Бу бер билге диярсең!
Ул елны җиңү көненә капка төбендә ромашкалар үсеп чыккан иде.
Ә бит 9 майда әле ромашкаларның гомер чәчәк атканы юк! Ник билге диярсез? Шушы ак чәчәкләрне күрүгә, гел дә күз алдыма Бөек Ватан сугышында катнашып, контузия алып кайткан Зиннәт бабам килеп баса...
Әйе, бик ярата идем шул... Бабай кызы мин! Мең төрле һөнәргә ия бабам тәрбиясен алып үстем. Иң беренче тапкыр ромашка таҗларын өзеп: "Кая, карыйм әле, кызым ярата микән мине", – дип, "ярата-яратмыйны" өйрәтүче дә ул бит. Шул чакта яратмый килеп чыкса, ии үпкәли, ии турсая идем инде. Агач төпләрендә икәү бергә уеннар уйнап, әкиятләр сөйләп үстергән бабаңны ничек яратмыйсың ди!..
Кулыннан килмәгән эше юк, мич тә чыгара, йорт җиһазлары да ясый, киемен дә тегә, оста умартачы да иде әле ул. Җәй җитсә печәнлектә йоклый, бернидән курыкмый, гел көр күңелле, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып яшәүче бабамнан кайбер сыйфатлар миңа да күчкәндер.
Сугышта бик озак булырга туры килмәгән аңа, бомба шартлагач, аңын югалтып, җир астына күмелеп калган. Ярый әле казып чыгарып коткаручылар табылган.
Шул чактагы күргәннәре мәңге йөрәгенә сеңеп калгандыр, ял итәргә генә ятып торганда да, гел пыш-пыш әллә ниләр сөйли иде. Бервакыт махсус шулай тыңлап тордым. Немецлар... аталар... һ.б. шундый сүзләр ишетеп алдым. Түзмәдем: "Бабай, ниләр сөйлисең син шулай", – дип сорадым. Җавабы: "И кызым, без күргәннәрне күрергә язмасын!" – иде...
Колагы ишетмәсә дә, авыртуларыннан сызланса да, беркемгә зарланмады, 80 яшенә кадәр егетләр кебек чабып эшләп йөрде әле ул. Алар тормышның, тынычлыкның кадерен белә иде шул...
Җиңү көне җиткән саен, бабамны искә төшерәм, күңелем тула... Орден, медальләрен таккан костюмын киеп, күчтәнәчләрен кыстырып, авылыбыздагы һәйкәл янындагы бәйрәмнән кайтып керер дә дулкынланып бергә сугышта булган көрәштәшләре белән ниләр сөйләшкәннәрен сөйли башлар төсле тоела...
Шушы Җиңү көнендә бабамның да өлеше барлыгын тоеп горурланам. Әйе, илебезне саклап калган батырларны онытырга тиеш түгел без! Әмма якты дөньядан киткәннәр өчен, догадан да олы бүләк булмас, алар бездән бары дога көтә, догада булыйк!
Ә язлар шундый матур... Кайдадыр бөтенләй башка дөнья кайный, утлар сызгыра дип уйламассың да... Тынычлансын иде дөньялары! Җәйләре тагын да матуррак булсын, сабыйларның шат авазлары яңгырап торсын!
Автор фотосы





Комментарийлар