Тагын атлыйм таныш сукмаклардан
Таныш сукмаклардан мәктәбемә таба атлыйм.
Әкияттәге серле йомгак булып
Тәгәрәде тормыш юлларым.
Язмыш сынаулары иркендәме
Мәктәбемә килеп тукталдым.
Тагын атлыйм таныш сукмаклардан
Каршы ала зифа каеннар,
Укучылар белән күрешкәч тә
Бетә кебек барлык сагышлар. (Муса Җәлил)
Таныш сукмаклардан мәктәбемә таба атлыйм. Әле дәресләр башланырга иртәрәк булганга ашыкмый гына, үз уйларыма бирелеп барам. Ара-тирә укучылар узып китә. Барысы да мөлаем елмаеп, матур итеп исәнләшеп узалар. Шуграк малайлар бер-берсе белән шаярышып-уйнап атлыйлар. Хәтта бер генә дәрес укытмасаң да, ни өчендер алар да күңелгә якын, кадерле. Ничә еллар буе бер сукмактан атлап, бер мәктәп һавасын сулап якынаеп бетәсең шул. Чын укытучы мәктәптә укучы һәрбер укучыны үз баласыдай якын күрәдер инде ул.
Ерактан мәктәбем күренде. И мәктәп! Никадәр якын бит син миңа! Әле укырга кергәнче үк әниемә ияреп бирегә килә идем. Беренче сыйныфка укырга кергән көнемне ничек зарыгып көтеп алуымны үзем генә беләм. Ә мәктәптә укыган еллар тормышымның иң матур мизгелләренең берсе булган икән. Еллар үтсә дә сыйныфташларымны, мәктәп елларын бик сагынам. Һәр мизгеле бүгенгедәй күз алдымда тора.
Язмышымдыр...Һөнәр сайлаганда
Урау булды тормыш юлларым.
“Юрист” булам, диеп хыялланып
КДУга таба юл алдым.
Укып чыгып, юрист исеме алып
Шул хезмәткә кереп киттем мин.
Күңелемә нидер җитми,
Мәктәп икән, КФУга кире киттем мин.
Балаларга, мәктәпкә булган мәхәббәтем мине бирегә эшкә дә китерде. Менә 13 ел үзем балалар укытам. Һәр көн иртән беренче дәрескә кергәч, укучыларымның күзләренә карыйм. Һәрберсенең күз карашыннан үк күңелендә ниләр барлыгын аңларга тырышам. Үземнекеләр! Мин аларга яратып шулай эндәшәм. Ничәсендә ничә төрле холык булса да, һәрберсенең үзенә генә хас күркәм сыйфаты бар. Әнә шул сыйфатны ача белү – укытучының төп бурычларының берседер инде ул.
Әлбәттә, хәзерге укучылар моннан дистә ел элек укыганнардан нык аерыла. Заман үзгәрешләре, яңа технологияләр укытучыдан да дөньядан артта калмауны таләп итә. Бишектән үк компьютерны белеп үскән балалар белән үз телләрендә аралашсаң гына алар күңеленә юл сала аласың. Шул ук вакытта укытучы үз дәрәҗәсен белергә, укучыларында үзенә карата хөрмәт тә уятырга тиеш. Менә шул бер-берсенә капма-каршы ике гамәлне дөрес куллана белгәндә генә балалар белән уртак тел табып була.
Бүгенге көн укытучысының төп бурычы – заман белән бергә атлау, һәрдаим үз өстендә эшләп белемен арттыру, укучыларда белем алуга кызыксыну уяту. Соңгысына аерым тукталасым килә. Мәктәптән тыш кызыксынулары күп булган, көннән-көн виртуаль дөньяга ныграк чумган балаларда китапка мәхәббәт уяту бик зур тырышлык сорый. Мәктәп, белем алу укучылар өчен һәрвакыт беренче урында булырга тиеш. Ә моңа кем ничек ирешә, һәрбер укытучының үзе генә белгән серләре бар.
Мин исә укучыларым белән чын гаиләдәге кебек мөнәсәбәт урнаштырырга тырышам. Чөнки бары тик бер гаилә әгъзалары гына бер-берсе белән эчкерсез, дус була, бер-берсенә булыша, ярдәмгә ашыга. Миңа күңел серләрен сөйләр өчен өйләреннән мәктәпкә ашкынып киләләр икән, моның ни начарлыгы бар? Үзем дә алар белән дәрестән тыш та күбрәк аралашырга тырышам. Бергәләп табигатькә чыгулар, мәктәптән тыш та төрле чаралар үткәрүләр безне тагын да якынрак итә.
...Әнә шундый уйлар белән мәктәп ишеге төбенә килеп җитүемне сизми дә калганмын. Әнә сыйныф тәрәзәсеннән миннән дә алданрак килгән укучыларым кулларын болгап мине сәламли.
Рәйхана Наил кызы КАДЫЙРОВА, Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Комментарийлар
0
0
Рәйхана Наилевнаны мин бик яхшы беләм. Дөрестән дә ул — чын мөгаллимә. Үзе белемле, эшчән. Эшенә бик җаваплы карый. Ул һәр дәресен җиренә җиткереп үткәрә, һәр үткәргән чарасы мавыктыргыч, тәрбияви, файдалы уза. Чыннан да ул бөтен җанын биреп эшли. Аңа уңышлар телим! Автор: Фирдәвес
0
0
0
0
Тормышта да чын укытучы, тәрбияче ул Рәйхана. Көн саен үрләр артыннан үрләр яулый. Мин чын күңелемнән аның һәр уңышына сөенәм. Балалары да аның өчен үлеп тора. Шулай дәвам ит, хезмәттәшем! Автор: Илсөяр Шаһиева
0
0
0
0
Якташлар,яшьтәшләр булмасак та, Рәйхананы мин шактыйдан беләм. Анын белән педколледжда укыганда танышып, бик дуслашып киттек, шуннан бирле дуслыгыбыз дәвам итә. Белеме буенча ул юрист иде, ләкин тормыш сукмаклары аны мәктәп бусагасына алып килде һәм ул шунда үз юлын тапты. Хәзер ул чын педагог, тырыш хезмэткәр, яраткан Әни, аерылмас дус!Гомумән, ул бу дөньяга укытучы булып туган! Алдагы тормышы да шулай үтсен, гаилә бәхете,саулык телим! Автор: Гульфия
0
0
0
0
Рәйхана Наилевнаны бик яхшы беләм һәм хөрмәт итәм. Мин аның әнисе Роза ханымның укучысы. Минем башлангыч сыйныф мөгаллимем, Роза апа иң сабыр, иң талэпчэн, иң ягымлы укытучы иде. Менә шул кечкенә чагымнан бирле мин, аның янына класска еш кына кереп йөри торган, Рәйхана апага соклана идем. Ул һәрчак иң алдынгы укучыларның берсе булды. Күп яшьтәшләрем аңа охшарга тырышалар иде. Ул вакытта "октябрятлар" чоры булганга, һәркем йолдызчык тагып йөрергә тиеш иде, тик нәни укучылар еш кына значокларын онытып өйдә калдыра иделәр, менә шундый вакытларда Рәйхана апа тиз генә күреп алып, безне өйгә җибәрмәсеннәр өчен, үзенең "запасной" значокларын тарата иде. Менә шундый ярдәмнәре өчен дә, без ул вакытта олы сыйныф укучысы булган, Рәйхана апаны хөрмәт итә идек. Хәзер ул үзе мөгаллим. Аңа балаларны ярату, иң әйбәт тәрбия бирү сәләте ана сөте белән кергән. Минем Рәйхана Наилевнаның бик яхшы мөгаллимә генә түгел, ә балаларына иң якын дус та булуына иманам камил. Аңа зур уңышлар телим! Автор: Чулпан
0
0