Ураза бәйрәме көнендә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 5 тән йөри башлаячак
Шәһәр мәчетләрендә бәйрәм 6:30 да Коръән укудан башлана.
Казанда 30 мартта, Ураза бәйрәме көнендә, җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 5 тән йөри башлаячак, дип хәбәр итә аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов.
Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, 30 мартта шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт графигы үзгәртеләчәк, алар иртәнге сәгать 5 тә эшли башлаячак.
Үзгәрешләр түбәндәге маршрутларга кагылачак:
автобуслар №№1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91;
1, 2, 12 нче троллейбуслар;
5 һәм 5а номерлы трамвайлар.
Ә шәһәр мәчетләрендә бәйрәм 6:30 да Коръән укудан башлана.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар