Ясалма зиһен – акыллы ярдәмчеме, әллә куркыныч төшме?
Мин күптән түгел генә «Татмедиа» делегациясе төркемендә Мәскәү идарә мәктәбе – СКОЛКОВОдагы һәм ВКонтакте компаниясендәге очрашуларда булдым. Иң югары технологияләр белән бәйле бу үзәкләрнең икесендә дә ясалма зиһен (ЯЗ) темасы күтәрелде. Бүгенге көндә цифрлаштыру чынбарлыкка әйләнде һәм ул тормышның күп өлкәләренә, шул исәптән мәгарифкә дә үтеп керде. Аның йогынтысын акыл хезмәте белән бәйле күп һөнәр ияләре – галимнәр, журналистлар, дизайнерлар беренче чиратта сынадылар. Әйдәгез, ясалма зиһен, ягъни интеллектның киләчәге турында фикер йөртик һәм аның кеше акылына ничек тәэсир итүе турында уйланыйк.
Нәрсә ул – ЯЗ?
Ясалма интеллект дигән сүз киң халык теленә күптән түгел генә килеп керде. Ул нинди очракта булышчы була да, аннан нинди җәбер-җәфа көтәргә була?
Ясалма интеллект ул – гадәти булмаган компьютер программасы. Ул кеше кебек үк укый-өйрәнә ала һәм шуның белән үз мөмкинлекләрен үстергәннән-үстерә бара.
Бүген ЯЗны кайларда очрата алабыз?
Әгәр берничә ел элек кенә ясалма зиһен гади халык тормышында әллә ни күзәтелмәсә, хәзер ул әйләнә-тирәбезне чорнап алды. Әбием, бик яратып, тузан, чүп-чар җыючы зур булмаган җайланмадан файдалана. Электр тогы белән тулганнан соң, тегесе: «Айти-Хоум... готов к использованию», – ди дә идән җыештырырга кузгалып китә. Бер дә оныкларга, тузан җыйгыч тоттырып, ялынып торасы юк. Ә онык соң үзе нишли? Тәрәзә артындагы һава торышын белергә телиме, яраткан җырын тыңлыйсы киләме – кечкенә өстәл өстендәге зәңгәр шарга мөрәҗәгать итә: «Маруся, һава хәлләре ничек?» Тегесе секунд эчендә әйтеп тә бирә. Тик сүзгә бик тыгылучан ул түти. Сөйләшкәндә ялгыш кына «Маруся» дип ычкындырсаң, шунда ук әңгәмәгә кушылып куя.
Болар – билгеле, ясалма интеллектның тормышыбыздагы иң нәни мисаллары.
Гаджетлар. Ә менә компьютерга «кертелгән» ЯЗ видеоролик «иҗат итә». Элек телевидениедән яки сайттан тапшыру өчен ясала торган видеороликны тудыру өчен киткән вакыт атналар белән исәпләнсә һәм аның белән бер төркем иҗатчылар шөгыльләнсә, хәзер аны бер-ике профессионал бик тиз эшләп ташлый. Бер гаджет дизайнерны да, копирайтерны да, тәрҗемәчене дә алыштыра. Бу хакта безгә ясалма интеллект ярдәмендә төрледән-төрле программалар, шул исәптән, мәсәлән, «Дзен»ны чыгарган «ВКонтакте» компаниясендә сөйләделәр.
Бүгенге көндә «Гаилә һәм мәктәп» вә барча башка газета-журналларда ясалма интеллект ярдәмендә барлыкка китерелгән рәсемнәр, графикалар файдаланыла. Ә берничә ел элек кенә моның өчен редакцияләр штатта рәссам яки иллюстрацияләүче тоталар иде. Шунысы гына начар: моңа кадәр ул программалардан бушка файдаланырга мөмкин булса, хәзер барысы өчен дә түләргә кирәк. ЯЗ бик акыллы булса да ул иҗат өлкәсендә барысын да башкарып чыга алмый әле. Әйтик, чагыштырып фикерләү таләп итүче карикатура жанрына аның «теше үтми».
Тел модельләре бирелгән тема буенча текст яза, төрле текстларны бер телдән икенчесенә күчерә ала. ЯЗ нигезендә шундый программалар иҗат ителгән, алар бер телдәге җөмләне икенчесенә мизгел эчендә аударып куя. Әле ул аны тәрҗемәчедән яхшырак та эшләргә мөмкин.
Смартфоннар. Хәзер әби-бабайлар да кулларыннан төшермәүче смартфоннарда да яңадан-яңа мөмкинлекләр ачыла. Мәсәлән, ерактагы күрер-күренмәс фотографияне ясап бетерергә ярдәм итүче ЯЗ мөхәррире барлыкка килде. Бүгенге көнгә тавыш аша яки язма рәвештә килгән текстларны 13 телгә тәрҗемә итүче live программасы бар. Ул телефонның интерфейсына урнаштырылган. Әгәр сез Төркиягә, яки Дубайга ял итәргә барасыз икән, тәрҗемә системасына аудионы ялгап куясыз да программа сезне үзлегеннән тәрҗемәчегә тоташтыра. Тик сезгә шул 13 телнең – инглиз, немец, гарәп, испан, төрек һәм башка телләрнең берсен белү шарт, чөнки, кызганыч, рус һәм татар телләре ул исемлеккә керми.
Смартфонда сөйләшүченең тавышын үзгәртү мөмкинлеге бирә торган «хезмәт» тә бар. Аннан һәртөрле алдар тазлар бик еш файдалана. Билгеле, аны барлыкка китерүчеләр моның өчен тырышмаганнардыр. Алар, мөгаен, программистларны һәм журналистларны күздә тотканнар. Әйтик, редакциягә бер фото килде, ди. Аны куяргамы, юкмы? Фотоны, әйләндереп, зәңгәр төстәге фон бирсәгез, аның турындагы бөтен мәгълүмат смартфоныгызга килеп чыгачак.
Машиналар. Хәзерге компьютерларда теләсә нинди сорауга җавап табарга була. Моның өчен алар мизгел эчендә уннарча һәм йөзләрчә мең «мәгълүмат кизләве»н файдалана. Элек, билгеле, моның өчен тулы бер институт эшләве кирәк булыр иде. ЯЗны таррак өлкәләрдә дә бик уңышлы файданалар: математик, физик процесслар, медицина, инженерия һәм башка өлкәләр өчен махсус программалар эшләнгән. Мисалга, бүгенге көндә айти-технологияләр базарында ChatGPTының дүрт версиясе үзенә күрә читтән торып ярдәм итүче ассистент ролен үти. Аның булышлыгы белән кирәкле мәгълүматны табарга, текст язарга, хәтта идеяләр алырга була.
Хәзерге вакытта ЯЗдан бик оста файдаланучы тагын бер өлкә бар: ул – психология. Аеруча популяр психологик ярдәм платформаларыннан берсе – iCognito. Аны уйлап табучылар, кешенең сөйләме, йөрәгенең ритмы буенча аның эмоциональ халәтен билгеләп була, дип ышандыралар.
ЯЗ ничек эшли һәм ул куркынычмы?
Кыскача гына әйткәндә, эш болайрак тора. Программаны иҗат итүчеләр компьютерга коточкыч зур күләмдә мәгълүмат «салалар», һәм ЯЗга «Мәсьәлә – Җавап» командасы бирелә. Мәсәлән, гади генә мисал: этне песидән аерырга. Шуннан соң аны тестлар ярдәмендә өйрәтүне дәвам итәләр.
Шушы арада мин психология журналларының берсендә когнитив психолог (аң, фикер, хис өлкәсен өйрәнүче) Яков Кочетковның ясалма интеллект турындагы язмасын укыдым. Ул, хәзерге вакытта ЯЗ кешенең хисләрен сөйләменнән танып белергә, сүзләргә анализ ясарга, әңгәмәдәшенә ихтирамлы булырга өйрәнде, дип белдерә. Алай булгач, роботлар, фантаст язучылар язганча, кеше аңыннан өстенлеккә ирешеп, аны барлыкка китерүчеләр идарәне үз кулларыннан ычкындырмаслармы соң? Моңа җавап мондый: ЯЗның, шулкадәр күп мәгълүматны үзе аша үткәреп, тиешле җавапны таба алуы безне шаккаттырса да ул, үзе кеше тарафыннан барлыкка китерелеп, кабат-кабат өйрәтелгән механизм гына. Аның нигезендә кеше булдырган алгоритм ята.
Үткән һәм киләчәк
Коръәндә әйтелгән оча торган паласлар, Жюль Верн тасвирлаган су асты көймәләре, вертолётлардан алып хәзерге чордагы ЯЗга кадәр гасырлар белән исәпләнерлек вакыт узган. Ул арада киләчәктә атом бомбасы ясалачагын әйтүче Герберт Уэллс, банк картасы уйлап табылачагын фаразлаучы Эдвард Беллами кебек фантаст язучылар яшәгән. Аларның гөманлаулары әкренләп тормышка ашып килә.1938 елда Хайнлайнның «Нам, живучим» әсәрендә – гомуми мәгълүмат челтәре, 1968 елда Артур Кларкның «Космическая одиссея» романында ясалма интеллект бәян ителә. Ярты гасыр да узмады, болары да тормышка ашты. Алар фаразлаган кесә компьютерлары, хат урынына килүче видеохәбәрләр – барысы да бүгенге чынбарлык.
«Татмедиа» журналистлары белән очрашуда Сколково Мәскәү бизнес мәктәбе ректоры Александр Ким ясалма интеллектның үткәне турында сөйләгәннән соң, аның киләчәге турындагы уйланулары белән шактый тәфсилле бүлеште. Безне нинди киләчәк көтә? Әлеге сорауга җавапны беркем дә белми. Бәлки, профессорлар һәм укытучылар урынына иң зирәк акыл ияләренең голограммаларын (объектның өч үлчәмдә гәүдәләнеше) гына күрербез. Әллә «Матрица» фильмындагы кебек, яңа мәгълүматны турыдан-туры кешенең баш миенә иңдерерләрме? Моны фәкать вакыт кына күрсәтә ала.
ЯЗ, счет төймәләре урынын алган калькулятор, беренче мәлне күпләрне куркытып калдырган компьютер кебек үк, тормышның һәр өлкәсен яулап килә. Аңа каршы торып булмый, аңларга гына була. Ул күп кенә бурычларны хәл итүне җиңеләйтә. Ләкин аның соң дәрәҗәдә камил булуына өметләнергә ярамый. Ясалма интеллектның булышлыгына таянырга, ләкин үз акылың белән эш итәргә кирәк.
Камил Таишев
Комментарийлар