Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт укытучысы мин!

Кул эшләре гадәттә мавыгу, ял вакытларында күңел юаткычы буларак кабул ителә. Бүгенге героебыз исә кечкенәдән үк хезмәт укытучысы булырга хыялланган. Казахстанда яшәгән дәү әнисенең эшләнмәләрен нәни кулы белән сыпырып, чигешләренең серен чишәргә тырышкан ул. Яраткан эшеңнең авырган чакта да аякка бастыра алуы турында да үз мисалында дәлилләп сөйли ала. Бүгенге остабыз һәм остазыбыз – Балтач гимназиясенең хезмәт укытучысы Фәния Рәкыйп кызы Хаҗиева.

Балачак хыялы

«Мәктәпне медальгә тәмамлагач, Казан индустриаль-педагогик техникумына (хәзер Казан коммуналь хуҗалык  һәм төзелеш техникумы дип атала. –Авт. ) укырга кердем. Иң зур хыялым – кул белән эшләргә өйрәнәсем  килә иде. Әлеге уку йортында районыбыздан беркемнең дә укыганы юк иде бугай ул вакытта. Хезмәт укытучысы дигән белгечлеккә махсус кердем. Анда кул эшләре буенча искиткеч ныклы нигез салынды: тегү, чигү, бәйләү, пешерү. Хәтта студентларның эшләрен Казан үзәгендәге «Балалар дөньясы» кибетләренә сатарга да җибәрәләр иде», – ди. 

Эшлим дип янып торган яшь белгечне районда кочак җәеп каршы алалар: методист булып та, балалар бакчасында тәрбияче булып та эшли ул. Ләкин балачак хыялы барыбер тынгы бирми үзенә. Укытучы бит ул! Хезмәт укытучысы! 30 ел элек Балтач гимназиясе ачылуы аңа һөнәренә кайтырга юл ача. Хезмәт укытучысы вакансиясенә бер урынга 5 кешелек конкурсны үтеп урнаша ул! Менә шунда башланган һөнәри юлында бүгенгә кадәр фидакяр хезмәттә ул.

Фәния ханым – өч ир бала әнисе. «Дүрт ир-ат белән яшим, – дип елмая ул. – Кечкенә уллары 9 нчы сыйныфта укыса, өлкәннәре инде югары белем алып, хезмәт юлларын берсе Сибурда, берсе полиция хезмәтендә башлап җибәрде. Өй эшләреннән арып китсәм, мәктәптәге эш рәхәтлек бирә, дәресләрдә ялыксам, өй җылысына ашыгам. Тормыш тәме югалмасынга эшчәнлекне гел төрләндереп торырга кирәк. Нык авырып китеп, йөри алмас хәлгә килгән мәлем булды. Гаиләмә генә түгел, балаларга, коллегаларыма кирәк дигән хис  эшкә чыгарга көч бирде. Гел авыр дисәң, авырая инде ул, ә менә матурлыкны күрә белсәң, тормыш та җиңеләя».

Фәния ханымнан лайфхак:

– Кечкенәдән эшкә өйрәттем. 3 яшьләрендә һәркайсына кечкенә букчалар бәйләп бирдем. Кибеткә гел минем белән бергә йөрделәр, һәркем нәрсәдер тотып кайтырга тиеш иде.

– Әнигә, гомумән, хатын-кызларга хөрмәт дигәнне үзем тәрбияләдем. Ишекне ачып кертәләр, ачып чыгаралар. Хәзер эш урыннарындагы хатын-кызлар да бу мөгамәләне тоеп алалар.  

– Балалар кечкенә булганда, бар җиргә өлгерер өчен, улларымның сүзен тыңлап, рульгә утырдым, 12 ел аларны укырга, төрле түгәрәкләргә йөрттем. Хәзер алар рульдә – мине йөртәләр. Җәй көне велосипедта йөрим, сәламәтлек өчен файдалы, әйләнә-тирә матурлыкны да күрми каласы килми.

 

Кашыктан курчаклар

Балаларны шаккатыру һәм игътибарын туплау бик кыен. Татар халкы бизәкләрен ныклап өйрәнеп, һәркайсының мәгънәләренә төшенсәләр дә, үз йөзен булдырырга омтыла Фәния ханым. «Кешедә күргәнне беркайчан да кабатламыйм, үземнеке булырга тиеш. Татар бизәкләрен дә үзебезчә эшлибез, – ди ул. – Дәрестә дә, түгәрәктә дә бала тик утырырга тиеш түгел дигән принципны куабыз. Бер генә тукыма кисәге дә алып килмәгән балалар да була кайчак, андыйлар өчен тукыма калдыклары белән шкаф тулы. Шуларны үтүклибез дә, вак-вак шакмаклар кисеп, матур киезләр, одеял тышлары барлыкка килә. Ә бер елгы уртак көч белән шундый зур намазлык тегеп, ураза вакытында җамигъ намазлары укыдык. Һәркайсының үз шакмакчыгы бар бит, кадерле булды. Юктан гына мавыгып китү баланың зур иҗатка потенциалын ача ала». 

 Фәния ханым, үзлегеннән күп өйрәнә. Бервакыт Казанга экскурсиягә баргач, китап кибетендә «югалталар» аны. Кул эшләре буенча бик кыйбатлы бер китап табып, шуны бер сәгать буе укып, өр-яңа ысулны үзләштереп кайта. Кибеткә барып та, гыйлем алып була! 

Фәния ханым, балалар күзлегеннән карап, аларча фикерли белә. «Алфавит» проекты да шул рәвешле туа. Магнитлы тактага ябыштырырга мөмкин булган хәрефләрне тегә алар. Тукымасы да балаларга тоту өчен бик йомшак, моторика турында онытмыйлар. Проекты дәвамы итеп, яңа сорау туа:  матур тартмадагы матур хәрефләр белән таныштыруда укытучыга кем ярдәм итә алыр икән? Кашыклардан ясалган курчаклар идеясе әнә шулай туа. Кашыкларга йөзләр ясап, аларны төрле милли киемнәргә киендереп куялар. Театрдагы кебек итеп кулга киеп куеп, төрле телләрдә хәрефләр һәм авазлар турында сөйләүче берничә милләт курчакларын дәрестә балалар, рольләргә бүленеп, үзләре «җанландыра». Төрле хәрефләргә башланган сүзләрне татарча-русча яңгырашын, төрле милләт киемнәрендәге аермалыклар да, традицияләр дә килеп керә бирегә. Әнә шулай уйный-уйный укыйлар. 

Искегә яңа тормыш бүләк итүне гадәткә керткәннәр. Гимназия подвалыннан кечкенәрәк иске агач сандык табып, күз явын алырлык бирнә сандыгы проектын эшләп куялар. «Ирем тимер күгәннәрен куеп бирде. Мин бизәдем. Кайсы улым беренче өйрәнә, шуларга бүләк итәм дигән сүзем бар», – ди оста. Татар халкының милли традицияләрен өйрәнү өчен махсус кәрзингә дә матур күлмәк тегеп киерткәннәр. Ә эчендә ни генә юк: татар халкының киң таралган «Түбәтәй» уенын уйнау өчен матур итеп чигелгән кечкенә түбәтәй дә; моторика ярдәмендә тоемлау һәм милли мирасны мыекка чорнау өчен артыш, хөрмә төше һәм заманча материаллардан эшләнгән матур тәсвихләр салынган бизәкле кечкенә капчыклар да; иң тәүге дәресләргә эшләнеп, һәрчак кул астында булырга тиешле энә мендәрчекләре дә...

Хезмәтләрен бер күргәзмә итеп тезсәң, күзләр камаша. Яшь кызлар өчен заманча сарафаннар, шуңа туры килердәй калфагы, шопер, алъяпкычы дисеңме... Аш-су бүлмәсен бизәү аерым игътибарга лаек. Матур эскәтердә  бизәкле савыт-саба үзе үк милли тәмле ризык сорап тора кебек.

Әбиләр өйрәтә, балалар өйрәнә

Матурлык тудыру белән бергә бик тәмле итеп пешерергә дә өйрәтә Фәния ханым балаларны. Нинди генә ысулларын кулланмый. Монда социаль челтәрләрдәге статуслар көче дә эшкә җигелә. Өендә берәр «тәмнүшкә» пешереп, статусына куя да, балалардан реакция көтә: «Апа, әйдәгез, бүген шуны пешерик әле!» Аннан балаларның дәрестәге хезмәтләрен статуска куеп, шәкертләрен мактый, әти-әниләренә горурланыр өчен сәбәп була. Алай гына да бетми. Канатланган балалар өйгә кайткач та, аш-су бүлмәсендә кайнаша, үзләре дә тәмле ризыклар пешереп карый. Пешеп чыгуга, остазларына юллыйлар, аның статусына элеп, укучысын мактавын көтәләр!  

Барлык эшчәнлекләре турында альбомнарын да туплап куйганнар. Баксаң, хезмәтләре югалмасын дип тотынган эш Балтач җирлегендәге аш-су осталары, аларның рецептларын туплаган искиткеч энциклопедия килеп чыккан! Ник дигәндә, татар ризыкларын әзерләү буенча осталык дәресләрен үткәрү өчен, райондагы осталар балаларны өйләренә чакыралар. Китаптан түгел, ә төрле кешеләрдән өйрәнергә тырышалар. Әбиләр өйрәтә, балалар өйрәнә. Моннан дә шәбрәк тәрбия һәм тормыш дәресе була аламы! 

Фәния Хаҗиева фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ