Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләрендә «Гагарин атналыгы»: укучылар космос турында квизда катнашты

Татарстанда «Гагарин атналыгы» кысаларында Россиянең «Белем» җәмгыяте оештырган тематик квиз узды. Анда 1,5 меңгә мәктәп катнашты.

Квиз сораулары беренче космик очышларга әзерлек тарихына багышланды. Укучылар ни өчен тәҗрибәләр өчен нәкъ менә этләр сайлануын, аларның авырлыгы булмаган  һәм чамадан артык йөкләнешләрне ничек кичерүен искә төшерде. Шулай ук космосны өйрәнүдә мәчеләр, ташбакалар, тритоннар һәм башка хайваннарның да катнашуын белделәр.

Катнашучылар беренче булып космоска очкан этнең Лайка булуын (1957 ел, 3 ноябрь) искә алды. Ә Белка белән Стрелканың исән-сау Җиргә әйләнеп кайтуы тере организмның орбитадан кире кайта алуын күрсәткән.

Бу көннәрдә «Белем» җәмгыяте лекторлары мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында очрашулар үткәрә. Алар укучыларга Россиянең космик тармагы, аның казанышлары һәм технологияләре турында сөйли. Космонавтлар белән очрашулар да планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ