Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар ялы

Җәйге ялымны менә шулай файдалы итеп уздырам.

Рамил Шакиров, Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия, биология һәм физика укытучысы:

 

  • Гадәттә, укытучының ялы башкаларныкыннан аерылып тора торгандыр. Шәхсән үзем кайберәүләр кебек диңгез буйларында ял итүне өнәп бетермим. Соңгы кыңгырау шалтырауга укытучылар ялга китә, дип уйлап ялгыша күрмәгез. Чыгарылыш сыйныфның имтиханнары башлана, мәктәп яны бакчаларында эшләр боларның барысында да мәктәп укытучылары катнаша.  Егерме елдан артык авыл мәктәбендә эшлим. Ялны бакчамда үткәрергә яратам. Кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләкҗимеш үстерүдән тыш, бакчабызда розалар, лилия чәкләре үрчетү белән шөгыльләнәм. Кемнәр өчендер хәзер  җәйге ялның кызган чагы. Мин үзем Каюм Насыйриның туган авылында клуб мөдире булып та эшлим. Шәһәрдән авылга ялга кайткан балалар белән олы мәгърифәтче якташыбызга багышланган төрле квестлар оештырабыз. Икенче елга педагог, галим К.Насыйриның 200 еллыгын билгеләп узабыз, шуңа күрә, авылда бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Мин инде балалар белән Насыйри эзләре буйлап уен форматында чаралар оештырам. Кече Шырданда Каюм коесы, чишмәсе, мәчете һәм китапханәмузее бар. Төрле мавыктыргыч биремнәр төзеп, балаларга данлыклы якташыбыз турында бәян итәбез, конкурслар оештырабыз. Авыл тирәсендәге кыр һәм болыннардан дару үләннәре җыйдык. Җәйге ялымны менә шулай файдалы итеп уздырам.
  • Фикерләрне Мөршидә Кыямова туплады

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ