Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы миссиясе нидән гыйбарәт?

Бервакыт исеме халыкка билгеле булган борынгы грек фәлсәфәчесе үзенең укучылары белән бакчада йөри. Гыйльми әңгәмәләренең иң кызган чагында алар янына кибете шул тирәдә генә булган шәраб сатучы килә һ...

Бервакыт исеме халыкка билгеле булган борынгы грек фәлсәфәчесе үзенең укучылары белән бакчада йөри. Гыйльми әңгәмәләренең иң кызган чагында алар янына кибете шул тирәдә генә булган шәраб сатучы килә һәм әйтә икән:
– Акыл иясе, тыңла әле! Миндә акыллы фикерләр дә юк, аның каравы минем алтыным бар; миндә белем дә юк, аның каравы минем матур кол кызларым бар; мин матур итеп сөйли дә белмим, аның каравы минем баллы кызыл шәрабым бар, мин бер сызгырсам, синең бөтен укучыларың миңа җыелып бетәчәк. Ышанмыйсыңмы?
– Бик тә ышанам, – дигән фәлсәфәче,  тыныч кына,– чөнки синең миссияң җиңелрәк бит: син кешеләрне түбән өстерисең, ә мин югары күтәрергә тырышам. Күтәрү һәрвакытта  авыр бирелә ул.
Шушы гыйбарәне кат-кат исемә төшерәм дә аның дөреслегенә кабат-кабат инанам. Укытучының бөтен миссиясе – укучысын үзеннән югарырак итеп күтәрү. Каюм Насыйриның шундый җөмләсе бар: “Укучың синнән белемле икән, утырып тыңла, ул басып сөйләсен”. Булсын иде шундый укучыларың, рәхәтләнеп утырып тыңлар идек. Син күтәрергә тырышып та, күтәрелергә теләмәүчеләре бар бит әле аның. Текә тауга таба мичкә тәгәрәткәнегез бармы сезнең? Аз гына мускул көчеңне киметеп, астан өскә таба этүеңне йомшартсаң, мичкә шундук кире өстеңә төшә. Кешеләр белән дә шулай ул: чакыр син аны үз үсешенә ярдәм итәрдәй, өстәмә белем алырдай берәр чарага, мәсәлән, галим белән очрашуга, фәнни-популяр лекция тыңларга һ.б. Биш сәбәп таба, буш вакыт таба алмавына зарлана. Әллә нинди эшләрен саный башлый. Шунда булсын берәр күңел ачу чарасы, спиртлы эчемлек белән дә булса әле! Куна булса да бара. Сүз башымдагы кебек, кешене түбән өстерәүче чаралар оештыручыларның эшләре җиңелрәк. Кешене югарыга күтәрү һәрвакыт авыр бирелә. Ә укытучы мәктәптә эш вакытындамы, мәктәптән тыш вакытта булсынмы,  “тауга мичкә тәгәрәтү” белән шөгыльләнә. Җиңелме соң аңар? Мин шулайрак уйлыйм, ә сез, коллегалар, ниндирәк фикердә?!
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ