Логотип Магариф уку
Цитата:

Төмәндә булачак геройларны мәктәп бусагасыннан ук әзерлиләр

Соңгы елларда Төмәндә укучы балаларда ватанпәрвәрлекне тәрбияләү буенча актив эш алып барыла. «Аванпост» патриотик тәрбия үзәге 30 ел дәвамында балаларны хәрби хезмәткә әзерли, патриотик тәрбия бирә....

Соңгы елларда Төмәндә укучы балаларда ватанпәрвәрлекне тәрбияләү буенча актив эш алып барыла. «Аванпост» патриотик тәрбия үзәге 30 ел дәвамында балаларны хәрби хезмәткә әзерли, патриотик тәрбия бирә. Бу хакта «АИФ» хәбәр итә.
«Аванпост» үзәгендә тәрбияләнүче 600 ләгән бала һәм яшүсмер социаль-гуманитар, физкультура-спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү кебек юнәлешләр буенча хәрби һөнәр өчен кирәкле күнекмәләр ала. Балалар югары квалификацияле педагоглар һәм инструкторлар җитәкчелегендә дисциплинага өйрәнә, физик сыйфатларын арттыра, патриотик рухны ныгыта. Шәһәрдә булачак геройларны тәрбияләү өчен мәктәпләрдә махсус сыйныфлар да оештырылган. Шундыйларның берсе Төмәннең 48 нче мәктәбе базасында эшли. 5 нче сыйныфтан башлап укучылар гомуми белем бирү фәннәреннән тыш, көнкүрештә һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләрен, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзләрен тотуны, беренчел медицина ярдәмен күрсәтү алымнарын һәм янгын сүндерү ысулларын үзләрештерәләр.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ