Логотип Магариф уку
Цитата:

Без – төрле, ләкин максатыбыз бер!

Кечкенәдән үк УКЫТУЧЫ булырга хыялландым...

Әле дә хәтеремдә: уенчыкларымны тезеп утыртып, аларга нидер аңлата, билгеләр куя идем.  Киләчәк һөнәремне сайлаганда да, ике уйлап тормыйча, УКЫТУЧЫ булам, дидем. Бу изге һөнәргә мине үземә төпле белем һәм ныклы тәрбия биргән остазларым гашыйк иттерде. Аларның безгә, укучыларына, булган җылы мөнәсәбәте, якты йөзе күңелемә кояшныкыдай якты нурлар сипте. Аларга һәрвакыт сокланып карый, үземне дә алар урынында күрә идем...

Ә гомер дигәнең тиз үтә икән... Бүген хәзер үзем яшь буынга белем һәм тәрбия бирәм... Һәр көне тарихка әйләнгән 28 еллык хезмәт юлымда күпме укучыга химия һәм биология фәне серләрен өйрәтә алдым икән мин?

Укытучының хезмәтен бернинди бизмәннәргә дә салып үлчәп булмый шул, кызганычка каршы... Аны күп вакыт бәяләп тә бетермәскә, хәтта тәнкыйть утына да салырга мөмкиннәр. Ләкин һөнәренә гомере буе тугры булган мөгаллимнәр бернигә дә карамый эшли дә эшли. Шартлар тудырылса да, тудырылмаса да, мөмкинлекләр булса да, булмаса да...

Шартлар һәм мөмкинлекләр турында сөйләгәндә, мин, әлбәттә, халкыбызның бөтен кыйммәтләре, бай тарихи мирасы, кабатланмас гореф-гадәтләре, кызыклы традиция-йолалары саклана торган авылларыбыз турында сөйлим. Әйе, мин – гади авыл укытучысы һәм мин моның белән горурланып бетә алмыйм. Ауропалашып бара торган шәһәрдә бу һөнәрнең рәхәтен татып бетереп була микән? Дөрес, анда тудырылган мөмкинлекләрне һәм авылдагы кул көче белән җиһазландырылган гади кабинетларны чагыштыра торган түгел. Сүз дә юк, авылларыбыз да заманадан артта калмаска тырыша, җөмһүриятебез җитәкчелеге дә ярдәменнән ташламый. Шулай да күп игътибар шәһәр мәктәпләренә, укытучыларына, укучыларына бирелә.

Ә авылныкылар нәрсәсе белән калыша соң? Бер дә калыша димәс идем!  Татар халкының күпме бөек уллары һәм кызлары авыл мәктәпләрендә тәрбияләнгән?! Әдәбиятмы, мәдәниятме, сәнгатьме, медицинамы я булмаса бөтенләй башка өлкәме – һәркайсының күгендә якты йолдыз булып гади авыл укытучысы тәрбияләгән шәхесләр балкый! Менә минем дә укучыларым – иң зур горурлыкларым! Авыл укытучысы диюгә, күпләрнең күз алдына артык купшыланып тормыйча, өйдәге хуҗалык эшләреннән арып талган, гади генә киенгән укытучы килеп баса. Ялгыш фикер, безнең тышкы кыяфәтебез генә түгел, күңелебез гади. Һәм шул гадилекне без укучыларыбызга да сеңдерәбез. Ә гади булу ул надан булу, дигән сүз түгел. Кешенең тышы ялтырап, эче калтырап торудан ни файда? Күңелнең саф, чиста булуы, белемнең ныклы, төпле булуы мөһим. Ә безнең укучылар бер дә зур шәһәрләрнең текә мәктәпләрендә укый торган укучыларыннан ким түгел. Моны инде мәгариф системасының тамырына ук үтеп кергән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре дә дәлилләп тора. Авыл мәктәбендә фәннәрне ана телебездә үзләштерсәләр дә, алар үзләренең күпкырлы, сәләтле, иң мөһиме, нык белемле булуларын дәлилли. Сүз дә юк, авыл мәктәпләрендә дә заманча җиһазландырылган махсус кабинетлар булса, төрле-төрле түгәрәкләр эшләсә, кызыклы мастер-класслар, очрашулар үткәрелсә, укучыларыбыз тагын да зур үрләр яулый алыр иде.

Менә мин, гади авыл укытучысы, үзем укыта торган фәннәрдә авыр темаларны туган ягыбыз табигате, тереклек дөньясы белән бәйләп аңлатам. Гади генә тоелса да, аның асылына укучыларга табигатькә, туган якка, аның кешеләренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куям.

Без кайсы гына фәнне укытсак та, кайда гына эшләсәк тә, авыл мәктәбендәме, текә шәһәр гимназия-лицеендамы, максатыбыз бер: яшь буынны белемле, кешелекле, әхлаклы итеп тәрбияләү. Һәм мин шул максатны көн саен язмышымны багышлаган мәктәбемдә тормышка ашырам. Авыл УКЫТУЧЫсын бернинди проблемалар да куркыта, сайлаган һөнәренә карата шик уята алмас! Монысы анык билгеле!

Нурия Рәшит кызы ЗАҺРИЕВА,
Кама Тамагы татар урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ