Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт дәресе кайтачак

Яңа уку елы башыннан башлангыч һәм төп мәктәп дәресләре расписаниесендә үзгәрешләр көтеләчәк. Биредә яңа фән – хезмәт (технология) дәресе барлыкка киләчәк. Ул хәзерге технология фәне урынына кайтачак. Хезмәт дәресләрендә малайлар һәм кызлар өчен бүленешләр булмаячак.

Күпләр ризасызлык белдерүгә карамастан, укучыларны  слесарь, күлмәк өлгеләрен кисү, тегү эшенә өйрәтә башлаячаклар.

Башлангыч мәктәптә яңа фәнгә 135 сәгать каралган. Алар хезмәт дәресен атнага бер тапкыр үтәчәк.

Россия Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә,  башлангыч гомуми белем бирү программасының эчтәлегенә һәр уку елы өчен «Технологияләр, һөнәрләр һәм җитештерү»,«Материалларны кул белән эшкәртү технологияләре», «Модель конструкцияләү  һәм модельләштерү»,« Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр» кебек гомуми модульләр кертеләчәк.

Үзгәрешләрнең тагы берсе – укучылар  кәгазь һәм картон, тукымалар, табигый материал, пластик, поролон, фольга һ.б.  материаллар белән эшләргә дә өйрәнәчәк.
5 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларына дәрес сәгатьләре күбрәк бүленеп бирелгән. 5, 6, 7 нче сыйныфлар өчен хезмәт дәресенең вакыты елына 68 сәгатьне (атнасына 2 сәгать), 8 нче һәм 9 нчы  сыйныфлар өчен елына 34 сәгатьне (атнасына 1 сәгать) тәшкил итә.

Димәк, җитештерү һәм технологияләр, эшкәртү һәм азык-төлек технологияләре, компьютер графикасы, сызым, робототехника, 3D-модельләштерү  кебек модульләр мәҗбүри рәвештә укытылачак. Автоматлаштырылган системалар, терлекчелек, үсемлекчелек серләренә төшенү – теләк буенча.

Таңсылу Габидуллина
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ