу нияте белән яна башладым. Нәкъ шул вакытта татар теле курсларына Татарстан китап нәшрияты вәкилләре килде. Укытучым Альбина ханым: «Мин кулъязмамны сезгә җибәрсәм, аны карап тикшерерсезме?» – дип, аларга мөрәҗәгать иткәч: «Кайсы кулъязмагызны?» – дип кызыксындым. Ул татар теле буенча әсбап язарга җыенуын әйтте. Мин аңа ярдәм итәргә булдым һәм беренче дәресне алып та килдем. Ул, гаҗәпләнеп: «Син үзең яз татар теленнән дәреслек!» – диде. «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинаю-
щих» китабым Татарстан китап нәшриятында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән нәшер ителде. Унике дәрестән торган басмада татар теленең иң мөһим категорияләре, аның грамматикасының нигезе аңлатыла.
– Максим, чыннан да зур эш башкаргансың, синең дәреслекләр белән кызыксынучылар күп. Телне бөтенләй дә белмәгән килеш өйрәнеп һәм үз тәҗрибәңә таянып язганга аның кыйммәте дә арта. Шушындый фундаменталь эшләр башкарганда, телләрне фәнни яктан өйрәнгәндә, остазларың кемнәр булды?
– Мәктәптә укыганда ук, телләр өйрәнүгә сәләтемне күреп алып, юнәлеш биргән остазым Андриан Влахов булды. Аничков сараенда урнашкан Балалар иҗат үзәгендә рус теле олимпиадасына әзерләүче түгәрәк алып барды ул. Университетны тәмамлагач, эшемнең нәтиҗәсен күреп алган һәм татар теле дәрес-
легемне чыгаруда юнәлеш күрсәткән остазым, Россия Фәннәр академиясенең Казандагы фәнни үзәгенең күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лаборатория-
се җитәкчесе Алексей Арзамазов хакында да әйтеп китәсем килә. «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишеваның аның белән интервьюсын укыдым һәм шуннан соң бер юнәлештә эш алып баруыбызны аңлап, галим белән таныштым. Китабым хакында аңа да сөйләдем. Ул да татар теленнән үзөйрәткеч язган икән. Казанда Фән көне уңаеннан уздырылган яшь галимнәр белән очрашуда Рөстәм Миңнехановка татар һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәнү буенча үзөйрәткечләр бастырырга тәкъдим иткән. Татар телен өйрәнү буенча минем дәреслегем дә– шушы максатчан программаның тормышка ашуы нәтиҗәсе ул. Мин остазларыма рәхмәтле. Гомумән алганда, һәр кешегә дә язмышында үз остазларын очратып, уңышлы һәм кешелеккә файдалы эшләр башкарып, үсештә яшәүләрен теләр идем.

 Айсылу ИМАМИЕВА


Альберт САБИР фотосы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ