Чирәмдә – хоккей
Борынгы грекларда – керетизин, римлыларда – паганика, японнарда – кикки: чирәмдәге хоккейның атамалары күп, тарихы шактый бай, ә менә уен үзе күптән инде чирәмле стадионнарда бармый. Җәйге сәхифәбез футбол һәм хоккей элементларын үз эченә алган үзенчәлекле спорт турында.
Фиргавеннәр уены
Тарихи чыганаклар чирәмдәге хоккейны Англиядә барлыкка килгән дип искәртсә дә, аның тамырлары еракка тоташа. Археологлар Мисыр каберлекләрендә кәкре кәшәкә тоткан кешеләр рәсеменә тап булган. Нил елгасы, Эфиопия тирәлегендә һәм хәзерге Иран җирендә бу уенны фиргавеннәр дә, гади халык та үз иткәнлеге билгеле. Кагыйдәле чирәмдәге хоккей исә чыннан да Лондонда 1861 елда оеша, 1908 елда шунда ук Олимпия уеннары исемлегенә кертелә. Инглизләр рәсмиләштерсә дә, озак еллар чирәмдәге хоккей олимпында Һиндстан спортчылары балкый, алар мөмкин булган сигез алтын медальнең җидесен откан!
Чирәмдәге хоккейга – чирәмсез кыр
Ә менә чирәмдәге хоккей уеннарының күптәннән чирәмсез мәйданнарда үтүе хак. Узган гасырның җитмешенче елларында, әле уеннар яшел чирәм өстендә кызганда, оештыручылар табигый келәмнең шактый көйсез булуына игътибар итә. Яңгыр явып үтсә, туп туфракка бата, уенчыларның тизлеге кими, алар йөгергәндә еш абына башлый. 1976 елда чирәмдәге хоккей буенча халыкара федерация вәкилләре эре турнирларны бары тик ясалма чирәм өстендә үткәрергә кирәк дигән карарга килә. Исеме җисемен югалтмасын өчен байтак вакыт уен кыры яшел – чирәм төсендә була әле, ә 2012 елгы Олимпия уеннарында хоккейчылар янып торган зәңгәр төстәге келәмгә чыга. Мондый алымнар уен офыкларын шактый киңәйтә – хәзер чирәмдәге хоккейны тундрада да, чүлдә дә уйнарга мөмкин. Ул зур шәһәрләрдә дә, район, авыл җирлекләрендә дә таныла башлады. Казан исә Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән чирәмдәге хоккей буенча иң алга киткән шәһәр булып санала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны хәтта чирәмдәге хоккей башкаласы дип атаган иде.
Сул кул баш миенә булыша
«Чирәмдәге хоккей белән шөгыльләнгән балалар яхшы укый», ‒ дип, әлеге спорт нечкәлекләре турында сөйли Россиянең Яшүсмерләр җыелма командасы тренеры, югары категорияле тренер, физкультура отличнигы Людмила Юшкова. Баксаң, хоккейчы бала кәшәкәне башлыча сул кул белән тота – нәтиҗәдә, уңагайлар һәм сулагайлар өчен дә бердәй кагыйдә баш миенең ике ярымшарын эшләтә икән. Әнә шулай бала күзгә күренеп укуында яхшыра, моңа өстәп, спортчыларга хас башка сыйфатларны өсти: дисциплина, төгәллек, көч, эшеңне җиренә җиткерү, аралашырга өйрәнү. Тизлек, җитезлек, координация, мөстәкыйльлек турында әйтеп тә торасы юк. Уенчыдан кырдагы вазгыятьне бәяләү, дөрес карар кабул итү, пас бирү яки һөҗүм итү мизгелен тиз арада хәл итү таләп ителә. Бу исә аналитик фикерләүне, игътибарны һәм реакция тизлеген үстерә.
Әлеге спорт белән шөгыльләнә башлау өчен иң яхшы чор – 6–7 яшь дип исәпли тренер. Әмма әти-әниләргә сабыйларына 4–5 яшьтә үк игътибарлы булырга киңәш итә. Кайчак ялкау бала да менә дигән физик мөмкинлекләргә ия булырга мөмкин.
Спортка көтелмәгән очраклылык та китерә ала. Людмила Юшкованың тренер булу тарихы – моңа мисал. Татарстан банкларының берсендә эшләүче ханымны бу спортка кызы алып килә. Дөресрәге, Даяна чирәмдәге хоккей секциясенә йөри башлый, әнисе аны ярышларга алып бара. Хоккей тормышы белән яшәп торганда, кызының тренеры, кияүгә чыгып, Мәскәүгә китә. Команда өчен җан атып йөргән әнигә исә тренер булырга тәкъдим ясыйлар. Әнә шулай унбер ел элек югары икътисади белем янәшәсенә физкультура буенча педагогик белем ала ул, тренерлык эшенә тотына, ә аннары чемпионнар үстерә башлый.
Кызлар командасы
Людмила Юшкова укучысы Яшел Үзән кызы 10 яшьлек Ясминә Билалова исә алты яшендә үк чирәмдәге хоккей белән шөгыльләнү турында хыяллана. Дөресрәге, ике туган апасы Яшел Үзән шәһәренең «Динамо» Олимпия резервы мәктәбенә йөри башлагач, кәшәкә тотып уйнарга кызыга. Беренче сыйныфка кергәндә, шушы мәктәп укучысы булып та куя. Командада – бары кызлар! Кызыксыну дәвамлы шөгыльгә, кыз тормышында зур спортка әйләнә. Иң мөһиме, Ясминә бу спортта үзенә чын дуслар тапкан, иң зур сөенече шул аның. Әти-әнисе исә кызының яраткан шөгыле булганга куана, баланың укуында алгарышны, тәртипне һәм һәр нәрсәне вакытында эшләргә яратуын да хикмәтле хоккей белән бәйли. «Ясминәгә «дәресеңне әзерлә» дип искә төшерәсе юк. Мәктәптән кайткач кайчан, нәрсә эшлисен үзе белә, вакытын дөрес бүлә, чөнки кичке тренировкаларга өлгерәсе бар», ‒ ди Фәридә Билалова, чирәмдәге хоккейның кызлары тормышына уңай йогынты ясавына сөенеп. Тренировкалар кышын уңайлы спорт залында, җәен махсус кырда уза. Дәресләр тулаем бушка. Әни кеше сүзләренчә, бу спорт чыдамлыкны арттыра, ачулану, тәнкыйтьне дөрес кабул итәргә өйрәтә, күчеш чоры алдында калган яшүсмерләр, аннан бигрәк аларның әти-әниләре өчен үзе бер ярдәм бит. Ә дүрт ел эчендә узган юллар, шәһәрләр, ярышлар, җиңелүләр, җиңүләр... Хәер, соңгысы күбрәк. Людмила Юшкова ‒Татарстанның алты җыелма командасының баш тренеры, һәркайсының җиңү тактасында фәкать алтын һәм көмеш медальләр генә. Кызларның елдан-ел бу спортка тартылуын да шуның белән аңлата тренер. Олимпия уеннары исемлегенә кергән җитезләрне сөюче спортта ут кебек кызлар булмый, кем булсын!
Чирәмдәге хоккей үзәге – Россиядә бердәнбер
Рафис НАСЫЙРОВ,
Олимпия резервындагы «Динамо» республика спорт мәктәбе директоры:
– Казанда Чирәмдәге хоккей үзәге 2007 елда ачылган иде, хәзерге вакытта ул Россиядә чирәмдәге хоккей буенча халыкара стандартларга җавап биргән бердәнбер махсус объект булып санала. 2009 елда Россия спорт корылмалары ассоциациясе тарафыннан илдә иң яхшы махсуслашкан спорт корылмасы дип бәяләнде. Биредә көн саен Суперлига командалары, шул исәптән Олимпия резервындагы «Динамо» республика спорт мәктәбе укучыларының тренировкалары уза. Суперлига командалары ‒ «Динамо – Ак Барс» ирләр командасы Россия буенча – 23, «Ак Барс – Динамо» хатын-кызлар командасы биш тапкыр чемпион исемен алды. Бүген Татарстанда 1200 кеше чирәмдәге хоккей белән шөгыльләнә, аларның 400 е – хатын-кызлар. Олимпия резервындагы «Динамо» республика спорт мәктәбендә 750 бала һәм яшүсмер белем ала, кызлар саны ‒ 294. Алар белән 22 тренер эшли.
ГМ-инфо
Читтән караганда чирәмдәге хоккейчылар каллиграфия осталары сыман. Ләкин уен кагыйдәләре кырыс мантыйкка корылган. Һәр командада ‒ унбер уенчы. Төп корал – кәшәкә һәм каты пластик туп. Кырда төп элемент – һөҗүм ясау өчен түгәрәк сызым. Голлар шушы түгәрәк эченнән ясалса гына раслана. Уенчыларның максаты – тупны түгәрәк эченә куып кертү. Чирәмдәге хоккейның ябык биналарда уйнала торган аерым төре бар, ул индор-хоккей дип атала һәм мөстәкыйль спорт төре булып санала.
ГМ-тарих
Казанда чирәмдәге хоккей узган гасырның 70 нче елларында барлыкка килә. Иң элек Казан химия-технологик институты һәм трамвай-тролейбус идарәсе нигезендә «Буревестник» белән «Спартак» командалары оеша. Алар башлыча «Дианомо» стадионында, чирәмле кырда шөгыльләнә. Соңрак балаларны әзерләү өчен спорт мәктәбендә аерым бүлек булдыралар.
«Иминлек – игътибар үзәгендә»
Диләрә САЛЕЕВА,
спорт медицинасы, «Динамо – Ак Барс» ирләр командасы табибәсе:
Чирәмдәге хоккей – сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итүче актив спорт төрләренең берсе. Ул физик форманы яхшыртып кына калмый, кешенең психологик халәтенә дә уңай йогынты ясый. Даими рәвештә йөгерү, спринтлар ясау йөрәк эшчәнлеген яхшырта, организмның чыдамлыгын арттыра. Моннан тыш, уен вакытында тупны контрольдә тоту һәм көндәшләрне урап узу хәрәкәтләр координациясен үстерергә ярдәм итә. Әлеге спорт баш миенә дә файдалы йогынты ясый. Даими шөгыльләнү җитезлекне арттыра, көндәлек тормышта җәрәхәтләнү куркынычын киметә. Әмма кайбер очракларда сак булырга кирәк. Йөрәк-кан тамырлары системасында җитди авырулар, терәк-хәрәкәт аппаратында проблемалар, умыртка, тез яки оча буыннары авыру булган, бәйләвечләр һәм буыннары көчсез кешеләргә әлеге спорт туры килми. Йогышлы авырулар, тире авырулары, җәрәхәтләр, баш мие селкенүе нәтиҗәләре һәм авырудан соң тернәкләнү чорында вакытлыча чикләүләр кертелергә мөмкин. Куркынычсызлык мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Экипировка кулланырга, уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм физик йөкләнешне акрынлап арттырырга кирәк.
Татарстанда бу спорт «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте, ТР Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасының чирәмдәге хоккей федерациясе ярдәме белән гөрләп үсә.





Комментарийлар