Туган тел укытучыларына — грант
Татарстанда туган тел һәм әдәбияттан укучыларны олимпиадаларга әзерләүдә зур нәтиҗәләргә ирешкән 13 педагог грантка ия булачак.
10 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Татарстанның дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмалары педагогларыннан бәйгегә 37 гариза кабул ителгән. Бәйге нәтиҗәләре буенча 13 җиңүче билгеләнгән.
Грантка лаек булган укытучылар:
Энҗе Асадуллина – Балтач районының Норма урта мәктәбе.
Гүзәлия Галимова – Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта мәктәбе.
Танзилә Камалова – КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе.
Алсу Латыйпова – Мөслим лицее.
Рамзия Мәгъфурова – Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбе.
Глүзә Насыйхова – Балтач районының Норма урта мәктәбе.
Гөлгенә Нурмиева – Казан шәһәренең Һ. Такташ исемендәге 27 нче гимназиясе.
Гөлнара Сафина – Мамадыш шәһәренең академик К. А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей – «Мәгариф үзәге».
Гөлнара Һадиева – Саба районының Эзмә урта мәктәбе;
Рамил Ханнанов – Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексы.
Раилә Хөснетдинова – Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексы.
Ләйсән Шәмсетдинова – Саба районы «ОНИКС» мәгариф үзәге; Чулпан Шәрипова — Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты.
Грант педагогларга методик эшләнмәләрен камилләштерергә, заманча әдәбият һәм уку-укыту материаллары сатып алырга, шулай ук укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.





Комментарийлар