Логотип Магариф уку
Цитата:

Кирәкле һөнәр

(3 нче сыйныф. Рус төркемендә татар теле дәресе) Лилия ВИЛДАНОВА, Баулы районы 5 нче урта гомуми белем мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – төп мәгълүматны аера белү; һөнәр ияләре белән сөйләшү оештыра белү.

Предмет – яңа сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә куллана белү.

Шәхескә кагылышлы – төрле һөнәр ияләренең хезмәтен белү һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Яңа лексика: пешекче, ашханәдә эшли, иртәнге аш, көндезге аш, бирегезче, бәрәңге белән ит, «Кайда эшли?» соравына җавап бирү.

Материал:  Сәлам! 3 нче сыйныф (татар телен өйрәнүче укучылар өчен дәреслек). – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшрияты, 2019. – 66 нчы бит.

Җиһазлау: презентация, интерактив такта, компьютер, карточкалар, эш дәфтәре.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру, уңай психологик халәт тудыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!Хәерле көн!

II. Актуальләштерү (2 мин)

Укытучы. Укучылар, нинди һөнәр ияләрен беләсез? (Интерактив тактада рәсемнәргә карап, һөнәр исемнәрен әйтергә.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, текст тыңлыйбыз.

Сәлимә апа – пешекче. Ул ашханәдә ак халат, башлык кия. Сәлимә апа эшкә бик иртә килә, иртәнге ашны пешерә. Иртән без ботка ашыйбыз. Көндезге ашны да Сәлимә апа пешерә. Аңа Альбина апа булыша. Алар безгә бик тәмле ашлар пешерәләр.

 Укытучы. Укучылар, текстта сүз нинди һөнәр иясе турында бара? (Пешекче һөнәре турында бара.) (Ашчы киеменә киенәм.)  Ә мин кем, укучылар? (Сез укытучы. Сез ашчы.)  Әйе, мин  хәзер ашчы.   Сезнеңчә, ул нишли? (Пешерә.) Ә нәрсәләр пешерә? (Пешекче иртәнге аш пешерә.) Ә Сәлимә апа кайда эшли? (Сәлимә апа ашханәдә эшли.)  Сәлимә апа эштә нәрсә кия? (Ул ак халат, башлык кия.)

IV. «Серле кәстрүл» уены

Бүген мин сезгә үземнең «серле кәстрүл»емне алып килдем. Әйдәгез карыйк әле, анда нинди ашлар (ризыклар) бар икән. (Рәсемнәрне берәмләп чыгып алалар һәм ризык исемнәрен әйтәләр, тактага магнит белән беркетәләр.) (Кәбестә ашы. Ботка. Котлет.Чәй. Сок. Компот. Өчпочмак. Чәкчәк. Ипи. Коймак. Ит белән бәрәңге. Токмачлы аш.)

 Укытучы. Сүзләрне хор белән әйтәбез.

V. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1. Укытучы. Ә хәзер, әйдәгез әле, дәреслектә бирелгән диалогны тыңлыйк. (Аудиоязмадан 2 тапкыр тыңлау.) 66 нчы бит.

– Сөйләшү кафеда барамы? (Юк, кафеда түгел.)

– Сөйләшү кайда бара? (Сөйләшү ашханәдә бара.)

– Кем сөйләшә? (Укучы белән пешекче сөйләшә.)

– Пешекченең исеме ничек? (Пешекченең исеме – Сәлимә апа.)

– Нәрсә пешерделәр? (Кәбестә ашы, бәрәңге белән ит пешерделәр.)

2. «Паровоз – гади – җәенке» уены.

Бирем: җөмләләрне киңәйтеп язарга. (Берәр сүз язарга чыгалар.)

1. Пешекче пешерә.                  ____

2. Пешекче ... пешерә. (Ботка.)             __                   __      

3. Пешекче ...  ботка пешерә. (Тәмле.)

4. Пешекче ... тәмле ботка пешерә. (Ашханәдә.)

VI. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. «Тәрҗемәче» уены.

(Парлап карточкалар белән эшлиләр. Яңадан ике укучы такта янына чыга һәм берсе русчаны алып укый, ә икенчесе шуның тәрҗемәсен таба һәм укып кырыена беркетә.)

бәрәңге белән ит                             дайте мне пожалуйста

иртәнге аш                                       обед

бирегезче                                          приятного аппетита

ашханәдә эшли                                 картофель с мясом

көндезге аш                                      завтрак

ашларың тәмле булсын                   работает в столовой

(Хор белән уку.)

– Бу сүзләр һәм сүзтезмәләр нинди һөнәр иясенә карый?

(Ашчы.)

2. Эш дәфтәрләрендә эш.

1 нче күнегү 56 нчы бит.

VII. Өй эше

1. Эш дәфтәрендәге 56 нчы биттәге 2 нче күнегүне эшләргә.

2. Пешекче һөнәре турында 3–5 җөмлә язарга.

VIII. Рефлексия

– Нинди һөнәр иясе турында сүз барды?

Үзбәя.

 

Укытучы. Укучылар, кем бүген дәрестә үзен бик яхшы эшләде дип уйлый, кулларыгызны күтәрегез. (Төсле картоннан ясалган кызыл конфет.)

– Кем яхшы эшләдем дип уйлый?  өсле картоннан ясалган яшел конфет.)

– Ә кем начар эшләдем, әле тагы да тырышырга кирәк дип уйлый? өсле картоннан ясалган сары конфет.)

 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ