Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай истәлегенә меңгә якын чара

Казанда шагыйрьнең туган көнен зурлап билгеләп үтәргә җыеналар.

26 нчы апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тула. Казанда шагыйрьнең туган көнен зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Шул нисбәттән шәһәрдә Тукай истәлегенә багышланган меңгә якын чара узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе көнне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Традиция буенча, бәйрәм датасы һәм Туган тел көне алдыннан Казанда тематик чаралар сериясе узачак.

Мәсәлән, 15 нче апрельгә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Телне укытуның нәтиҗәле ысуллары» циклыннан чираттагы семинар планлаштырылган. Спикер буларак тәрҗемәче, полиглот, филология фәннәре докторы, П.Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры Алексей Арзамасов чыгыш ясаячак.

16 нчы һәм 17 нче апрельдә А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәге ел саен уздырыла торган «Ягымлы яз» татар милли мәдәнияте фестивален кабул итәчәк.

26 нчы апрельдә Пушкин урамындагы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Ә опера һәм балет театрында шигърият бәйрәме оештырыла.

Шул ук көнне Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында шагыйрь әсәрләренең биографиясе һәм мотивлары буенча «Апуш галәме» театральләштерелгән тамашасы була.

28 нче апрельдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тамашачыларны Айдар Ниязовның «Казан солистлары» оркестрыннан лекторий элементлары белән концерт программасы көтә.

Шулай ук 23-28 нче апрельдә «Казан кичәләре» китапханәара фестивале узачак. Бу көннәрдә шәһәр китапханәләре кунаклар өчен викториналар, күргәзмәләр һәм әдәби сәгатьләр үткәрәчәк. Фестивальгә балалар музыка коллективлары һәм сәнгать мәктәпләре кушылачак.

Моннан тыш туган тел аенда барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә чаралар сериясе узачак. Мәсәлән, Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр Әмир Мәҗитов музеенда, «Нагорный», «Северный», «Красная Горка», «Кадышево», «Сәйдәш», «Залесный» мәдәният йортларында, Тимерьюлчылар мәдәният йортында һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында үтә.

Шулай ук яңа бушлай эшлекле татар теле курсы башлана. Тренинг аеруча халык алдында чыгыш ясаучы кешеләр өчен файдалы булачак. Быел барлыгы дүрт курс планлаштырылган, шуларның икесен җәен һәм көзен теләгән һәркем уза алачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ