Логотип Магариф уку
Цитата:

Төмән шәһәрендә яшәүче үрнәк гаилә

Язмыш тарафыннан бирелгән бәхетне саклый белү һәркемгә дә бирелмәгән.

Кемнәр тапканны югалтмый, шулар бәхетле. Төмән шәһәренең Индрәй авылында гомер кичерүче Абтрахим һәм Зинфира Кулмаметьевалар гаиләсе бәхетнең, гаилә ныклыгының серен нәкъ менә шунда күрә. Утыз биш ел сынауларны бергә үтеп, бер-берсенә терәк ир белән хатын булып парлы тормыш юлыннан матур атлыйлар.

– Гаилә бәхетен ничек шулай озак еллар саклый алдыгыз?– дип сорыйм Зинфира ханымнан.

«Без тормыш мәсьәләрен бергәләп хәл итәбез.  Беребезгә авыр булса, икенчебез тыңлый, аңлый. Аңлау, бер-береңә юл куя белү кирәк.  Тынычлык булган йортта ярату да бетми, гаилә дә таркалмый»,– диде Зинфира ханым, иренә мәхәббәтен белдереп.

Гаилә башлыгы Абтрахим – Себер татары, ә үзе Зинфира  – милләте буенча башкорт. Гаилә башлыгы бүген слесарь булып эшли. Аны хезмәттәшләре үз итеп Тимур дип дәшә. Зинфира ханым озак еллар балалар укыткан, физика укытучысы булып хезмәт иткән. Акыллы, тәүфыйклы ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

– Гадәттә татар ир-атлары җылы сүзгә саран була, диләр. Бер-берегезгә ничек эндәшәсез?–дип сораштырам.

«Безгә кунаклар килсә, әти белән әни бер-берсенә үз исемнәре белән эндәшә, калган вакытта Тимошка, Зинфирочка дип иркәле сүзләр әйтешәләр. Шундый әти-әнием булуым белән бик бәхетлемен. Алар минем ике канатым», –дип җавап бирде кызлары София.

Зинфира апа, әңгәмәгә кушылып, бер-береңә басым ясамаска кирәк, кеше металл кебек бер сынарга да мөмкин. Шуңа күрә бер-береңнең шәхси чикләрен сакларга тиеш зирәк хатын, диде ул.

Кулмаметьевалар гаиләсе татар традицияләренә бик игътибарлы. Туган телдә сөйләшү, милли ризыклар пешерү, дин тоту кебек ата-бабаларыбыздан калган матур гадәтләрне алар яратып, кадерләп саклый.

Зинфира ханым белән Абтрахим абый бу хакта болай дип сөйләде: «Без өйдә рус, татар, башкорт телләрендә сөйләшәбез. Себер татар теле белән башкорт телендә охшаш сүзләр бик күп. Шуңа күрә уртак телне җиңел табабыз, бер-беребез белән рәхәт аралашабыз. Индрәй кәрәкәсеннән (карась), үзебезнең урманнан җыелган ак гөмбәләрдән төрле татар ризыклары пешерәбез. Еш кына чәкчәк, вак бәлешләр табыныбызны бизи. Хәрәм ризык ашамыйбыз, хәмер эчмибез, Корбан ашлары үткәреп, уразалар тотып, мәчетләргә йөреп, балаларыбызга үрнәк әти белән әни булырга омтылып, традицияләрне балаларга өйрәтеп тырышып-тырмашып яшибез. Себер татарлары бик гаҗәеп халык бит ул. Эшчән, тырыш, булдыклы. Мал табып, тормыштан матур эзләп яшиләр».

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото Кулмаметьевалар гаиләсенең шәхси архивыннан


 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ