Фразеологик әйтелмәләр
(5 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Гөлшат ЗӘЙНУЛЛИНА,
Әлки районы Әхмәт төп гомуми белем мәктәбенең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат һәм бурычлар:
- Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә булдыру, сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү.
- Фразеологик әйтелмәләрне тану, мәгънәсен ачыклый, сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәсен формалаштыру.
- Телебезнең байлыгын өйрәнүгә карата кызыксыну уяту.
Универсаль уку гамәлләре:
Предмет нәтиҗәләре: фразеологик әйтелмәләрне таный, үзенчәлекләрен билгели белү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Регулятив УУГ: карар кабул итү һәм нәтиҗәсе өчен җаваплылык алу, үз белемнәреңне бәяләү.
Танып белү УУГ: объектларның (күренешләрнең) әһәмиятле билгеләрен ачыклый һәм сыйфатлый белү.
Коммуникатив УУГ: эшчәнлекне килешеп алып бару, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; үз фикерләреңне диалогның башка катнашучылары фикерләре белән чагыштыра, карашларның аермасын һәм охшашлыгын таба белү, аваз ияртемнәрен сөйләмдә куллана белү.
Шәхси нәтиҗәләр: туган телгә карата ихтирам тәрбияләү, сөйләм әдәбе формалаштыру, алган белемнәреңнең куллану даирәсен билгеләү.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, биремнәр язылган битләр.
Дәрес барышы
- Оештыру һәм мотивлаштыру этабы
– Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәрескә әзерме сез? Кәефләрегез ничек? Сезгә бер соравым бар: сез хат язарга һәм укырга яратасызмы? (Җаваплар тыңлана.)
– Карагыз әле, минем телефонга бер хәбәр килде. Күпме генә баш ватсам да, мин аны укый алмадым. Бәлки, сез миңа булышырсыз?
–Ярар, борчылмагыз. Дәрес ахырына кадәр без анда нәрсә язылганын ачыкларбыз әле. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
- Актуальләштерү этабы
– Укучылар, менә бу рәсемгә игътибар итегез әле.

– Бу очракта «көймәм комга терәлде» дип әйтәләр. Бу сүзләр нәрсәне аңлата соң? Ни өчен нәкъ шулай әйтәләр ?
(Җөмләләрне чагыштыру.)
Үзбәя. Укучылар, критерийлардан чыгып, үзләренең эшчәнлеген бәялиләр.
| «5» – нәтиҗә ясый белдем, фикеремне исбатлый алдым. |
| «4» – нәтиҗәне укытучы һәм иптәшләрем аңлатмасы ярдәмендә ясадым, җавапны дәлилләдем. |
| «3» – сорауга җавапны укытучы һәм иптәшләрем аңлатмасы ярдәмендә бирдем, җавапны дәлилли алмадым. |
(Укучыларны 3 әр кеше итеп 3 төркемгә бүлү.)
- Яңа белемнәрне ачыклау
Һәр төркемгә аерым эш бирелә. Мисаллар нигезендә фразеологизмнарны тикшерергә, төп үзлекләрен билгеләргә.
1 нче төркем өчен бирем.

Укучылар ясарга тиешле нәтиҗә: аерып бирелгән әйтелмәләр ике яки берничә сүздән тора.
2 нче төркем өчен бирем.

Укучылар ясарга тиешле нәтиҗә: аерып бирелгән әйтелмәләр бер күчерелмә мәгънәне аңлата.
3 нче төркем өчен бирем.

Укучылар ясарга тиешле нәтиҗә: аерып бирелгән әйтелмәләр аерым кисәкләргә таркалмый.
Үзбәя.
- Белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен беренчел тикшерү
Фразеологизмнарның моделен төзү.

Үзбәя
- Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре
1 нче эш төре. Җөмләдә төшеп калган фразеологизмнарны куярга. (Җөмләләр алдан язылган, фразеологик әйтелмәләр аерым тасмаларда бирелгән, аларны тиешле урынга ябыштырырга кирәк.)

– Укылган җөмләләрдән чыгып, нәтиҗә ясыйк әле: фразеологик әйтелмәләр сөйләмебездә нигә кирәк? (Җаваплар тыңлана.)
Үзбәя
Физминут. Ике кул белән берьюлы эт һәм мәче рәсемнәре ясарга (нейрогимнастика).
2 нче эш төре. Рус телендәге фразеологизмнар белән парларын табарга. (Укучыларга татарча бер, русча бер фразеологик әйтелмә бирелә. Беренче укучы татарча фразеологик әйтелмәне укый, калганнар үзләрендә шуның русча эквивалентын эзли. Русча эквивалентны тапкан укучы уенны дәвам итә.)

– Укучылар, нинди нәтиҗәгә киләбез инде: башка телгә фразеологик әйтелмәләр ничек тәрҗемә ителә? (Җаваплар тыңлана.)
Үзбәя.
- Рефлексия.
– Укучылар, әйдәгез, дәрес башында миңа килгән хатка әйләнеп кайтыйк, укып карыйк әле аны хәзер.

– Күз буяу, эт белән мәче кебек, чебеннән фил ясау, ай күрде, кояш алды, борын күтәрү, авызы колагына җиткән, куян йөрәк, уттан курыккандай, күз ачып йомганчы, борын салындыру, ике тамчы су кебек, акылдан язу, баш вату, аяз көнне яшен суккандай, авызга су кабу, акыл сату.
– Укучылар, без бүген сөйләмнең нинди берәмлеге белән таныштык?
– Нинди юллар белән яңа белемнәрне ачтык?
– Ниләр исегездә калды?
– Фразеологик әйтелмәләрне белү ни өчен кирәк?
– Сезгә ниләр кыен булды?
Дәрес өчен билгеләр кую.
- Өй эше бирү
- QR – код белән бирелгән фразеологизмнар белән җөмлә төзергә.
- 89274....29 номерына фразеологизмнарның рәсемнәрен ясап җибәрергә.
Фразеологик әйтелмәләр
(5 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Гөлшат ЗӘЙНУЛЛИНА,
Әлки районы Әхмәт төп гомуми белем мәктәбенең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат һәм бурычлар:
- Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә булдыру, сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү.
- Фразеологик әйтелмәләрне тану, мәгънәсен ачыклый, сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәсен формалаштыру.
- Телебезнең байлыгын өйрәнүгә карата кызыксыну уяту.
Универсаль уку гамәлләре:
Предмет нәтиҗәләре: фразеологик әйтелмәләрне таный, үзенчәлекләрен билгели белү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Регулятив УУГ: карар кабул итү һәм нәтиңәсе өчен җаваплылык алу, үз белемнәреңне бәяләү.

Комментарийлар