Яңа аудио-Коръән
“Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз тавышы белән яздырган аудио-Коръән тәкъдим итте. Аны әзерләү өчен сигез ай вакыт киткән. Бу - Россия күләмендәге...
“Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз тавышы белән яздырган аудио-Коръән тәкъдим итте. Аны әзерләү өчен сигез ай вакыт киткән. Бу - Россия күләмендәге беренче тәҗрибә.
Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүе буенча, әлеге җаваплы эшкә бик күпләрнең соравын, мөрәҗәгатен исәпкә алып алынганнар. Коръән яздыруның үз кагыйдәләре, стандартлары бар, әлеге аудио-Коръән бөтен таләпләргә туры китереп эшләнелгән. Камил хәзрәт аудио-Коръән яздыруның коммерция проекты булмавын да искәртеп үтте. Чыгымнар диск әзерләүгә генә киткән.
Аудио-Коръәннең беренче өлеше 1 мең данәдә әзерләнгән. Икенче чыгарылыш татар телле тышлык белән чыгачак.
Комментарийлар