Төшемә Салават Фәтхетдинов керде
Кем ничектер, ә менә мин төшләрнең юкка гына кермәвенә бик ышанам.
Төшне юраулар һәм аның дөреслеге дини китапларда да еш тасвирлана. Бала вакытта күргән төшләр аеруча юш килә кебек.. Чөнки чиста, кер кунмаган бала күңеле тормышның авырлыклары турында уйлыймыни? Балачактагы күргән төшем бер дә онытылмый. Онытылырга, төштә күргәннәрем чынга ашты бит.
Төшемдә болай булды: балалар белән мәктәпкә барышыбыз. Автобус килеп туктады, аннан җырчы Салават Фәтхетдинов пәйда булды. «Әйдә утырыгыз, балалар», – дип, безне автобуска кертә-кертә, һәрберебезгә киләчәгебезне әйтә башлады. Чират миңа да килеп җитте. Салават абый: «Ә син композитор буласың», дип минем башымнан сыйпады. Яраткан җырчымның кулы җиңел булды, ахры. Бала вакыттан ук көйләр чыгарырга яраттым. Әти-әни эштә вакытта шигырь китапларын кулга алып, шул шигырьләргә көй чыгарып утыра идем. Әмма бүген зыялы композитор булмасам да, иҗат юлыннан баруым хак, көйләр язам. Шактый гына эстрада җырчылары башкаруында популяр җырларым бар. Ундүрт ел элек, Кукмара районында беренче иҗат концертымны тәкъдим иткән идем. Концертымда катнашкан Хәмдүнә Тимергалиева: «Иҗатыңны туктатма, сеңлем. Җырларың үзенчәлекле», – дип бәя биргән иде. Ничек төшләргә ышанмыйсың...
Шулай ук укырга тәкъдим итәбез: Төмәндә яшәүче танылган журналист, мөгаллимә Бибинур Сабированың хикмәтле төшләр күрүе бары тик якыннарына, туганнарына гына мәгълүм. Төш – барыбыз өчен дә бер серле, могҗизалы күренеш.
Материал, фото: Таңсылу Габидуллина





Комментарийлар