Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр белән галимнәр бер мәйданда

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылучы «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе бүген республикабызның гына...

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылучы «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе бүген республикабызның гына түгел, РФ төбәкләренең, Россия милли республикаларының фәнни һәм мәгариф оешмалары вәкилләрен, шулай ук Казан КФУ, Уфа фән һәм технология университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Яр Чаллы педагогия университеты   аспирантларын, Казан шәһәренең югары уку йортларының магистрантларын бер фәнни мәйданда җыйды.
ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, ТР ФА мөхбир әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин бүгенге пленар утырышта: «Төрле илләрдән галимнәр катнашындагы абруйлы фәнни форумнарда һәм конференцияләрдә дөнья халыкларының тарихи үткәнен, мәдәни эпик мирасын өйрәнү буенча уртак эш кирәклеге турында еш әйтелә. Мәдәниятне, дөнья халыклары эпосларын җентекләбрәк тасвирлау өчен төрле төбәкләр галимнәренең тәҗрибәсен һәм тырышлыкларын берләштерергә кирәк. Бу юнәлешнең актуальлеге шунда ки, дөнья халыкларының эпик мирасы, үзенең күп гасырлык тарихы булуына карамастан, аз өйрәнелүче мәдәният феномены булып кала. Аны җир цивилизациясенең хәзинәсе дип тә атыйлар. Чөнки ул көнкүреш, тел, мәдәният үзенчәлекләрен бай итеп күрсәтү, үткәнне өйрәнү чыганагы»,  - дигән фикер җиткерде.

Пленар утырышта филология фәннәре докторы, доцент, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Айнур Тимерханов бүгенге көндә фәнни-педагогик кадрлар әзерләү, мәгариф һәм фән  дәрәҗәсен күтәрү, төрле фәнни тикшеренүләрдә талантлы яшьләрне тарту кебек мәсьәләләргә тукталды.  Татарстан Республикасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе яшьләр белән эшләү булды һәм шулай булып кала да. Бүген безнең Фәннәр академиясендә яшь галимнәргә грант ярдәме системасы эзлекле корылган. Ел саен грант алу өчен 20 юнәлеш һәм премия алу өчен 12 юнәлеш буенча конкурслар үткәрелә. Тәҗрибәбез күрсәткәнчә, мондый чараларда катнашу фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең активлыгын һәм кызыксынуын арттыра. Бүгенге көндә ТР академиясе системасында алты фәнни юнәлеш буенча аспирантура бүлекләре эшли. Яшьләр аспирантураны тәмамлагач, кандидатлык докторлык диссертацияләрен яклау мөмкинлеге ала. Узган ел гына ун докторлык диссертациясе якланган. Фән өлкәсендә барлык мөмкинлекләр дә бар»,– диде Айнур Тимерханов. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Фәннәр академиясендә эшләүче сигез фәнни-тикшеренү институтлары һәм үзәкләре системасына, шулай ук фәнни педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Бүгенге фәнни мәктәп фән эшчәнлеген оештыру һәм фән өлкәсендә, аерым алганда Фәннәр академиясе системасында яшь галимнәрне җәлеп итү чараларының берсе булып тора.
Казахстаннан килгән филология фәннәре кандидаты, доцент, Л.Н. Гумилев ис. Евразия милли университетының телерадио һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы мөдире Сәрикзат Максут улы Дуйсенгазин бүген үзенең импровизацион чыгышы белән, әйтешләр башкаруы белән җитди мохитне җанландырып җибәрде. Казахстан бүген республика көнен билгеләп үтә икән.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Халык иҗаты бүлегендә баш фәнни хезмәткәр, филология фәннәре докторы, доцент Лилия Мөхәммәтҗанова чыгышында дастаннарның әһәмияте турында сөйләде.

Бүген галимнәр тарафыннан дастаннарга зур игътибар бирелә. Яңа текстлар бар, аларны өйрәнү дәвам итә. Эпосларны өйрәнү беркайчан да тукталмады. Яшьләр мәктәбенең эпоска багышлануы да шушы хакта сөйли. Татар зыялылары соравы буенча, ихтыяҗ зур булганга күрә фольклорчы, галим Фатыйх Урманчиевнең  китабын чыгардык. Фәнни популяр басма дөнья күрде. Әйтик, берничә юнәлештә ел саен комплекслы экспедицияләр үткәрелә, дастан текстлары бүгенге көндә дә табылып тора. Мирасханәдә саклана торган яңа дастан текстларын өйрәнү дәвам итә», –  дип фикерен әйтте.
Башкортстаннан килгән филология фәннәре докторы, М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогика университетының Башкорт фольклоры фәнни тикшеренү үзәге җитәкчесе Розалия Солтангәрәева докладында мондый фикерләр яңгырады:
«Элек-электән кешеләрне эпоска өйрәтү ихтыяҗы зур булган. Эпосны халык  тудыра. Ә эпос үз иҗатчысын тудыра, аңа тере чишмәгә караган кебек карый. Әгәр дә без үзебезне затлы, белемле, тормыш сөюче башкорт, татар, кыргыз, үзбәк, калмык дип саныйбыз икән, без үз эпосларыбызны белергә тиеш. Халыкның бөеклеген аның теле, мәдәнияте, үткән тарихы, казанышлары билгели. Ләкин мин халыкның бөеклеген, аның байлыгын, милләтнең югары тарихи абруен, бүгенге халәтен һәм үзенә карата мөнәсәбәтен үз иҗаты белән билгели дип саныйм. Иҗатка карата зур сакчыллык белән карарга кирәк. Шул вакытта гына без югары белемле халык һәм милләт булып саналачакбыз».
Таңсылу Габидуллина
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ