Сагынабыз, юксынабыз сине, Шаһинур ага!
Бүген Шаһинур ага Мостафинның туган көне. Әгәр исән булса, аңа бүген 76 яшь тулган булыр иде.
Башкалар турында начар фикерне әйтү түгел, уена да кертә алмый иде Шаһинур абый. Шаһинур Мостафин диюгә күз алдына киң күңеллелек, яхшылык эталоны булган олпат гәүдәле, йөзеннән елмаю китми торган, олылар белән олыча, кечеләр белән кече булып аралаша белүче әдип күз алдына килә. Аның авылга кайтып киләм әле дигән хәбәрен зур сөенеч белән кабул итә идек. Ул беркайчан да “попутка”ларга утырып йөрмәде, аларга бик ышанмадымы, автобусларны куркынычсызрак санадымы, автовокзалдан йөри иде. Безгә каршы алып торырга да кулай, рейсның авыл турыннан ничәдә узганын сәгате-минуты белән белә идек. Ул вакытларда Арташ белән Урта Кирмән арасындагы юллар бик начар, вездеход техникасыз кайтып җитәм димә. Туган нигезенә барып җиткәнче, мәктәпкә сугылырга яратты, авыл урамнары аша узды, юлында очраганнар белән хәл-әхвәл белеште, кайберләренә багышлап, шул мизгелдә шигъри юлларын да әйтеп китәр иде. Аның юл сумкасы тутырык яңа гына табадан төшкән төрле-төрле яңа китаплар, матбугат басмалары булыр иде. Урамда очраган кешеләргә шул китаплар турында сөйләп, авторлары белән таныштырып, автографын куеп бүләк тә итә. Башкаладан кайткан язучыдан бер дә уйламаганда бүләкле булып калу теге авылдашка да күктән төшкән бәхет булып тоелыр иде. Балалар очраса: “Нәкъ синең өчен махсус алып кайттым менә бу китапны”, – дип, анысының да күңелен күреп ала. Әнә шулай, баскан урыныннан әдәби очрашуга әйләнә күрешү.
Авыл кунакчыл бит инде, кем очраса да, чәйгә чакыралар. Матур гына итеп, уң кулын йөрәк турына куеп, бераз иелә төшеп, гадәттәге ике “рәхмәтен” әйтеп, баш тарта. Инде бик кыстаганына кереп тә чыгар иде. Анда да, чәй табыны артында, башкала яңалыклары, язучыларның яңа әсәрләре, үзенең иҗаты, алдагы планнары турында сөйли иде.
Безнең үзебездә дә бик еш булды Шаһинур абый. Нәрсә белән сыйласаң, шуңа бик күңеле булып, ризыкны, хуҗабикәләрне мактый-мактый, үзен әллә кемгә куймыйча, рәхмәтле булып чыгып китә иде. Шаяртып: “Урта Кирмәндәге штабым бу”, – дияргә яратты. Чираттагы авылга кайтуын хәбәр иткәндә дә: “Штаб ни хәлдә анда? Бүген кайтырга чыгам, штабка эш тап”, – дисә, аңлашыла инде, димәк, бүген сездә кунак булачак.
Тагын бер матур гадәте иде Шаһинур Мостафинның – үзе белән бик күп язучыларны алып кайтты ул. Ул елларда безнең авыл укучылары һәм кешеләре кебек бик күп тере язучыларны күргән төбәк сирәк булгандыр. Ул аларны мәктәпкә, Мәдәният йортына алып килеп укучылар, халык белән очрашулар була иде. Илдар Юзеев, Фоат Галимуллин, Вахит Имамов һәм башка бик күп күренекле шәхесләрне Шаһинур Әхмәтсафа аркылы белде кирмәнлеләр.
Яшь иҗат көчләрен үстерү буенча да матур башлангычы бар иде якташыбызның. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә үзен күрсәткән укучыларга үз исемендәге премия дә булдырган иде. Шул премиянең беренче лауреатларыннан берсе булган укучыбыз Райнур Әгъләметдинов – инде үзе дә китап авторы.
Без Шаһинур абыйны шуңа да мәркәзебез Казан белән авылны тоташтыручы күпер итеп күзаллый идек.
Каләмдәшләре дә бик хөрмәт иткәннәр, яратканнар аны. 2018 елда басылган “Батырлык кайтавазы” китабының соңгы бүлегендә бик күпләрнең язучыга багышлап язылган истәлекләре урын алган. Язмам ахырында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров күренекле шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләгән каләм иясе Шаһинур Мостафин турындагы истәлекләрен китереп үтәсем килә: «Ул милләтәшләр, ватандашлар өчен яшәде. Үзенең күңеленә салынган игелеген бөтен кешегә дә өләште. Андый кешеләр турында: «Җанын бирергә дә риза», – диләр. Шаһинур Мостафин кабатланмас шәхес иде», – дип яза ул. «Безнең мәктәпкә (Түбән Ушма мәктәбе, – Х.Р.) ул VIII сыйныфка килде. Килүгә әдәби түгәрәк оештырды. Үз артыннан бик күп яшь каләм ияләрен ияртте. Күп язучыларны зур әдәбиятка җитәкләп алып керде. Шул исәптән мин дә ул биргән рух белән зур әдәбиятка аяк бастым». «Ул үз халкының күркәм сыйфатларын күңеленә туплаган шәхес иде. Ихлас, ярдәмчел, игелекле… Санап бетергесез сыйфатлар тупланган күңел иясе иде. Шаһинур Мостафинның язучы буларак популярлашып китүе бик табигый. Профессиональ язучы булып танылгач, ул эзтабарлык хәрәкәтенә кушылды. Онытылган бик күп исемнәрне кайтарды. Бу өлкәдә зур нәтиҗәләргә иреште».
Бүген Шаһинур ага Мостафинның – туган көне. Әгәр исән булса, аңа бүген 76 яшь тулган булыр иде. Күренекле якташыбызның туган көне алдыннан сөенечле бер процесс башланды: Урта Кирмән мәктәбенә Шаһинур Мостафинның исемен бирү буенча документлар әзерләү эше башланды.
Материал, фото: Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы
Комментарийлар