Сабыйның соңгы тукталышы
Яңа яуган карларны шыгырдата-шыгырдата, аклыкка төренгән бакча буйлап Яшел Үзән районының Норлат авылында урнашкан балалар йортына килеп керүгә, безне директор Дамир әфәнде үзе колач җәеп каршы алды.
– Бу – авыл җирлегендә урнашкан бердәнбер балалар йорты. Ишегалдында иркен киң бакчабыз, сыер, бозау, тавыкларыбыз, 200 кв. метрлы теплицабыз, хәтта мунчабыз да бар, рәхәтләнеп чын авыл тормышы белән яшибез, – дип сөйли-сөйли бина белән танышып чыгарга чакырды ул.
Норлат балалар йорты 1942 елның 18 сентябрендә Ленинград блокадасыннан эвакуацияләнгән балалар, ягъни икенче бөтендөнья сугышы ятимнәре өчен ачыла. Алар кайтып киткәннән соң, 1952 елда 3–7 яшьлек сабыйлар өчен дип үзгәртелә. Хәзерге вакытта ул ятимнәр һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар йорты буларак эшли. Шушы еллар эчендә биредә тәрбия алып, йөздән артык үсмер һәм кыз олы тормышка аяк баскан. Күпчелеге турында бары тик яхшы хәбәрләр, җылы сүзләр генә ишетеп яши балалар йорты коллективы.
– 1943 елда биредә тәрбияләнгән бер апабыз бүген дә исән-сау, безгә кунакка килә, төрле чараларда катнаша. Балалар йортын тәмамлап чыгучылар белән элемтәләрне өзмибез, гел аралашып яшибез. Бездән китеп тормышта уңышка ирешкән яшьләрне балалар алдында чыгышлар ясарга чакырабыз,– ди Дамир Рәхмәтуллин.
Агачтан челтәрләп эшләнгән диварларга, кул эшләренә сокланып эчкә үтәбез. Бу бизәкләрне дә шушы балалар йортында тәрбияләнеп, гомере буе биредә хезмәт куйган Виктор Павлов ясаган икән. Бүген ул бинаның төзеклеге өчен җаваплы. Кирәк чакта буйый да рәсемнәр дә төшерә, кулыннан килмәгән һөнәре юк.
Балалар йортының ике бинасы бар. Берсендә аларның яшәү урыны – йокы, ял итү бүлмәләре, ашханә һәм спортзал урнашкан булса, өстәмә ике катлы хуҗалык блогында бассейн, сауна, спорт, музыка-хореография, актлар залы, китапханә һәм өстәмә белем бирү кабинетлары эшли.
Ишегалдындагы агач эшкәртү остаханәсендә Фирдүс Кашапов балаларны агач эшләнмәләр ясарга өйрәтә. Кул астында булган эш кораллары белән малайлар остазлары ярдәмендә төрледән-төрле хуҗалык кирәк-яраклары, урындыклар ясый.
Һәр хуҗалыктагы кебек үк, монда да төзелешнең тукталып торганы юк.
Узган ел Президент грантлары фонды конкурсында катнашып, Тимерчелек сәнгате буенча балалар иҗади остаханәсе дә ачып куйганнар.
Теплицада, аерым кишәрлекләрдә үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешләр үзләренә җәй һәм кыш буе сыйланырга җитә. Йорт хайваннарына ашату өчен кырда печәнен дә үстерәләр икән әле. Ә хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы шул. Көн дә кичен яңа савылган сөт, мунчадан чыккач, тирләп-пешеп нәкъ авылча бал белән чәй эчүләр кайсы гына баланың хәтерендә калмас икән.
– Безнең эштә төп алым – хезмәт тәрбиясе. Үзем дә җир кешесе булгач, бу бик мөһим дип саныйм. Балалар безнең янда ярдәм итешеп, кул арасына кереп үсә. Моннан тыш, автобусыбызга яки машинага төялеп, төрле оешмаларга да йөрибез, аларның эшчәнлеге белән танышабыз. Вертолёт заводы, Судно төзү заводы, «Майский» совхозы белән электән килгән элемтәләребез бар. Берничә коммерцияле булмаган оешма белән килешү төзелгән. Шулай итеп, балаларны киләчәктә укырга кертү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләсен дә хәл итәбез.
Моннан тыш, үзебез үстергәннең ашаганнан калганы материаль-техник базаны ныгытырга ярдәм итә, – дип сөйли Дамир әфәнде.
Бүгенге көндә биредә 31 бала яши, тагын бер нарасыйның килүен көтәләр. Күрше республикалардан, төрле өлкәләрдән килүчеләр дә бар. Олыраклары авылдагы мәктәптә белем алса, кечкенәләр балалар бакчасына йөри. Шулай авыл балалары белән аралашып үсәләр, бер-берсенә кунакка да йөрешәләр икән.
– Гадәттә, «детдом баласы» дип аерып караучылар, гаепне аннан гына күрергә торучылар да очрый. Бу очракта ни эшлисез? – дип сорашам җитәкчедән.
– Ятим баланы гаепләве җиңел. Андый очраклар да булгалый. Әмма мәктәп директоры белән гел элемтәдә торабыз. Балаларны тигез күрергә кирәк. Электән килгән искелекне җимерергә вакыт. Кайбер балалар өчен бу йорт – сабый чактагы соңгы тукталыш, әмма кирәкле тукталыш. Аларны вакытында дөрес юлга борып җибәрү – безнең бурыч, – ди Дамир Кәбир улы.
Моның өчен балалар белән өч психолог, өч социаль-педагог, тәрбиячеләр эшли. Штатта логопед һәм юрист-консультант та бар. Барлык бәйрәмнәрне, истәлекле көннәрне матур итеп билгеләп үтәргә, төрле очрашулар оештырырга яраталар. Районда һәм республикада үткәрелгән төрле иҗади бәйгеләрдә, аеруча җәйге спартакиада, футбол, теннис, чаңгы кебек спорт ярышларында катнашалар. Без килгәндә, бик тырышып, әниләр көненә әзерләнәләр иде.
Балаларның иң яратканы – психолог бүлмәседер, мөгаен. Бу сихри дөньяга кереп, без дә ял итеп чыктык. Педагог-психолог Вәсилә Шәңгәрәева сөйләвенчә, төрле яктырткычлар белән бизәлгән, талгын музыка яңгырап торган бүлмәдә балалар ялгыз калып хыял дөньясына чумарга, төрле кул эшләре белән дә шөгыльләнергә яраталар икән.
Логопед Эльвира Яковлеваның да эше бик җаваплы. Бирегә килеп кергәндә сөйләшә белмәү генә түгел, хәтта үз исемнәрен дә әйтә алмаучы балалар була икән. Андыйлар белән ныклап шөгыльләнү таләп ителә, шуңа кабинеты да җиренә җиткереп җиһазландырылган.
Һәрдаим ярдәм итеп торучылар, биредә балалар үзләрен өйләрендә кебек хис итсен өчен тырышучылар да байтак. Шундый хәлләрнең берсен үзе дә шаккатып искә ала Дамир әфәнде. Бирегә директор итеп билгеләгәч, ул республиканың баш прокуроры Кафил Әмиров белән очраша. Киң күңелле шәхес, үсмерлек чорларында кызлар һәм малайлар белән була торган күңелсез хәлләрне искә төшергәннән соң, балалар йортына остаханә төзү өчен зур суммада шәхси акчасын бирә. Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, эшмәкәр Фәрит Мифтаховның да һәрдаим ярдәмен тоеп яшиләр. Аның инициативасы белән берара куяннар да асрап алганнар. Куяннары да гадәти генә түгел, ә танылган җырчыбыз Хәния Фәрхинеке булган бит. Фәрит әфәнде үзе хәйрия аукционда сатып алган шул куяннарны балалар йортына китереп тапшыра. Балаларны сыйларга дип Венера Ганиеваның бер банка тозлы кыярын да калдырып китә. «Менә шулай яңа елда 33 меңлек тозлы кыяр ашап сыйландык», – дип көлә хәзер директор.
Дамир Рәхмәтуллин – үзе дә өч бала атасы. Тормыш иптәше Фәния белән өч ир бала үстерәләр. 1991 елда Казан дәүләт университетының татар теле филологиясе факультетын тәмамлап, Яшел Үзәндәге 107 нче училищеның филиалына эшкә килә. Элеккеге җитәкче бик озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга киткәч, 2010 елда килә ул балалар йортына. Биредә эшли башлавына 13 елдан артып киткән. Хәзер җәмәгате белән икесе дә биредә хезмәт куялар.
– Бу эш бик җиңелләрдән түгел. Үксез баланы аңлар өчен үзеңне аның урынына куеп карарга, ничек тә аның халәтен аңлап булышырга кирәк. Баштарак олы улым, син безне оныттың, дип үпкәләп тә йөрде, – дип сөйли ул.
Аның әйтүенчә, биредә эш ике төп юнәлеш буенча алып барыла. Беренчесе – балаларны киләчәктә мөстәкыйль тормышка әзерләү һәм 23 яшькә кадәр аларга ярдәм итеп тору. Монда шулай ук балаларны укырга һәм эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә керә. 14 яшь тулу белән, аларны тораклы итү буенча документлар җыеп тапшырыла.
– Чират зур булса да, Аллаһка шөкер, бу эш Татарстанда тулысынча тормышка ашырыла,– ди Дамир әфәнде.
Икенче юнәлеш – әлбәттә, бирегә килгән сабыйларны мөмкин кадәр тизрәк гаиләләргә урнаштыру. Балалар йортында нинди генә мөмкинлекләр булмасын, гаилә җылысын берни алмаштыра алмый шул. Моның өчен иң башта баланың үзе белән сөйләшәләр. Аннары Казандагы үзәктән уллыкка алырга теләүчеләрне җибәрәләр. Соңрак баланы танышу өчен бераз вакыт үзләренә кунакка алу мөмкинлеге бар. Әгәр бар да әйбәт кенә узса, сабый яңа гаиләдә яшәп калачак. Балаларны төрле өлкәләрдән килеп алучылар бар икән. Күптән түгел генә икесен Ханты-Мансийскка кадәр үк озатсалар, Чувашия Республикасы, Мәскәү шәһәрләренә дә берничә баланы урнаштырганнар.
Әмма шунысы күңелгә авыр: бирегә килеп эләккән балаларның 94 проценты – ата-аналы ятимнәр. Үз газизен дәүләт карамагына тапшырган намуссыз ата-ана берни булмагандай элекке яшәү рәвешен дәвам итә.
Мондый җавапсыз күкеләргә карата законда нинди дә булса җитди чаралар күреләме? Без шундый сорау белән ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынецка мөрәҗәгать иттек.
Аның әйтүенчә, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр баласына карата туганлык факты буенча бирелгән барлык хокукларын югалта. Закон буенча, бала яшәүче оешма яки тәрбиягә алучы затлар аның әти-әнисенә дәгъва гаризасы язарга хокуклы. Алар әлеге гаризада бала тәрбия- ләүгә алимент таләп итә ала. Чөнки хокукларыннан мәхрүм ителгән ата-ана баланың өстәмә чыгымнарын күтәрүдә катнашырга тиеш. Моннан тыш бу бала моңа кадәр үзе яшәгән торакка милек хокукын яки аннан файдалану, шулай ук туганлык фактына нигезләнгән милек хокукларын, шул исәптән мирас алу хокукын да саклый.
Мондый әти-әниләр яшәү рәвешен һәм бала тәрбияләүгә мөнәсәбәтен үзгәрткән очракта, хокукларын кире кайтару мөмкинлеге дә бар.
Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Альберт САБИР фотосы
Комментарийлар