Яңа елга күчтәнәч!
С.Сәйдашев исемендәге Зур дәүләт концерт залы Яңа ел күчтәнәче тәкъдим итә. Биредә 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр, икенче тапкыр Раштуа фестивале («Рождественский фестиваль») оештырыла. Раштуа ф...
С.Сәйдашев исемендәге Зур дәүләт концерт залы Яңа ел күчтәнәче тәкъдим итә. Биредә 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр, икенче тапкыр Раштуа фестивале («Рождественский фестиваль») оештырыла.
Раштуа фестивале җитди, сыйфатлы музыка сөючеләр өчен. Фестивальне 25 декабрьдә Ганс Христиан Андерсен әкиятләре мотивы буенча эшләнгән «Оле-Лукойеның раштуа төшләре» музыкаль тамаша ачып җибәрәчәк. Төп герой - Оле-Лукойены бүгенге көндә Америкада яшәүче артист Рөстәм Галич башкара. Фойеда кечкенә тамашачыларны Кыш бабай белән Кар кызы да көтә. «Оле-Лукойеның раштуа төшләре» каникул вакытында, 3, 4, 5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә күрсәтеләчәк. Фестивальнең һәр көне тамашачы күңелендә истә калырлык. Мәсәлән, 30 декабрь көнне Казан халкын һәм кунакларын «Яңа ел алдыннан комик опералар» программасы, 3 гыйнварда джаз яратучыларны исә менә дигән кызыклы программа көтә. 5 гыйнварда фестивальне «Кышкы вернисаж» проекты дәвам итә. Эчтәлеге буенча бер төрле булса да, стиле буенча төрле булган данлыклы «Ел фасыллары» (Времена года) һәм «Буэнос-Айреста ел фасыллары» (Времена года в БуэносАйресе) әсәрләрен тамашачы тыңлый һәм карый ала.
Комментарийлар