«Хәбәр» конкурсы игълан ителде
Татарстаннан читтәге журналистлар өчен II Бөтенроссия «Хәбәр» конкурсы игълан ителде.
Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле газеталар, теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында II Бөтенроссия «Хәбәр» конкурсы уздыра. Бу хакта "Татар-информ" конгресс матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Конкурс 2024 елның 1 апреленнән 2024 елның 1 октябренә кадәр үткәрелә. Конкурска 2023 елның 1 октябреннән алып 2024 елның сентябрь аена кадәр басылган, эфирга чыккан эшләр кабул ителә.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
«Үрнәк гаилә» (әлеге номинациягә Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан төбәкләрдәге үрнәк татар гаиләләренә багышланган материаллар кабул ителә);
«Шәхес» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы тарафыннан игълан ителгән «Шәхесләр елы» уңаеннан төбәкләрдәге танылган татар шәхесләренә багышланган материаллар кабул ителә);
«Яшь корреспондент» (әлеге номинациягә 5–11 нче сыйныфларда укучы балаларның татар телендә басылган яки эфирга чыккан материаллар циклы кабул ителә).
Комментарийлар