Логотип Магариф уку
Цитата:

Унынчы сыйныфка кабул итүдә үзгәрешләр бар

Бердәм дәүләт имтиханнары гамәлгә кертелгәннән соң, милли мәктәпләрдә белем алган укучылар, БДИны рус телендә тапшырудан шүрләп, 9 нчы сыйныфны тәмамлауга  10 нчыга бармыйча, я техникумга, я училищега...

Бердәм дәүләт имтиханнары гамәлгә кертелгәннән соң, милли мәктәпләрдә белем алган укучылар, БДИны рус телендә тапшырудан шүрләп, 9 нчы сыйныфны тәмамлауга  10 нчыга бармыйча, я техникумга, я училищега керү җаен карый хәзер. Бу – барыннан да бигрәк тә татар авылларындагы урта мәктәпләргә карый. Әлеге хәл мәгариф түрәләрен дә уйландырмый калмый, әлбәттә.  Моннан соң укучыларның 10 нчы сыйныфка күчүләре һәм 9 нчы  сыйныфтан кәллиятләргә укырга керүләре башка төрле тәртиптә булачак. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белдергән. «Якын киләчәктә барысы да үзгәрәчәк, чөнки белгечләр бөтенесен дә аңлый: аттестатлар конкурсы дөрес нәрсә түгел, бу схема заман таләпләренә җавап бирми», – дигән ул. А.Музаев искәрткәнчә, бүген көллиятләргә укырга керү өчен  бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) һәм төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) нәтиҗәәре кирәкми, бары тик аттестаткына таләп ителә. «Хәзер аттестатлар конкурсы буенча уртача балл – 4,7. Шул рәвешле, 9 нчы сыйныфтан соң көллиятләргә отличниклар гына диярлек килә, ә начаррак укучылар 10 нчы сыйныфка бара. Бу – һич кенә дә объектив әйбер түгел», – дигән ул.
Моннан тыш, Рособрнадзор башлыгы сүзләренә караганда, Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) үткәрү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелә – инглиз, немец һәм француз телләре буенча тикшерү эшләре бетереләчәк.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ