Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналистларны «Иҗат һәм үсеш» конкурсында катнашырга чакыралар

Россия Федерациясе төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын иң яхшы яктыртуга VIII Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Конкурсны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм территорияләрне үстерү фонды үткәрә, дип хәбәр итә Татарстанның Төзелеш министрлыгы.

Конкурста федераль, төбәк һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала. Эшләр 2024 елның 29 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Конкурска 2023 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр басылган басма һәм Интернет массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмалар, яңалыклар телевизион сюжетлары, репортажлар, документаль фильмнар һәм махсус тапшырулар кабул ителә.

Нәтиҗә ясау һәм билгеләү 2024 елның мартында булачак. Тулы мәгълүматны https://смиконкурс.рф/ сайтыннан алырга мөмкин.

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ