Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылары бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыра алачак

2024 елның июненнән чыгарылыш сыйныф укучыларының бер фәннән Бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Шулай итеп, алар, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткәнчә, кабул итү кампаниясе ахырына кадәр яңа нәтиҗәләр ала алачак, дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев.

«Быелның июнь аеннан ук чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мондый мөмкинлек булачак», — дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАССка сылтама белән.

Музаев имтиханны яңадан тапшырганнан соң чыгарылыш укучылары билгене беренче һәм икенче вариантлар арасында сайлый алмаячак, чөнки беренче нәтиҗә юкка чыгарылачак, дип искәртте. Үзгәрешләр якын арада БДИ үткәрү тәртибендә һәм имтиханнар расписаниесендә теркәләчәк.

«Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы ниндидер сәбәпләр аркасында борчылса яки үз нәтиҗәсе белән килешмәсә, ул тапшырган бер фәнне тагын бер тапкыр тапшыру хокукына ия булачак», — диде ведомство вәкиле.

Аның сүзләренчә, төбәкләр белән консультацияләр бара инде. Яңалыкның төп максаты – абитуриент документларны вакытында тапшыра алсын өчен кабул итү кампаниясе срокларын үтәү.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ