Логотип Магариф уку
Цитата:

Хөрмәтле Габдархак Габдрахман улы!

Бүген, 17 август көнне, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, 2003-2013 елларда «Мәгариф» журналында баш мөхәррир вазифаларын башкарган Шәмсетдинов Габдархак Габдрахман улы үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Ихлас күңелдән олуг юбилеегыз – 80 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Без Сезне гомерегез буе Татарстан матбугатына тугры хезмәт иткән оста каләм иясе һәм озак еллар үз эшен җиренә җиткереп башкарган, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булган шәхес, оста оештыручы һәм зирәк җитәкче буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез.

Сез дистә елдан артык укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең өстәл китабы булган «Мәгариф» журналында баш мөхәррир вазифаларын башкардыгыз. Сез эшләгән чорда басма йөз еллык традицияләренә тугры калды, үз йөзен югалтмады һәм заманның яңа чакыруларын уңышлы кабул итә алды. Үзенең төп миссиясе – укытучы-педагогларның ярдәмчесе, киңәшчесе һәм дусты булудан туктамады. Бу традиция бүген дә дәвам итә, редакциядә Сез эшләгән чордагы иҗат атмосферасы, эш-хезмәткә җитди мөнәсәбәт, максатларга омтылыш саклана. «Мәгариф» журналы коллективы өчен Сез җитәкче дә, остаз да, киңәшче дә булдыгыз. Басмабызда эшләгән елларыгыз, куйган хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! Сезгә исәнлек-саулык, тормыш иминлеге, бәрәкәтле озын гомер телибез.

Ихлас теләкләр белән,

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ