Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай премиясенә гаризалар кабул ителә

Быел Тукай премиясенә гаризаларны 15 февральгә кадәр тапшырырга була.

Тукай премиясенә гаризалар 2024 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләр кимендә бер ел элек җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән булырга тиеш.

«Тукай премиясенә тәкъдим ителү турында документлар Мәдәният министрлыгында кабул ителә», – дип искәртә министрлыкның матбугат үзәге.

«Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен бирелә» диелгән премиянең нигезләмәсендә.

Тукай премиясе лауреатлары Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә игълан ителә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ