Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар һәм остазлар елының ябылу тантанасы

29 гыйнварда Казанда, Универсиада авылында, Татарстан Республикасында Укытучылар һәм остазлар елының ябылу тантанасы узачак.

Чарада ук муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, мәгариф идарәсе муниципаль органнары, мәгариф учреждениеләре, фәнни оешмалар, педагогик династияләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасының халык укытучылары, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, тармак ветераннары һ.б. катнашачак. 

Укытучылар һәм остазлар елында мөгаллимнәребезгә багышланган бик күп чаралар үтте, күп кенә хәл итәсе мәсьәләләр дә, төптән каралып, үз чишелешен тапты. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, педагогларга булган игътибар бер ел белән генә чикләнмәячәк, ул һәрдаим дәвам итәргә тиеш.

0+
Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ