Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен нишләргә?

7 августтан 13 енә кадәр Россиядә йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы атналыгы бара. Шул уңайдан бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында медицина белгечләре катнашында узган матбугат конф...

7 августтан 13 енә кадәр Россиядә йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы атналыгы бара. Шул уңайдан бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында медицина белгечләре катнашында узган матбугат конференциясе дә нәкъ менә әлеге теманы колачлады. Анда чыгыш ясаган Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким, баш нутрициологы Оксана Фролова, спорт медицинасы табибы Нияз Бикчуриннар йөрәк-кан тамырлары авырулары булдырмас өчен нинди саклык чаралары күрелергә тиешлеге хакында үз киңәшләрен бирделәр.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары – дөньядагы барлык үлем-китем очракларының төп сәбәпләреннән берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел саен 17 миллионга якын кеше шушы авырулардан вафат була.
Спикерларның чыгышларыннан аңлашылганча, иң беренче чиратта, күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Көн саен 30 – 40 минут җәяү йөреп кайту файдалы. Йөгерү исә – сау-сәламәт кешеләр шөгыле. Йөгергәндә йөрәге нык булмаган, аяк буыннары авырткан кешегә, киресенчә, артык көч һәм авырту гына өстәләчәк. Икенчедән, рациональ туклану, күбрәк яшелчәләр ашау сорала. Үзебезнең бакчада үскәне аеруча файдалы. Өченчедән, исерткеч эчемлекләр кулланудан, тәмәке тартудан баш тарту фарыз. Артерия кан басымын, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен үлчәп тору да файдага гына. Соңгыларын иртән ач карынга башкаралар. Шикәр – 5,5, холестерин – 5,2 миллимольдән артмаска тиеш. Әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәне йөрәккә якын алмаска, күршеләр һәм якыннарыгыз белән ызгышмаска, юкка борчылмаска, йөрәккә ял бирергә кирәк.
Инсульт, йөрәктәге ишемия, миокард инфаркты йөрәк-кан тамырлары авыруларына керә.
Йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәт булсын өчен баланслы туклану рационы зур әһәмияткә ия. Ул җиләк-җимеш һәм яшелчә, бөртектән әзерләнгән ризыклар, майсыз ит, балык һәм ногыт борчагын үз эченә алырга тиеш. Тоз, шикәр һәм май куллануны чикләргә кирәк.
Физик активлык никадәр зур булса, йөрәк-кан тамырлары авыруларына дучар булу куркынычы шулкадәр кими дигән сүз.
Тәмәке тарту сәламәтлеккә бик тә зарарлы. Шулай ук пассив тәмәке тарту да зыян китерә.
Әгәр кан басымыгыз югары икән, яшәү рәвешен үзгәртергә – тоз куллануны киметеп, сәламәт туклануга күчәргә һәм физик активлыкны арттырырга кирәк. Кан басымын контрольдә тоту өчен дарулар эчәргә туры килүе дә ихтимал. Нинди препарат кирәклеген табиб сайлап алырга, шуннан соң аны даими рәвештә кабул итәргә кирәк. Канда холестерин күләменең югары булуы да инфаркт һәм инсульт килеп чыгу куркынычын арттыра. Сәламәт туклануга өстенлек биреп, аның күләмен контрольдә тоту һәм кирәк булган очракта тиешле дарулар кабул итү зарур.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ