Туган тел көнендә – милли күчтәнәчләр
Бүген безнең балалар бакчасында зур тантана хөкем сөрде. Һәрбер милләт баласы өчен истәлекле көн – Халыкара туган тел көне булганга ул. Шул уңайдан бакчабызда «Үз телемдә җырлыйм дуслык җырын» д...
Бүген безнең балалар бакчасында зур тантана хөкем сөрде. Һәрбер милләт баласы өчен истәлекле көн – Халыкара туган тел көне булганга ул. Шул уңайдан бакчабызда «Үз телемдә җырлыйм дуслык җырын» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдык.

Ә инде шушындый истәлекле көнне, бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәп, күренекле шәхесләрнең килүе икеләтә шатлык тудырды. Бакчабызның якын дусты, шәһәребезнең мактаулы гражданины, «Горэлектротранспорт» предприятиесенең генераль директоры Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин, ярдәмчесе Чулпан Рафис кызы Шәрәпова белән бергә бәйрәмчә киенеп, сабыйларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп, асыл ташлар белән чигелгән түбәтәйләр, бакчабызга милли бизәкләр сурәтләнгән самавыр бүләк итүе – үтә дә матур күренеш. Балалар гына түгел, үзебез дә нык сөендек. Кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә дә меңе белән кайтсын, Рафаил Исмәгыйлович.

Самими сабыйларыбызның чыгышы: сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләүләре, туган илебезнең матурлыгы тасвирланган көйгә кушылып җыр сузулары, аһәңле яңгырашын ишетү, милли көйгә кушылып биюләре, күмәкләшеп халык уеннарын уйнауларын күрү, мәкальләрнең асылын аңлауларын тою – боларның барысы да туган телебезнең бөеклеген раслый, бай мираслы булуыбызны дәлилли.

Чыннан да, без бай мираслы, без Тукайлы халык! Киләчәктә дә бер-беребезгә таяныч булып, игелекләр кылып, нәниләрне милли рухта тәрбияләргә, телебезне, мирасыбызны күз карасыдай сакларга, буыннан-буынга җиткерергә язсын.

Комментарийлар