Логотип Магариф уку
Цитата:

Төмәндә «Әбием» милли проектын оештырганнар

Төмәндә яшәүче күп кенә милли проектлар авторы Альмира Гомәрова яңадан кызыклы идеясен тормышка ашырган.

  • Беренче тапкыр үткәрелүче "Әбием" дип аталган әлеге кичке ашта унбиш кеше җыелган. Алар арасында укытучы, инженер, төзүче кебек һөнәр ияләре дә булган. Кичә кунаклары татар ашлары белән сыгылып торган өстәл артында үз әбиләрен искә алганнар, алар белән бәйле булган җылы хатирәләрен бүлешкәннәр. 

Альмира ханым, бу кичәнең бөтен мәгънәсе авыр сынаулар аша үткән, зирәк әбиләребезнең әйтеп калдырган сүзләре, акыллы фикерләре, гаилә кыйммәтләре белән уртаклашу иде, дип белдерде. Әбисе дә оныкларга бай, аның 38 оныгы булган. Шуларның берсе – ул үзе. Әбисе кочагында тәрбияләнеп үскәнгәдер, ул шушы теманы сайларга уйлаган.

Җанлы аш кичәсендә Альмира ханым дәү әнисен искә алганда, ул аннан гафу сорады һәм ихлас сүзләре белән башкаларны да елатты. Аның күңелендә әбисенең сүзен тыңламавы, шук бала булуы өчен бераз үкенеч яши. Калган кунаклар да, әбиләренең фотосурәтләрен күрсәтеп, аларның язмышлары хакында сөйләгәннәр. Кичәдә бар кеше рухи азык белән генә түгел, Альмира ханымның оста куллары пешергән милли ашлар, шулпалы бәлеш белән дә сыйланган. Бу әһәмиятле кичә соңгысы булмас, дип ышандыра оештыручы.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ