Тыныч сөйләшсәң, балаң авырмас
Соңгы арада мәгариф учреждениеләрендә «Ата-аналар университетлары» ачыла башлады. Анда төрле белгечләр бала белән ничек уртак тел табарга, тәрбия эшендә нинди хаталар җибәрмәскә өйрәтә. Шушы «фән»не аңлаган, аның асылына төшенгән кеше тормышның иң төп «диплом»ына ия дигән сүз. Чаллыда да һәр шимбә саен әнә шундый көнүзәк мәсьәләләргә багышланган әңгәмәләр үткәрелә.
Елмаюның тылсымлы көче
«Сүз ул – иң көчле корал. Куллана белеп куллану кирәк» дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү уздыруыбыз – әти-әниләр күңелен кузгатырлык бер чара булды. Без аны үзәк телевидениедәге «Пусть говорят» тапшыруы кебек оештырдык. Студиягә чакырылган югары әзерлекле табиб сүзнең кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе хакында сөйләде.
«Коралдан чыккан пуля кеше тәненең бер өлешен генә җәрәхәтләргә мөмкин, ә менә уйламыйча әйтелгән сүз аны хәтта үтерә дә ала», – диде ул. Тикшерү эшләренең дәлилле нәтиҗәләрен дә китерде. Кешенең биокырын үлчи торган махсус җиһазлар бар икән. Мәсәлән, кеше начар сүзләр, күңелен кыра торган гыйбарәләр ишетсә, аның биокыры бозыла, җиһаз аша мондый «китеклек»ләрне йөрәк һәм тамак төбе тирәсендә күзәтергә мөмкин. Сулыш юллары һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары күбәюе дә шуның белән аңлатыла. Бигрәк тә балалар интегә ул чирләрдән. Белгечләр әйтүенчә, бала белән күркәм итеп, тыныч кына, кычкырмыйча һәм күңелен рәнҗетмичә сөйләшкәндә, ул мәктәптә яхшырак укый, үзен әйбәтрәк хис итә, азрак авырый икән. Ә инде кешенең биокырын тәртипкә китерүнең бик гади ысулы бар: ешрак елмаерга кирәк.
«Үз балачагыгызны искә төшерегез»
Тәжрибәле педагог шулай ук мөһим фактлар китерде: Америка галимнәре тарихтагы дөньякүләм мәгълүм шәхесләрнең тәрҗемәи хәлен өйрәнгән һәм аларның күбесе гадәттән тыш сәләтле түгел, ә гадәти кешеләр булуын ачыклаган. Ләкин әйләнә-тирәләрендә аларның кабатланмас һәм даһи кеше икәнлекләрен тәкрарлап торучы кеше булган. Ул аңа һәрдаим: «Син булдырачаксың!» – дип торган. «Ә хәзер үз балачагыгызны искә төшерегез. Сезнең тормышыгызда шундый кеше булдымы?» – дип мөрәҗәгать итте педагог ата-аналарга. – Әгәр гап-гади хакыйкатьне – сүзнең көчен белсәләр, ата-аналар да тәрбия эшендәге күпме хатаны читләтеп үтәр иде».
Ата-анага нәрсә комачаулый?
- Сораштырулар күрсәткәнчә, ата-аналарның күбесе бала тәрбияләү эшендә гаиләдәге мөнәсәбәтләр түгел, дәүләт сәясәте, икътисады комачаулый дип саный.
- Әти-әниләр иң зур каршылыкны матди хәлдә күрсә, 14–15 яшьлек мәктәп укучыларының 60–70 проценты аны «гаиләдә аңлашу юк» дип билгеләгән.
- Балалар да, ата-аналар да бер фикердә уртак. «Гаиләдә үзара аралашу өчен вакыт җитми».
Людмила СИДОРОВА, Чаллыдагы "Акыллы буын" мәгариф холдингы президенты
Фото: "Татар-информ"
Комментарийлар