Логотип Магариф уку
Цитата:

Формулалар. Зурлыклар арасындагы бәйләнешләр: тизлек, вакыт, ераклык

5 нче сыйныфта математика дәресе.

Формулалар. Зурлыклар арасындагы бәйләнешләр: тизлек, вакыт, ераклык
(5 нче сыйныфта математика дәресе)
Даимә ЗӘБИРОВА,
Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең
I квалификация категорияле математика укытучысы
Максат: формулалар төзергә һәм аларны мәсьәләләр чишкәндә кулланырга, тизлек, вакыт һәм ераклык арасындагы бәйләнешне күрергә өйрәтү; математик фикер йөртүне, оператив хәтерне, игътибарлылыкны, күреп танып белүне үстерү; эш вакытында үз-үзләрен тотуны тәрбияләү. 
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
Төп төшенчәләр: формула, тизлек, вакыт, ераклык; аларны үлчәү берәмлекләре.
Җиһазлау: дәреслек (Вилен-
кин Н.Я., Жохов В.И., Чесноков А.С.,
Шварцбурд С.И. Математика. 5 сыйныф. – М.: Мнемозина, 2015), дәрес-
кә презентация, экран, мультимедиа проекторы, ноутбук, интерактив такта, карточкалар, озынлык үлчәү җайланмасы.
Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары УУГ
 
Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Оештыру Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә кертеп җибәрү.
(1 мин)
Регулятив: дәрестә үз эшчәнлеген оештыра белү.
 
– Исәнмесез, укучылар! Дәресне башлыйбыз.
Дәреснең девизы:
Бирелеп тыңлыйбыз.
Яхшылап уйлыйбыз
Тырышып эшлибез.
Барын да аңлыйбыз.”
Дәреслек һәм дәфтәрләрне әзерләп куябыз. (1 нче слайд )
Укучылар үз эш урыннарын әзерлиләр, дәрескә әзерлекләрен тикшерәләр.
II. Уку эшчәнлегенә мотивлаш-тыру
Максат: укучыларда уку эшчәнлегенә кереп китү теләге уяту. (2 мин.)
Шәхси: дәрескә уңай мөнәсәбәт тудыру.
Коммуникатив:
уйларны телдән әйтә белү, фикерләрне нигезләү.
Логик: дәрестә мәсьәлә  чишәр өчен кирәк булган фикерләү сәләтен уятып җибәрү.
Логик мәсьәләләр
1. Турист теплоход белән Зөя утрау-шәһәренә 1 сәгать тә 20 минутта бара. Әмма кире кайт-
канда, 80 минут кайта. Ни өчен алай?
2. Мәктәп автобусы Биектауга барырга чыга һәм үзеннән алдарак чыгып киткән өч йөк машинасын узып китә. Биектауга ничә транспорт чарасы бара?
3. Җиңел машина, Олы Кавалдан Казанга барганда, 32 км юл уза. Аның дүрт көпчәгенең һәркайсы ничә километр юл уза?
(2 нче слайд)
Телдән исәпләп җавап бирәләр.
 
 
 
 
 
III. Белемнәрне актуальләштерү (3 мин)
 
 
 
 
 
 
 
 
Танып-белү: тема белән бәйле төшенчәләрне ачыклау, мәгълүмат белән эшләү, нәтиҗә ясау, сайлау.
Коммуникатив: уй-фикерне әйтә белү, әңгәмә алып бара белү.
Регулятив: эш тәртибен төзү.
– Әйдәгез, укучылар, телдән генә исәпләп, «Гамәлләрнең җавап-
ларын үсә бару тәртибендә языгыз». Җаваплар каршындагы хәрефләрне язгач нинди сүз килеп чыкты?
 
– Ә нәрсә соң ул зурлык?
 
 
– Күз алдына китерегез, сезгә Биектауга барырга кирәк, ди. Сез нәрсә белән барыр идегез, велосипед беләнме, әллә җиңел машина беләнме?
– Ни өчен?
 
 
– Димәк, без нәрсәләрне чагыштырабыз?
– Тизлекләрне чагыштырып булгач, нинди нәтиҗәгә киләбез?
 
 
 
 
 
– Зурлык.
(3 нче слайд)
–       Үлчәп һәм чагыштырып була торган әйбер.
 
 
–       Әлбәттә, җиңел машина белән.
– Чөнки ул тизрәк йөри, зур тизлектә йөри.
– Хәрәкәт тизлеген.
–Тизлек – ул зурлык.
(4–5 нче слайдлар)
IV. Проблема тудыру
(5 мин.)
Танып белү: билгеле шартлардан чыгып биремне чишүнең иң уңайлы юлын файдалану.
Шәхси:
авырлыкны ачыклау; үзенчәлеген  табу.
Коммуникатив: башкаларны тыңлый белү һәм әңгәмәгә кушылу, үз фикереңне әйтү.
 
– Әйдәгез әле, миңа мәсьәлә чишәргә булышыгыз: «Тачки» мультфильмындагы Молния Маккуин һәм Саллиның кайсысы тизрәк чабуын тикшереп карарга уйлыйлар. Молния Маккуин 60 м ны 4 секундта, ә Салли 45 м ны 3 секундта үткән. (6 нчы слайд) Һәркайсы үзен җиңүче дип санаган, Салли азрак вакытта килдем дигән, ә Молния Маккуин аның белән килешмәгән, чөнки ул күбрәк юл узган.
– Сез ничек уйлыйсыз, укучылар, кайсы хаклы?
 
– Безнең алда нинди кыен хәл туды?
 
 
– 4 секунд һәм 3 секунд тизлекне күрсәтәме?
– Ә 60 м яки 45 м тизлекне күрсәтәме?
Вакыт та, ераклык та тизлекне билгеләми, ләкин тизлек алардан бәйле, шулай бит?
– Димәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
 
– Димәк, тизлек, вакыт, ераклык төшенчәләре үзара тыгыз бәйләнгән.
– Ераклык (юл) һәм вакыт билгеле булганда, тизлекне ничек табарга?
– Ераклык (юл) һәм вакыт билгеле булганда, тизлекне ничек табу өчен ераклыкны (юлны) вакытка бүләргә кирәк (км/сәг, км/мин, м/с).
(8 – 9 нчы слайдлар)
– Бәхәсле мәсьәләне чишеп бетерәбез.
Гамәли эш. Сыйныф бүлмәсенең билгеләнгән бер урыныннан икенче урынына атлап барган укучының тизлеген исәпләү.
(10 нчы слайд)
– Ераклык (юл) һәм тизлек билгеле булганда, вакытны табу өчен нишләргә? (11 нче слайд)
– Дөрес әйтәсез: ераклык (юл) һәм тизлек билгеле булганда, вакытны табу өчен ераклыкны (юлны) тизлеккә бүләргә кирәк. (тәүл, сәг, мин, с).
– Тизлек һәм вакыт билгеле булганда, ераклыкны(юлны) ничек табарга? (12 нче слайд)
– Әйе, тизлек һәм вакыт билгеле булганда, ераклыкны (юлны) табу өчен, тизлекне вакытка тапкырларга кирәк (км, м, дм, см). (13 – 15 нче слайдлар)
s – юл, пространство, вакыт аралыгы (инглизчә spacetime interval)
v – тизлек (латинча vēlōcitās)
t – вакыт (латинча tempus)
– Нинди дә булса кагыйдәнең хәрефләр белән язылышы формула дип атала.
s = v t – юл формуласы.
(16 нчы слайд)
Дәреснең темасы: «Формулалар. Зурлыклар арасындагы бәйләнешләр: тизлек, вакыт, ераклык».
Дәреснең максаты: формулалар төзергә, аларны мәсьәләләр чишкәндә кулланырга, тизлек, вакыт һәм ераклык арасындагы бәйләнешне күрергә өйрәнү.
(17 нче слайд)
– Дәфтәргә язып куябыз:
ераклык (юл) – s (км, м, дм, см).
S = v t – юл формуласы.
Вакыт – t (тәүл, сәг, мин, с).
t = s : v – вакыт формуласы.
Тизлек – v (км/сәг, км/мин, м/с).
V= s : t – тизлек формуласы.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Укучылар үз фикерләрен әйтә.
 
– Үткән юллары да, вакытлары да төрле.
 
– Юк. Вакытны күрсәтә.
– Юк. Ераклыкны күрсәтә.
 
 
 
– Хәрәкәт тизлеген табарга кирәк.
 
 
 
 
 
Тизлек = ерак-
лык: вакыт
(7 нче слайд)
 
 
 
 
– Вакыт һәм ераклык төрлелегендә
 
 
 
Вакыт = ерак-
лык: тизлек
 
 
 
 
 
 
Ераклык = тизлек • вакыт
 
 
 
 
 
Укучыларның җаваплары.
 
 
V. Авырлыкның урынын һәм сәбәпләрен ачыклау, аннан чыгу юлларын төзү
(5 мин.)
Регулятив: алга куйган максатка ирешү өчен үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып-белү: мәсьәләгә куйган сорауларга җавап таба белү; уку әсбабын кулланып,  биремне эшләүдә кирәкле мәгълүматны таба белү.
Коммуникатив:
– мәсьәлә чишкәндә туган әңгәмәдә катнаша белү ;
төрле фикер һәм нәтиҗәне исәпкә алып, үз алымыңны нигезли белү;
– бердәм эш алып барганда, уртак фикергә килеп килешә белү;
– бер-береңне контрольдә тоту һәм кирәк урында ярдәмләшә белү.
Мәсьәлә. Юлның җәяүлеләр чыга торган урынының киңлеге 15 м. Светофорның яшел уты 20 секунд кына янып тора. Светофорның кызыл уты янганчы, исән-имин чыгып җитәр өчен, җәяүле нинди тизлек белән хәрәкәт итәргә тиеш? (18 нче слайд)  Укучылар дәфтәргә язалар.
Бирелгән:
s=15м
t=20 с
Табарга: v=?
Чишү:
S=v*t,  v=S:t
15 м=1500 см
1500 = v ∙ 20
v= 1500 :20 =75 (см/с)
Җавап: 75 см/с тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк.
(19 нчы слайд)
Ял минуты  (1мин) Шәхси: үз сәламәтлегеңне кайгырта белү – Ишкәк ишә ишкәкче
Иделләргә җитмәкче.
Ишкәк ишеп, суда йөзеп,
Диңгезләрне гизмәкче.
Елмая кояш күктә.
Су өсте җем-җем итә.
Ишкәк ишү, суда йөзү
Беләкне көчле итә. (20 нче слайд)
Укучылар укытучы артыннан хәрәкәтләрне кабатлыйлар.
VI. Беренчел ныгыту
(3 мин.)
Регулятив: тиешле белемнең үзләштерелүен аңлау.
Танып – белү: куелган сорауга җавап таба белү. 
Коммуникатив:
чишелешне эзләгәндә әңгәмә кора белү;
бердәм эшләп уртак фикергә килү һәм чишелешне  табу.
Дәреслек белән эшләү. Өч укучы  –тактада, калганнар дәфтәрдә эшли. Өч рәткә өч бирем: № 674 (б), №675 (б), №676 (а). (21 нче слайд) Укучылар комментарий белән эшлиләр,
эш тәртибен һәм кагыйдәләрне әйтәләр.
 
 
VII. Белемнәрне мөстәкыйль куллану
(3 мин)
 
Регулятив: эш тәртибен планлаштыру; эш вакытында килеп чыккан хаталарны төзәтә белү; контроль, бәяләү.
Танып белү: яңа белем һәм күнекмәләрне таба белү: ярдәмлекләр, тормыш тәҗрибәсен һәм дәрестә алган белемне кулланып, сорауга җавап табу.
Коммуникатив: фикерләрне язып куя белү.
Билгесез зурлыкны исәплә һәм парын тап! (22 нче слайд)
– Хәзер мөстәкыйль рәвештә парлап эшләп алабыз. Иптәшләрегезнең җавапларын игътибар белән тыңлап, үз фикерегезне әйтерсез, эшләрегезне күрше парта укучылары бәяләр.
1 нче төркемгә бирем. Ташбака уртача 5м/мин тизлек белән хәрәкәт итә. 3 минутта ул  күпме ераклык үтәр? (23 нче слайд)
2 нче төркемгә бирем. Турист
5 км/сәг тизлек белән барса
30 км ны ул күпме вакытта үтәр?
(24 нче слайд)
3 нче төркемгә бирем. Алия
30 м араны 6 с та үтә. Ул нинди тизлек белән йөгергән? (25 нче слайд)
– Рәсемнәрне тизлекләре белән  тоташтыр. (26 нчы слайд)
Укучылар парлап эшлиләр.
Бер-берсенең хаталарын төзәтәләр. Эшләрен бәялиләр.
VIII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия
(2 мин)
Коммуникатив: тел нормалары ярдәмендә фикерне әйтү.
Шәхси: үз-үзеңне бәяләү.
Регулятив:
үз-үзеңнең һәм иптәшләреңнең эшен дөрес бәяләү.
– Укучылар, ничек уйлыйсыз, без дәрестә куйган максатка ирештекме?
Бүгенге дәрестә
– миңа ошады …
– миңа җиңел булды ...
– миңа авыр булды …
– миңа яңа ачыш булды …
– мин үземне мактый алам, чөнки ...
– мин сыйныфташларымны мактый алам, чөнки ... (27 нче слайд)
Балалар үзләренең дәрескә булган мөнәсәбәтләрен әйтәләр,
үзләренең һәм иптәшләренең дәрестәге эшчәнлеген бәялиләр.
IX. Өй эше Регулятив:
максатыңа нигезләнеп тыңлый белү
1.Дәреслекнең 107 нче битендәге701 нче күнегүне эшләргә.
2. Үзегезнең тормыштан хәрәкәткә бер мәсьәлә уйлап язып килергә.
 (31 нче слайд)
Өй эшен көндәлеккә язып куялар.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ