Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер бөртек хөрмә

Үзең ашамасаң да, йөрәк парәң тук булсын, кеше арасында йөзе кызармасын, матур һәм модалы киемнәрдән йөрсен дип тырыша бит ата-ана. Без дә кайгыртмасак, кем кайгыртыр балаларыбызны? Ә менә шул иң көчле хисләргә дә чик кую кирәк түгелме?

Дөньядагы иң көчле ярату – әнинең баласын яратуыдыр, мөгаен. Аның хакына әллә ниләр корбан итәргә әзер ул. Кодрәтеннән килсә, ана кеше сабыен тормышның бар авырлыгыннан йолып калыр иде. «Өстеңә ки, туңасың!», «Башта аша!», «Соңга калып йөрмә?»... – әниләрнең иң еш кабатлый торган сүзләредер инде бу. Үзең ашамасаң да, йөрәк парәң тук булсын, кеше арасында йөзе кызармасын, матур һәм модалы киемнәрдән йөрсен дип тырыша бит ата-ана. Без дә кайгыртмасак, кем кайгыртыр балаларыбызны? Ә менә шул иң көчле хисләргә дә чик кую кирәк түгелме?

 

Иркәләргәме, юкмы?

Балачагымнан калган бер хатирә күңелдә яңара. Ул вакытта кибетләрдә бүгенге кебек киштәләр сыгылып тормый, хәзер инде балалар борылып та карамаган алма, банан ише нәрсәләрне дә табу авыр иде. Беркөнне әнием, кесәсенә салып, бер җимеш алып кайткан. Бары бер җимеш. Кайдадыр бер чарада өләшкән булганнар, ахрысы, мине сыйлар өчен, үз авызыннан өзеп алып кайткан инде ул аны. Хәзер көзен барыбыз да яратып ашый торган хөрмә җимеше булып чыкты ул. Аның тәмлелекләре! Ул заманда кая инде безгә хөрмә, персик, нектарин ише нәрсәләр, исемнәрен дә белми идек хәтта. Хәзер хөрмә җимешен кулга алган саен, әнием искә төшә, ирексездән уйланырга мәҗбүр итә. Ә мин үз балаларым өчен нинди әни?

Артыгын иркәләмичә дә, шул ук вакытта бөтен җылылыгын, яратуын җиткерә алу – дөрес тәрбиянең нигезедер. Бер караганда бала өчен артык борчылу, һәр адымын күз уңыннан ычкындырмаска тырышу, төрле-төрле бүләкләр алып артык иркәләү соң чиктә аның тормышын бозарга да мөмкин. Ә шул ук вакытта кемдер, артык иркәләүдән куркып, яратуын сиздермәскә тырыша. Әмма бала ничә яшьтә булуына карамастан, мәхәббәт, назга мохтаҗ. Бу киләчәктә аңа тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләр корганда да нигез булачак. Алтын урталыкны  ничек табарга соң?

 

«Балаларыгыз – сезнең өчен фетнә»

 

 Күптән түгел редакциябезгә дә шундыйрак сорау килде. «Баланы бүләкләр белән гел   сөендереп торасым килә. Бердәнбер балам бит. Алырга мөмкинлегем дә бар. Әмма   беркөнне күрше апам, болай үсендерергә ярамый, син зур гөнаһ кыласың, диде. Дин   күзлегеннән караганда, балаңа әйбер алырга жәлләмәү гөнаһ саналамыни?» – дип сорый   бер ханым. Әлеге сорауга җавап эзләп, Казан шәһәре «Апанай» мәчетенең имам-   хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировка мөрәҗәгать иттек.

 – Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә болай дип әйтә: «Сезнең малларыгыз һәм   балаларыгыз – дөнья тормышының зиннәте» («Кәһеф» сүрәсе, 46 нчы аять).   Чыннан  да, балаларыбыз, оныкларыбыз тормышыбызның матурлыгы, бизәге булып тора.   Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә аларга карата мәхәббәт хисен салган, ләкин шуның белән   бергә алар безнең өчен сынау да булып тора. Бу хакта Аллаһы Раббыбыз болай дип әйтә: 

 «Дөреслектә, байлыкларыгыз һәм балаларыгыз сезнең өчен фетнә (сынау) булып   тора» («Тәгабүн» сүрәсе, 15 нче аять).

 Бер аятьтә Аллаһы Тәгалә: «Балаларыгыз – тормышыгызның зиннәте», – дисә,   икенчесендә: «Балаларыгыз – сезнең өчен фетнә», – дип әйтә. Бу сүзләр нәрсәне   аңлата соң? Без балалар өчен тырышып йөргәндә, Аллаһы Тәгалә белән элемтәне   саклыйбызмы? Балаларыбыз сәламәт, бәхетле булсын өчен, матур киемнәр киеп   йөрсен өчен, яхшы уенчыклар алыр өчен хезмәт итәбез, тир түгәбез. Менә шул вакытта без Аллаһны истә тотабызмы, Аның кушканнарын үтибезме икән?

Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Әй иман китергән кешеләр! Сезнең малларыгыз, балаларыгыз Аллаһны искә төшерүдән ераклаштырмасыннар, оныттырмасыннар. Кем Аллаһның исемен оныта, шул зыян-зәхмәт күрер» («Әл-Мүнәфикун» сүрәсе, 9 нчы аять).

Икенчедән, балалар  Аллаһның зур бүләге икәнен истә тотып, аларга дөрес, күркәм тәрбия бирәбезме? Күркәм, әхлакый тәрбия  ул – Коръәнгә һәм сөннәткә нигезләнгән тәрбия. Һәр бала бу дөньяга иманлы булып килә. Ата-ананың төп вазифасы – бала күңелендәге иманны саклау, баланы рухи яктан үстерү.

Кайбер ата-аналар баланың һәр үтенечен үтәргә, ул теләгән һәр уенчыкны алырга тырышалар, аны артык иркәлиләр. Нәтиҗәдә бала нәфесенә иярүче, комсыз булып үсәргә мөмкин. Әлбәттә, балаларны бүләкләргә, аларны сөендерергә кирәк. Әмма балага бирелгән бүләкләрнең кадерен белергә, Аллаһы Тәгаләгә, әти-әнигә рәхмәтле булырга өйрәтергә кирәк. Иң хәерлесе – бүләкне баланың ниндидер уңышы өчен бирү. Мәсәлән, мәктәптә яхшы укыган өчен, Коръәнне, намазны өйрәнгән өчен. Икенчедән, бүләкне сайлаганда аның шәригатькә туры килгәнен алырга кирәк. Әгәр ул ризык икән, составында зарарлы матдәләр булмасын. Әгәр ул кием икән, гаурәтләрне каплый торган булсын. 

Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең мөбарәк бер хәдисендә әйткән: «Атадан балага калган иң яхшы мирас  ул – күркәм тәрбия», – дигән (Тирмизи). Аллаһы Тәгалә балаларыбызга күркәм тәрбия, файдалы белемнәр биреп, аларның изгелекләрен күрергә, алар өчен шатланып яшәргә насыйп итсә иде.

 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА әзерләде

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ