Бала – гаиләнең көзгесе
Башлангыч сыйныфларда ата-аналар җыелышы.
Максат: гаилә тәрбиясенең бала тормышында тоткан ролен ассызыклау, мәктәп-гаилә элемтәләрен ныгыту, әти-әниләрдә актив педагогик караш тәрбияләү.
Материал: каләмнәр, тест биремнәре, квадрат формасындагы чиста битләр, презентация.
Җиһазлау: мультимедиа, компьютер.
Сәхнә түрендәге экранга гаилә турында канатлы сүзләр языла: «Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла», «Гаилә бәхете – ил бәхете», «Ныклы гаилә – ныклы дәүләт нигезе».
Җыелыш барышы.
I. Кереш өлеш.
Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Мин сезнең белән очрашуыма бик шат. Барыгызны да «Бала – гаиләнең көзгесе» дигән темага фикер алышуда катнашырга чакырам. Һәркемгә үз гаиләсе кадерле. Анда сине ничек бар – шулай яраталар, кабул итәләр. Иң беренче булып яхшылык һәм явызлык, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турындагы төшенчәләрне һәр кеше нәкъ менә гаиләдә ала. «Гаилә бәхете – ил бәхете» ди халык. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Һәр гаилә – үзе бер дәүләт. Ныклы гаилә – ныклы дәүләт нигезе.
II. Төп өлеш.
Укытучы. Хөрмәтле әти-әниләр, сез ничек уйлыйсыз: балагызның проблемалары юкмы? Моны белү өчен без сезнең белән тест биремнәре эшләп алырбыз. Билгеләмә белән риза булсагыз – уңай (+), әгәр билгеләмә сезгә кагылмаса, тискәре билге (–) куярга.
1. Минем балама мәктәптә уку ошый.
2. Минем бала башка мәктәпкә бик теләп күчәр иде.
3. Сайлау мөмкинлеге булса да, ул өйдә генә укырга теләмәс иде.
4. Кызганыч, минем балам миңа яисә өйдәгеләргә мәктәп турында сөенеп сөйләми.
5. Баламның дуслары күп. Дәрестән тыш вакытта да алар бергәләп уйныйлар, бездә алар үзләрен үз өйләрендәге кебек хис итәләр.
6. Мәктәптәге укытучыларның белем бирүе аны канәгатьләндерми.
7. Ул сыйныфтан тыш эшләрдә актив катнаша.
8. Берәр сәбәп нәтиҗәсендә дәресләр булмый калса, аның кәефе бозылмый. Аны дәрес үткәрелмәүнең сәбәбе кызыксындырмый.
9. Минем балама өйгә бирелгән эшләрне үтәргә кирәклеген даими исенә төшереп торырга кирәк.
10. Баламның үзен кызыксындырган өлкәдәге хирыслыгы, яраткан шөгыле укуына комачаулык тудырмый.
Һәр әти-әни балларны санап, тест биремнәренә нәтиҗә ясый.
8 – 10 балл. Сезнең балагызның мәктәпкә карашы яхшы. Аңа белем алу ошый.
6 – 7 балл. Мәктәптә эшләр начар түгел. Мәктәпкә мондый карашын ныгыту өчен балагызның укуы белән кызыксынуыгызны, аның уңышларына сөенүегезне даими белдереп торыгыз.
4 – 5 балл. Игътибарлы булыгыз! Балагызның мәктәптә бар да тәртиптә түгел. Балагызны нәрсә борчуын кичекмәстән ачыкларга кирәк.
1 – 3 балл. Балагызга ярдәм кирәк. Аның мәктәпкә карашы начар. Сәбәпләрен ачыкларга, укытучылар белән сөйләшергә, ярдәм итү юлларын билгеләргә кирәк. Балагызның дуслары белән мөнәсәбәтләрен җайга салуда да кулыгыздан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышыгыз.
Укытучы. Ә хәзер, хөрмәтле әти-әниләр, без сезнең белән «Кар бөртеге» күнегүен эшләрбез. Күнегүнең шарты: һәр кеше үзе эшли, башкаларга карамый. Мин һәр кешегә кәгазь бирәм. Кәгазьләр бөтенесе дә бертөсле, бер зурлыкта. Мин эш тәртибен әйтеп торам, ә сез эшләрсез.
«Кар бөртеге» күнегүе.
1. Кәгазьне урталай бөклибез.
2. Өске уң почмагын ертып алабыз.
3. Кәгазьне тагын урталай бөклибез.
4. Өске уң почмагын ертып алабыз.
5. Кәгазьне тагын урталай бөклибез.
6. Өске уң почмагын ертып алабыз. Һәм шулай дәвам итәбез.
– Ә хәзер үзебез ясаган кар бөртекләрен ачабыз, бер-берсенә охшаган кар бөртеген табабыз. Бер-берсенә су тамчысы кебек охшаган булсын. (Ата-аналар үзара кар бөртекләрен чагыштырып карыйлар.)
– Таптыгызмы? (Юк.) Ни өчен тапмадыгыз? (Әти-әниләр фикере тыңланыла.)
Нәтиҗә. Эш тәртибе һәм кәгазьләр бертөсле булса да, эшне башкаручылар төрле. Менә безнең балаларыбыз шулай һәрберсе үзенә бертөрле. Хәтта бер гаиләдә тәрбияләнсәләр дә, аларның сәләтләре, мөмкинлекләре төрле. Шуңа күрә бер баланы икенчесе белән чагыштырырга ярамый.
Укытучы. Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра. Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый. Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар, шулай кабул ит һәм ярат. Ул – синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау-сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала – үзе иң зур бүләк. Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару аңа зур җаваплылык өсти. Бу хисне әти-әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, ул аларны шулай кабул итә. Баланы беркайчан да гел «5»ле билгесенә генә укырга өндәргә ярамый. Барлык фәннәрне «5»ле билгесенә генә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңышка килүен аңлату отышлырак була. Кече яшьтән үк баланы үзе кылган гамәле өчен җавап тотарга өйрәтү мөһим.
Укытучы. Ә хәзер рус халкының «Йомры икмәк» әкияте буенча фикерләшеп алырбыз. (Әкиятне сөйләү барышында презентация күрсәтелә.)
(1 нче слайд.) Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Ләкин аларның балалары булмаган. Беркөнне әби белән бабай йомры икмәк пешерергә булганнар.
– Моның өчен алар нәрсә эшләгәннәр? (Әрҗә төбен кырганнар, бура почмакларын себергәннәр. Шулай итеп, йомры икмәк барлыкка килгән.)
– Сезнең бу күренешкә карата фикерегез нинди? (Әйберләрне әрәм-шәрәм итмәү, һәрнәрсәнең кадерен белү.)
– Әйе, мин сезнең фикерләрегез белән тулысынча килешәм. Әле олыгайган көндә бар кешегә дә терәк кирәк.
(2 нче слайд.) Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.
– Сезнең бу гамәлгә карашыгыз ничек? (Тәрәзә төбенә ашамлык куймаска, куйган очракта өстенә ябарга, игътибарлы булырга кирәк.)
(3 нче слайд.) Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, тәгәрәп җиргә төшкән, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда, куянны, аюны, бүрене очраткан.
– Бу күренеш турында ниләр уйлыйсыз? (Балаларны безне әйләндереп алган тирәлек белән аралашырга өйрәтергә кирәк.)
(4 нче слайд.) Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршына хәйләкәр, ягымлы төлке килеп чыккан.
– Ә хәзер сездә нинди фикерләр туды? (Һәр кешегә дә ышанмаска кирәк.)
– Әйе, балагызны яхшы белән начарны аера, кешеләрнең төп ниятләрен аңлый белергә өйрәтергә кирәк.
(5 нче слайд.) Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук йотып та җибәргән.
– Әкиятнең ахыры сезне нәрсә турында уйларга мәҗбүр итте? (Артык беркатлы булмаска, уйлап эш итәргә.)
– Әйе, балаларны төрле хәлләрдән мөстәкыйль рәвештә чыгарга өйрәтергә, таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска тырышырга, авыр хәлдә калмас өчен игътибарлы булырга. Көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта куркып калмаска, үзеңне тыныч тотарга, конфликт тудырмаска, бу күңелсезлектән чыгу юлларын эзләргә кирәк. Шулай итеп, менә нинди «Тәрбия китабы» килеп чыкты.
Мультимедиа экранында түбәндәге кагыйдәләрдән торган слайд күрсәтелә:
Беренче кагыйдә. Олыгайган көндә һәр кешегә терәк кирәк. Сез балага тормыш бүләк иттегез. Тик аның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
Икенче кагыйдә. Балагыз һәрвакыт игътибар үзәгендә булсын.
Өченче кагыйдә. Балагызны кешеләрне таный белергә өйрәтегез.
Дүртенче кагыйдә. Баланы яхшы белән начарны аера, кешеләрнең төп ниятләрен аңлый белергә өйрәтегез.
Бишенче кагыйдә. Балага төрле кыен хәлләрдән мөстәкыйль чыгу юлларын күрсәтегез.
(Әлеге кагыйдәләр алдан әзерләнгән буклет рәвешендә әти-әниләргә таратыла.)
III. Йомгаклау өлеше.
Укытучы. Хөрмәтле әти-әниләр, безнең бүгенге очрашуыбыз тәмам. Киләсе очрашуда без «Әниләр бәхете нәрсәдә?» дигән сорауга бергәләп җавап табарга тырышырбыз. Кояшның җылысы көчлерәк булган саен, ул җирне ныграк җылыта, ана җылысы никадәр көчле булса, гаилә җылысы да шулай нык була. Гаиләләрегездәге җылылык беркайчан да кимемәсен, сау-сәламәт булыгыз, үз балаларыгызны бәхетле, тәүфыйклы, миһербанлы, гыйлемле, нык ихтыярлы, көчле рухлы шәхес итеп үзегез тәрбияләп үстерергә язсын.
Рушания ХӘЙРУЛЛИНА, Чистай районы Гаделша урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Комментарийлар