Логотип Магариф уку
Цитата:

Уфада яшьләр форумы узачак

Уфада 4–5 мартта яшьләрнең «Йәшлек-FEST» дип аталган креатив индустрияләр форумы узачак. Анда, катнашучылар яшьләре буенча һәм нинди юнәлешне сайлауларына карап, берничә төркемгә бүленә.

«Заманча волонтерлар» сафында 14 яшьтән югары булганнар катнашачак.  Анда Идел буе округына кергән республикаларда яшәүче яшүсмерләр тәҗрибә уртаклаша, яңа эш ысуллары белән таныша, иҗади индустрияләр өлкәсендә үз идеяләрен тормышка ашыра алачак. «Киләчәккә курс» грант конкурсында 14–35 яшьтәгеләргә катнашу мөмкинлеге бар. «Йәшлек-FEST» яшьләр иҗат индустрияләре форумында 14–18 яшьлекләр үз көчләрен сыный алачак. «Медиа академиясе»ндә 18–35 яшьлекләр булачак. 

Февраль аенда форумда катнашучылар онлайн-мәктәптә үз осталыкларын күрсәтәчәк һәм аның нәтиҗәләре буенча  көндезге этапта катнашучылар сайлап алыначак. Апрель–июнь айларында креатив индустрия эшлеклеләре мастер-класслар күрсәтәчәк, һәм августта яшьләр медиалагерьга җыелачак. 


Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ