Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәләт» Кырымга илтә

Быел «Сәләт»нең Кырым Республикасындагы Форос бистәсендә беренче тапкыр ачылган «Ак Барс» лагере эшли башлавы зур вакыйга булды. Ял итү һәм укыту өчен уңайлы шартлар тудырылган, җиһазландырылган база...

Быел «Сәләт»нең Кырым Республикасындагы Форос бистәсендә беренче тапкыр ачылган «Ак Барс» лагере эшли башлавы зур вакыйга булды. Ял итү һәм укыту өчен уңайлы шартлар тудырылган, җиһазландырылган база өр-яңадан төзелгән. Аның ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов һәм Ялта мэры Янина Павленколар катнашуын без беләбез инде. Беренче булып «Сәләт-Җилкән» сменасы узды. «Сәләт»ле татар яшьләре Фороста узган җәйне ничек тасвирлый икән? Кырымда ял итүчеләр белән элемтәгә чыгып, аларның лагерь турындагы тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашуларын сорадык.
– Шартлар искиткеч! Башкачарак булса, ул Татарстан базасы булмас та иде, – диләр аларның күбесе. Сәлкеш Ирек Шакиров «Сәләт»тә 2020 елдан гына әле. Кырым сменасына ул үзенең активлыгы нәтиҗәсендә лаек булган. Моңа кадәр әдәби иҗат, сәхнә тормышы белән яшәгән егетебез смена барышында спортка гашыйк булган! Сәбәбе – «Ак Барс»ның күп функцияле спорткомплексы.
– Мин, берничә тапкыр Артекта булган кеше буларак, шуны төгәл әйтә алам: бу – Татарстан Республикасының барлык балалары өчен кечкенә Артек. Базабыз Кара диңгез буенда урнашкан. Без көнгә ике тапкыр су коендык. Яшәү шартлары бик шәп, бигрәк тә миңа спорт комплексы ошады, анда спорт инвентаре бик күп һәм хәтта скалодром да бар! Мин, моңа кадәр спорттан бик ерак торсам да, смена буе футбол уйнадым. Казанга кайткач, футбол секциясенә язылырга уйлап торам.
Әйдәман Ралинә Фаваризова «Сәләт»тә 7 ел. Ул – сәлкештән әйдәманга үскән кыз. 
– Кырымдагы әлеге смена тарихи вакыйгага тиң. Без Кырым һәм Татарстан балаларын берләштерә алдык һәм бер зур гаиләгә әйләндек. Күп кенә сәлкешләр үзләренең талантларын күрсәттеләр, оялу кысаларыннан чыктылар һәм көннән-көн төрле яклап ачыла алдылар – бу, минемчә, иң мөһиме! Һәр сәлкеш үзенчәлекле. Үзләренең яңача карашлары белән алар да безне күп нәрсәгә өйрәттеләр. Безнең киләчәк яхшы кулларда дип уйлыйм. Смена барышында көнне диңгездә башлау һәм тәмамлау үзе бер кагыйдәгә әйләнде. Шул рәвешле, һәр бала иртәдән башлап көн буена җитәрлек көч туплады, кичен, яр буенда ял иткәч, арыганлыкның әсәре дә калмый.
Әйдәман Зәйнәп Сабитова «Сәләт»тә инде 8 ел. Кырымдагы сменаны уникаль дип бәяли ул. Юкса кайчан әле югалган телефонны кыя ташлар арасыннан эзләп йөрер идең!
– Смена бик шәп булды. Балаларның балкып торган йөзләре, ут чәчеп торган күзләре әйтеп тора моны. Шуңа да бәяне алардан белү дөресрәк дип уйлыйм. Без исә, аларның ялы күңелле, файдалы булсын өчен, бар көчебезне, егәребезне бирдек. Аларны иҗат һәм зур мөмкинлекләр дөньясына алып баручы булу – бик җаваплы эш. Без максатыбызга ирештек – һәр баланың талантын ачарга тырыштык. Монда балалар төрле: Татарстаннан, Кырымнан, Краснодардан, Самарадан алар.
Кырымдагы җәйге программалар җитәкчесе, «Сәләт- Җилкән» сменасының директоры Булат Гайнетдинов та: «Кырым – балаларның ялы һәм сәламәтлеге өчен тылсымлы территория. Кырымга бару ул үзе яңа матур гадәткә әйләнәчәк», – ди. – Без беренче булып «Ак Барс» базасы эшен башлап җибәрдек, Иннополис, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, КФУ педагоглары белән бай программа әзерләдек. Төрек һәм инглиз телләре, программалаштыру, хореография дәресләре үткәрдек, физика һәм химиягә нигезләнгән тылсымлы лаборатория эшен чынга ашырдык, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дигән зиһен сынаулар, музыка һәм диджеинг дәресләре булды. Һәр бала, күңеленә хуш килгәнне сайлап, дәресләргә йөрде. Белем бирүдән тыш, спорт чаралары да күп булды. Баскетбол, волейбол, футбол, өстәл теннисы, тренажёр залы һәм хәтта кыяга үрмәләү кебек спорт юнәлешләрен үзләштердек. Парк территориясендә поход форматын булдырып, анда балалар кыяга менү серләренә өйрәнделәр. Моннан тыш, Бакчасарайда экскурсиядә булдык, балалар Кырым татарларының мәдәнияте белән якыннан танышты.
Синең дә киләсе җәйне мөмкин кадәр файдалы итеп «Сәләт»тә уздырасың килдеме? Киттек! Әйдәгез, тырышып укыйк һәм уңышларга ирешик! Киләсе елга Кара диңгез буенда синең белән дә очрашырбыз.


Алинә СЫСОЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ