«Тукай укулары» финалында республиканың иң яхшы укучылары һәм укытучылары көч сынашачак
Арча районында узачак «Тукай укулары» финалында республиканың иң яхшы укучылары һәм укытучылары көч сынашачак. VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 12 апрельдә башлана. «Тукай укулары»ның макса...
Арча районында узачак «Тукай укулары» финалында республиканың иң яхшы укучылары һәм укытучылары көч сынашачак.
VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 12 апрельдә башлана. «Тукай укулары»ның максаты - шагыйрьнең мирасын өйрәнү, укучыларның интеллектуаль иҗат эшчәнлегенә кызыксынуларын арттыру, фәнни-тикшеренү эше күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләү, алган белемнәрне практикада куллану, дип хзбәр итә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Конференциядә катнашу өчен 8-11 нче сыйныф укучылары арасында 227 фәнни-гамәли эш килгән. Арча, Әтнә, Балтач, Лаеш, Чистай, Алабуга, Балык Бистәсе, Мөслим районнары, Казан һәм Яр Чаллы укучылары аеруча активлык күрсәтте, ди оештыручылар. II турда катнашу өчен 120 эш сайлап алынган.

Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Мәгариф»нең яңа саны
Апрель, Туган тел, Тукай премиясеАпрель аенда Казанның 39 нчы урта мәктәбенә 85 ел тула. «Мәгариф»нең яңа саны әлеге мәктәпнең үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган берничә язма белән башланып китә. Мә...

Апрель, Туган тел, Тукай премиясе
Апрель аенда Казанның 39 нчы урта мәктәбенә 85 ел тула. «Мәгариф»нең яңа саны әлеге мәктәпнең үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган берничә язма белән башланып китә. Мәктәп директоры Галина Нәҗипова, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2018» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Илмира Әпсәләмова белән әңгәмәләр, инглиз теле укытучылары белән үткәрелгән түгәрәк өстәлдән язма әнә шундыйлардан.
Апрель аенда Туган тел көне бәйрәм ителә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2019 елгы лауреатлары билгеле була. Бу уңайдан һәм шулай ук «Татар халкының үсеш стратегиясендә милли мәгариф системасы» темасын да дәвам иттереп, журнал битләрендә сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның «Теле үлемсез халык – үзе үлемсез», Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллинаның «Ана телендә укыту ул – өстенлекле укыту!» язмалары игътибарга лаек. Ә Тукай премиясенә кандидатларга килгәндә, Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева журнал укучылары хөкеменә Галимҗан Гыйльмановның «Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса»сын өйрәнүгә багышланган татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итә.
«Мәгариф»нең иң зур һәм эчтәлекле проектларыннан берсе булган «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурсының чираттагы этабы үзенең ахырына якынлаша. Май санында җиңүчеләр билгеле булачак. Ә бу санда әлеге конкурс кысаларында икътисад, математика һәм биологиядән иң яхшы дәресләр урын ала.
Журнал битләрендә шулай ук Казанның иң алдынгы белем учакларыннан берсе саналган 146 нчы мәктәп мөгаллимнәре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Апрель аенда Казанның 39 нчы урта мәктәбенә 85 ел тула. «Мәгариф»нең яңа саны әлеге мәктәпнең үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган берничә язма белән башланып китә. Мәктәп директоры Галина Нәҗипова, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2018» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Илмира Әпсәләмова белән әңгәмәләр, инглиз теле укытучылары белән үткәрелгән түгәрәк өстәлдән язма әнә шундыйлардан.

«Мәгариф»нең иң зур һәм эчтәлекле проектларыннан берсе булган «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурсының чираттагы этабы үзенең ахырына якынлаша. Май санында җиңүчеләр билгеле булачак. Ә бу санда әлеге конкурс кысаларында икътисад, математика һәм биологиядән иң яхшы дәресләр урын ала.
Журнал битләрендә шулай ук Казанның иң алдынгы белем учакларыннан берсе саналган 146 нчы мәктәп мөгаллимнәре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар