Логотип Магариф уку
Цитата:

Әниләр һәм бәбиләр

Татар сәнгатендә аларның һәрберсе үз йөзен тапкан: барысының да үз тамашачысы, үз репертуары бар. Тик моннан дүрт еллап элек «Бәби көтәбез әле» җыры аларны берләштерә дә куя. Бүген Лилия Муллагалиева,...

Татар сәнгатендә аларның һәрберсе үз йөзен тапкан: барысының да үз тамашачысы, үз репертуары бар. Тик моннан дүрт еллап элек «Бәби көтәбез әле» җыры аларны берләштерә дә куя. Бүген Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова һәм Айгөл Шәйхетдинованың 21 районында концертлар оештырып йөргән мәлләре. Булачак әниләрнең бергә клипта төшүеннән башланып киткән «Әниләр һәм бәбиләр» проекты, быелдан социаль чара статусын алып, Татарстандагы бөтен гаиләләрне, яшь егет-кызларны берләштерә торган бер хәрәкәткә әйләнеп килә.
 
Алар белән очрашып сөйләшү – үзе бер могҗиза. Вакытлары сәгатьләп түгел, минутлап бүленгән чакка туры килдек.
Гүзәл: Сәхнәдәшләр буларак, үзара таныш идек инде. Һәрберебезнең авырлы икәнен белгәч, тагын да якынаеп киттек. Лилия шушы хәлдә клип төшерәсе иде дип тәкъдим ясады. Бик шатланып ризалаштык. Башта авырлы чакларыбызны төшердек, бәбиләгәч, тагын бер кат очрашырбыз дип уйлаштык.  Замирәнең «Тамада-шоу» оештырып йөргән чаклары бу. Ул безне – йөрәк астында 8–9 айлык балаларын йөрткән яшь хатыннарны – шул тапшыруга чакырды. Бергәләп башкарган бишек җырын тамашачылар бик җылы кабул итте.
Айгөл: Лилиянең: «Безгә кушыл, әйдә» дигән тәкъдименә каршы килеп буламы соң? Бик теләп катнаштык бу эштә. Ешрак аралаша башладык. Ә  Замирә беркөнне: «Кызлар, мин китәм бугай» дип, барыбызны да кертеп, «WhatsApp»та группа булдырды. Шул рәвешле Интернет аша бер-беребезгә бәби табарга булыштык.
Гүзәл: Кичерешләр белән бүлешә, киңәшләшә, фотолар уртаклаша башладык. Дуслыгыбыз тагын да ныгыды. Соңрак кызларны Пирамидада узган концертыма чакыр-дым. Үз баламны тирбәтә-тирбәтә бишек җырын башкарганда, кызлар 4–5 айлык балаларын йә күтәреп, йә коляска белән биеде. Бу тамашаны күзәтүчеләр нәниләрне башта курчак дип уйлаган икән. Соңгы куплетны башкарганда һәрберебез баласын кулына алгач, «курчак»ларның тыпырчынганын күреп, дәррәү кул чаптылар.
Лилия: Кызлар белән очрашкан саен, үзара якыная баруыбызны тоя идем. Без генә түгел, балалар, ирләребез дуслашты. Иҗат кешесе үз тормышы белән яшәргә күнеккән, ә без, бер-беребезне кайгыртып, ярдәмләшеп, кунакка йөрешеп, туганлашып беттек. Шунда иҗади дуслыгыбыз бер-ике җыр белән генә тәмамланырга тиеш түгел, «Әниләр һәм бәбиләр» проектын күбрәк кеше игътибарына тәкъдим итәргә кирәк дигән фикер туды. Шөкер, кызлар бу идеяне күтәреп алды.
Элегрәк, артист дигәндә, күз алдына гомере буе ялгыз, баласыз, йорт-җирен кайгыртмый торган, сәхнә тормышы белән генә яшәүче кеше килеп баса иде. Хәзер бит, Аллаһка шөкер, кайсы иҗат өлкәсенә тукталсак та: театрмы ул, җыр сәнгатеме, биюме – бөтен җирдә ир-хатын-балаларны берләштереп эшләү күзәтелә. Безнең максат та, иң беренче чиратта, иҗат гаиләләрен бергә җыю иде. Узган ел август аенда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым тарафыннан республиканың иң лаеклы гаиләләрен кабул итүдә катнашканнан соң, район- шәһәрләрдә яшәп-эшләүче, киләчәгебезне тәэмин итүче гаиләләрне дә тарту идеясе туды.
Һәр эшнең оештыручысы, русча әйткәндә, худругы булырга тиеш. Әңгәмәбезгә быелдан проект хәрәкәтенә кереп киткән Гөлнара ханым Хафизова кушылды. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: алар тормыш иптәше Татарстанның атказанган артисты Фердинанд әфәнде белән көмеш туйларын билгеләргә җыеналар. Зөһрә исемле кыз үстергәннәр.
– Гаилә темасы минем өчен чит түгел. 17 ел буе ЗАГС системасында эшләдем, –  диде ул. – Бүгенге көндә гаилә төзү, демографияне күтәрү ил дәрәҗәсендә мөһим мәсьәлә булып тора. Шөкер, безнең проектны күреп алып, үз канаты астына алган дәүләт оешмалары ярдәмен һәрдаим тоябыз. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе, Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» республика агентлыгы белән бергә эшлибез. ЗАГС идарәсе башлыгы булу белән беррәттән, Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина – узган елдан эшләп килә торган «Ныклы гаилә» федераль проектының кураторы да. Шуңа күрә быелдан тамашачы белән очрашуларыбызны гади концерт рәвешендә генә алып бармыйча, кунакка барган районнан берничә күп балалы гаиләне дә катнаштыру күздә тотыла. Киләчәктә исә, ел дәвамында бәйге оештырып, җәй айларында Гаилә фестивале үткәрергә планлаштырабыз. Күп балалы гаиләләр белән беррәттән, аңа яшь гаиләләрне, кияүгә чыкмаган кызларны, өйләнмәгән егетләрне дә җәлеп итү ниятебез бар. Бүгенге көндә утызда да гаилә кормаучылар күп бит. Шушы проект аша гаилә төзүдән, бала табудан куркып торырга кирәк түгел дип әйтәсебез килә. Тормыш кайчан авыр булмаган соң? Ачлык чорындамы йә сугыш елларындамы? Башта карьера төзибез, тормышта муллык булдырабыз, иртәгә күз күрер дип уйлый яшьләр. Тик карьера бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Дөньядагы иң мөһим әйберләр ул – сәламәтлек һәм ныклы гаилә. Эштән өйгә ашыгып кайтканыңны көтеп торучылар барлыгын белү  җанга рәхәт.
 
Бәбиләр
«Үзем әни булгач кына, һәр сүзнең балаларга барып тоташуын аңлый башладым», – ди бер хезмәттәшем. Бүгенге геройларыбыз да шуны искәртә.
 Замирә: Кеше башта сулыш алыйм әле, аннан соң башкасын карармын дип тормый бит – әни булгач та шулай. Үз вазифаларыңны автомат рәвештә эшлисең. «Тукта әле, әни булып алыйм әле» диеп кенә ул рольгә күчеп булмый. Башка эш белән шөгыльләнсәң дә, балалар турындагы уй гел башта йөри. «Хәзер Аязның дәресе бетә, кайтып җитә», «Данилның бакчасына иртәгә шул әйберне алып барырга кирәк». Әни булырга өлгермим дип акланып торып булмый бит инде. Кайчак башка эшләр торып торса да, улымны сәгать 4 тәге тренировкасына кичектерә алмыйм. Бу – яшәү рәвеше.
Баланы тегеләй йә болай тәрбиялим дип уйламыйм. Азакта нәтиҗә нинди булырга тиеш, шуны искәртәм: гамәлләре, тормышлары өчен үзләре җаваплы булсыннар. Кешегә салынып түгел, ә үз көчләренә ышанып, үзләре булдырырга тырышсыннар. Җәмгыятькә файдалы кешеләр булсыннар. «Эш яратканның ашы була», – ди халык мәкале.
Гөлназ: Яшьләр хәзер күбрәк үзен кайгырта: башта фатир, машина кирәк, аннары гына башлы-күзле булырмын дип уйлыйлар. Бәлки анысы да дөрестер. Икенче яктан карасаң, бергә хыялланып, шуны тормышка ашыру нинди рәхәт бит. Ирешкән уңышларыбыз барысы да – Илсур белән бергә тырышуларыбыз нәтиҗәсе. Шулай да иң мөһиме – иҗатыбыз түгел, ә мәхәббәт җимешләребез. Кайчак өйнең астын-өскә китерә башлыйлар, башларыбыздан гына йөрмиләр инде. Әмма ачуланырга уемда да юк. Карап-карап торам да, сөбханалла, безнекеләрме соң болар дип сокланып куям. Мин дә «Әни» дигән бөек исемне йөртәм бит дип, Ходайга мең рәхмәт әйтәм, белгән догаларымны укыйм.
Гүзәл: Балачак – бер генә мизгел, үтә дә китә. Бүген безнең белән җитәкләшеп кич белән шугалакка ашыгу, бергәләшеп чаңгы йә тау шуудан тәм тапкан сабыйларыбызга яшүсмер чорда ул гамәлләр кызык булмый башлый. Шуңа күрә дә, аларның үскәнен күрмичә үткәреп җибәрмәскә дип, балалар белән бергә булырга тырышабыз. Кечкенәләр бакчада булганда, олы улым Камилгә күбрәк игътибар бирергә тырышам, шимбә-якшәмбе көнне икәүләп чаңгыга чыгабыз. Элек чисталыкка бик таләпчән идем, әмма бер акыллының: «Минем өйдә һәрчак тавыш, күңелле һәм бар җирдә уенчыклар ята. Әмма берзаман чиста, тыныч һәм күңелсез булып калачак» дигән сүзләрен уку нык тәэсир итте. Хәзерге һәр көннән ямь табарга өйрәндем.
Минем өчен, беренче чиратта, хатын-кыз – ул әни, өйнең тоткасы. Камил беренче класска кергәч, гастрольләрне чикләдек. Башлангыч мәктәптә нинди нигез салына, шулай бара диләр бит. Нинди түгәрәк бар, барысына да йөртергә кирәк дигән фикер белән килешмим. Мәктәптән тыш тагын бер-ике шөгыль булса, җиткән. Балага урамда йөрер өчен дә вакыт калдырырга кирәк.
Айгөл: Әйе, бүгенге яшьләр бәби табарга ашыкмый. Алардан әле монда бармадык, әле акчабыз (фатирыбыз йә  машинабыз) да юк дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Ләкин яныма шәхсән киңәш сорап килүчеләргә мин, өйләнешкәч тә бәби алып кайтыгыз, дим. Алардан башка да яшәргә мөмкин ул, ләкин мәгънәсе булмый. «Сабый тугач, тормыш икегә бүленә. Балагызны кулга алу белән, шушы сабыйдан башка ничек яшәдек икән, гомумән, яшәмәгәнбез икән бит әле, диячәксез», – дим.
Ришат та, үзем дә авылда, гади хезмәт кешеләре гаиләсендә тәрбияләндек. Кечкенәдән эшләп, бер-береңә ярдәмләшүнең ни икәнлеген белгәнгә, тормышта барысына да үз тырышлыгыбыз белән, үҗәтлегебез белән ирешергә тырышабыз. Хәзер инде бар көчебезне киләчәгебез булган балаларга ярдәм итү, дөрес юл күрсәтүгә куябыз, алар дип яшибез.
Лилия: Бер караганда, балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән төрле программалар эшләгән чорда туучылар саны кимү гаҗәбрәк инде. Финанс һәм физик яктан мөмкинлекләре, ярдәм итүчеләре булган очракта да бер йә ике бала белән чикләнүчеләр шактый. Андыйлар нәсел арттыруны ниндидер бер проблема итеп күз алдына китерә – баланы үстерергә, тәрбияләргә, укытырга кирәк. Һәркем үзенчә хаклы, шуңа күрә әти-әни булу өчен идеаль вакыт юктыр дип уйлыйм. Кемдер бу бәхетне 30 яшькә кадәр, кемдер 40 тан соң татый. Бу – язмыш. Шулай да, үз тәҗрибәмнән чыгып, яшьләр бер-ике бала белән калмасалар иде дип телим. Балалар күбрәк булган саен, аларның проблемалары әзрәк. Чөнки алар берсе өчен берсе үрнәк, терәк була, олыраклар кечерәкләрне карарга ярдәм итә. Үзара аралашканда ук, гаиләләрдә мөнәсәбәтләрнең ниндилеген, мөстәкыйльлеген билгеләргә була. Әлбәттә, бу – ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мәсьәлә. Шулай да яшьләргә киләчәккә проблемалар аша карамасыннар, кешегә бирелгән тормышның бар якларын күрергә тырышсыннар диясе килә.
Әтиләр
Бүген «Әниләр һәм бәбиләр» гаиләсендә 23 кеше бар. Әмма бу соң чик түгел әле. Әниләр тигез бәхетле тормыш нигезләре, әтиләрне канатландыру әмәлләре турында да сөйләде.
Гөлназ: Проектның исемендә «әтиләр» сүзе булмаса да, бу – әниле-әтиле-бәбиле проект. Хәтта биредә төп рольне әтиләр уйныйдыр да әле. Чөнки алар дуслашып китмәгән булса, әниләр генә берләшүнең нәтиҗәсе ул кадәр сөендермәс иде.  Замирәнең Максын «Мирас» ансамбленең оста барабанчысы буларак беләбез. Алар белән күп гастрольләрдә йөрдек. Илназ Баһ – бөтен кеше белән дә уртак сүз таба торган кеше, көчле инструменталист та. Репертуарыбызда ул иҗат иткән берничә җырыбыз бар. Илсур абый (Лилиянең ире. – Л.Н.) бик кунакчыл, өйләрендә һәрвакыт шау-гөр килгән балалар, дуслар булырга тиеш. Айгөлнең Ришаты безне сабырлыкка өйрәтә, җырлар яздыру өчен дә ул җаваплы. Илсур белән миңа зал бизәлеше йөкләнде.
 Замирә: Әтиләрнең ярдәме бәяләп бетергесез зур. Әниемнең бер сүзе бар: «Хатын-кызның тырышканы – ир-атның корышканы». Без зур көч салып башкарган эшне ир-ат җиңеллек белән башкара дигәнне аңлата бу. Шар кабартып элү, экраннарны урнаштыру, проекторларны җайлау, тавыш көйләү, видео кую, аппаратура, костюмнарны ташу – барысы да егетләр өстендә. Әле бит балалар да бар: һәрберсенең киемен алмаштырасы, көйлисе-җайлыйсы, ашатасы. Безнең кебек бердәм командада һәркемнең үз вазифасы – бу сүзләр гаиләгә дә, иҗатка да кагыла. Биредә җитәкче һәм хезмәткәрләр юк.
Лилия: Ирләребезнең «Әйе, кызлар, әйдәгез, булдырасыз, эшләгез» дигәннәре, безгә мөмкинлек биргәннәре өчен аларга зур рәхмәт. «Барыбер булмый ул, нәрсәгә кирәк, өйдә генә утыр, балаларны кара», – дип аяк чалсалар, ашкынуларыбызның берсе дә чынга ашмас иде. Бөтен әйбер бергәлеккә кайтып кала. Гаилә ул – бер дәүләт, шуңа күрә балалар да, ир дә, хатын да бер идея өчен янып йөри. Мондый проектларны оештырганда, телевизор карау, телефонда уйнау, кирәккән-кирәкмәгән эшкә тотынуларга балаларның вакытлары калмый.
Айгөл: «Әти сүзе» җырын язгач, ирләребез тагын да канатланып, дәртләнеп киттеләр. Аларга шушы номер белән сәхнәгә аерым чыгып керү тагын да дәрт өстәде. Һәм шулхәтле матур, шулкадәр яхшы килеп чыкты ул. Инде күптән түгел төшерелгән клип та популярлашып китәр дип уйлыйм, чөнки әтиләрнең балаларга багышлап башкарган җырлары бик аз. Күңелле рухтагы җырлар нәниләр күңелендә дә, әтиләр күңелендә дә яхшы тәэсир калдырыр.
Дөньяның киләчәге
Лилия: Иҗат кешесе сәхнәдә дә, өйдә дә иҗат итә. Мәсәлән, бездә кичләрен ирем гармун уйный, балалар шуңа кушылып җырлый, бии йә тыңлап утыра. Алар кечкенәдән шул яшәү рәвешен күреп үсә. Монда телевизор карарга мөмкинлек юк. Әле дә истә: әни савыт-саба юа, мин дәрес әзерлим, әти кухняда гармунда уйнап, җырлап утыра иде. Үзем дә шул турыда хыяллана идем. Тормышка ашты. Балачакта алган тәрбия нигез булып сакланып кала диләр, килешәм. Кичләрен гармунга кушылып җырлаулар бүген-иртәгә генә күз алдында тормаска да мөмкин, әмма, еллар үткән саен, үз гаиләләре булгач, балалары тугач, һәр минутын искә төшерәчәкләр.
Айгөл: Бу проектыбыз белән халыкка гаилә мәнфәгатьләренең бар нәрсәдән өстен чыгуын күрсәтәсебез килде: артистлар да бәби таба, күп итеп бала үстерә, шуның өстенә гаиләләре белән гастрольләргә йөри, концертлар куя, үзара дустанә яшиләр. Иң мөһиме – алтын урталыкны табу. Вакытны дөрес бүлгән очракта, барысына да ирешеп була. Бүгенге заманда бигрәк тә, чөнки мөмкинлекләр күп. «Мин бәби таптым, мин – әни кеше, син эшлә, син тап» дигәнне аңламыйм. Ир-ат кына түгел, хатын-кыз да бар нәрсәне булдыра ала: рульгә дә утыра, эшен дә башкара – теләк кенә кирәк. Бу сүз балаларга да кагыла: киләчәктә сәләтле балагызны сәхнәдә күрәсегез килә икән, кечкенәдән аны шуңа тартыгыз, оялмасын. Безнекеләр чыккан икән, сезнекеләр дә үзләрен күрсәтә ала.
Лилия: Элек-электән артист халкы өйдә тормый дигән фикер яши. Тора, баласын да үстерә, түгәрәкләргә дә йөртә, укыта да, эшләтә дә. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, мин – әни. Иң башта хатын-кыз әни буларак үз гаиләсен булдырырга, гаиләдә әни буларак үзен бәхетле тоярга тиеш. Чөнки эштә нинди генә үрләргә менсәң дә, хезмәт хакың никадәр югары булса да, гаиләң, балаң юк икән, әни бәхете тоймыйсың. Ә һәр хатын-кыз бу бәхетне кичерергә тиеш. Шул ук вакытта без ир хатыны икәнлегебезне онытмыйбыз. Мөстәкыйль рәвештә нәрсәдер эшлисебез килгән очракта да, без аларга бәйле булуыбызны истән чыгармыйча киңәшләшәбез. Бу – киләчәк буынны, нәселне дәвам итүдә бик мөһим.
Гөлнара: Без чыгыш ясадык та гаиләләр төзелә, балалар туа башлады дип аерымачык әйтеп булмый инде. Әмма рухи яктан булышырбыз дип уйлыйм. Төп максатыбыз – берләштерү. Барыбыз да күреп тора: балалар кулында телефон, эштән арып кайткан әни кухняда маташа, әтинең үз шөгыле. Безнең хәрәкәткә кушылып китүчеләр, репетицияләргә ашкыныр, башкалар үрнәген күреп, үз гаиләсенә мөнәсәбәтен үзгәртер дип ышанабыз. Гаиләдә атнага бер-ике мәртәбә җыелып, җыр сузсалар, уйнаучы булса, баянда йә гармунда сыздырсалар, бу – уртак эшкә, берләшүгә бер адым булачак бит. Безнең заманда эшче һөнәрләр үз кыйммәтен югалтты. Бөтен кеше юрист, бухгалтер, артист һәм финансист булырга омтыла. Шуңа күрә районнарда иҗат белән бәйле гаиләләрдән тыш, көн дә кирәк һөнәр вәкилләрен дә бу хәрәкәткә тартырга уйлыйбыз. Артистмы ул, игенче йә нефтьче, тегүчеме – анысы беренче урында түгел. Һәркем үз гаиләсендә тигезлек белән гомер итәргә, бала бәхете татырга тырышсын. Дәүләт һәм, гомумән, кешелек дөньясының киләчәге бүгенге гаиләләрнең ныклы булуына барып тоташа.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Руфинә БУЛАТОВА фотосы

                                                           
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ